татарстан

Ачык микрофон: Азатлыкны Яңа гасырда туктатуга мөнәсәбәтегез?

22.01.2008

21 гыйнвардан башлап “Азатлык” радиосының 20 минутлык тупланмасы “Яңа гасыр” радиосыннан эфирга чыкмый башлады. Сезнең моңа карата мөнәсәбәтегез нинди?


- Конкуренция күп инде, һәрбер эштә дә.

- Әниләр-әтиләр тыңлыйлар. Болай да аз татарча сөйләгән радиолар. Күбрәк куйсыннар иде татарчаны, Азатлыкны да тыңлыйсы килә.
 
- Начар мөнәсәбәтем, бу радио ябылырга тиеш түгел.
 
Хәбир Ибраһим язучы: Минем соравым бар. Нишләп Азатлык радиосын Татарстанда яптылар соң? Азатлык радиосы элек-электән халыкка дөреслекне сөйләп бирүче радио булды. Аны минем әти дә тыңлый иде. Азатлык радиосы, гомүмән, Татарастанда гына ябылган. Татарстанда мондый әйберне эшләгәч, мин аптырыйм моңа. Моны ябу - ул дошманнар эше. Димәк, өстәге түрәләргә ул  комачаулык итә.
 
Искәндәр Сираҗи: Мөгаен, бу радио үзенең  хөрерәк фикерле булуы белән, кемгәдер комачаулагандыр, дип уйлыйм. Моны бит инде Прага япмады, Яңа гасыр да үзе япмады . Ә Русия япты, дип уйлыйм мин бу тапшыруны. Мәгълумат бирү мөмкинчелеге чикләнә.
 
- Интернетка керә алмаган кешегә ул зур югалту. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк.
 
- “Яңа гасыр”дан Азатлыкны тыңлый идек. Андагы тапшырулар ошый иде. Бу мөмкинлекләрне бетерү дигән сүз күпмедер дәрәҗәдә, без моңа риза түгел.
 
Женя Охотников, рус егете: Азатлык радиосын тулай торакта бергә яшәгән татар егетләре белән тыңлый идем, мин үзем рус егете булсам да. Бик кирәк татарча тапшырулар. Без Татарстанда яшибез, татарча тапшырулар булырга тиеш.
 
Чулпан, татар теле укытучысы, 3-нче гимназия: Азатлык радиосын тыңлый идек. Аның ябылуын ишеткәч, аптырашта калдык. Халык бит тыңлый. Тыңлаучылар авылда да, шәһәр дә дә бар. Азатлык радиосының эшләве кирәк. Халыкка аңлаешлы итеп сөйли. Мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә Азатлык радиосын кире кайтару мөһим проблемаларның берсе булып саналырга тиеш.
 
Безгә Азатлык радиосының интервью алырга килгәне бар. Анда укытучылар һәм балалар татар теленнән имтихан бирүләре Сабантуе көненә туры килүенә бик ачынып сөйләгәннәр иде. Ул халык өчен эшли торган радио. Аннан соң бит әле безнең 7 класс малайларыннан хоккей турында интервью алганнар иде. Хоккей ярышлары турында малайлар сөйләгәннәр иде, үзләрен тыңладылар, көттеләр, аны ишеттеләр, шатландылар, горурландылар.
 
- Нәрсәсе ошамангандыр хөкүмәткә, кайтарсыннар яңадан.
 
- Аны кеше тыңлый, мин дә тыңлар идем.
 
- Азатлык радиосы бәйсез булсын, бернәрсәгә дә бәйләнмәгән, азат булсын.
 
Ә сезнең моңа карата мөнәсәбәтегез нинди? Фикерегезне форумда әйтә аласыз:
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 35
кем: Haksevar кайдан: Moskow
27.03.2008 13:18

Sizning radiogizning bahasi bir tien


кем: Марат Килде кайдан: Казан
05.02.2008 11:02

*********************************************** кем: Айрат кайдан: Казан 29/01/2008 ...Бераз Татарстан тормышындагы кире якларны да яктырту. Алайса гел беряклы и бер ук кешелер турында язасыз. Булмаган милли хэрэкэттэн фикер, агшыра яшьлэр хакында тапшыру, бармактан суырып чыгарылган яналыклар... *********************************************** Жук якташым, моны сина телэсэ ниниди вузнын беренче курс студент-политолог эйтэчэк. Тэнкыйть - ул бик зур hэм бэялэп бетергесез файдалы нэрсэ. МкМЧнда тэнкыйть булмаган жэмгыятьлэрдэ, димэк тонлэрен, кешелэрне авыл кетэклеге тавыкларыдай беркем "белмэгэн мэнгелеккэ" алып китэлэр. Гомумэн уземнен "урлап" еврейлардан алган бер сыйфатым бар hэм анардан hичкем дэ зарар кургэне булмады тэнкыйтьлэнгэн кешедэн тэнкыйдем очен алдан акча алып калам. Алдагы булган тэнкыйдемне миллэтебезгэ, шулай да соекле булган "Азатлык" радиобызга булган хэерем буларак тапшырам. Димэк: "Макта - бушка, тэнкыйтьлэ акчага. Акыллы - тэнкыйтенне анлар, э исэргэ - мактавын да файдага узмас" Агада - еврейларнын бик тэ акыллы дини (безнен Шэригать рэвешендэрэк) китабы.


кем: Марат Килде кайдан: Казан
05.02.2008 10:43

Суз дэ жук, бу - бик зур жугалту. Лэкин дэ аптырарлык нэрсэ тугел hэм гомумэн, миллэтебезнен XXI гасыр башында булган тирэн кризиснын аерым бер чагылышыдыр. Гажэплэнэсе дэ тугел, таянырлык нигезебез чонки жук безнен буген (1987-1991 еллардагы вэзгыятьне кулларыбыздан "тотып" калдык, 1992-1999 еллардагысын браматка уздырдык - кемгэ упкэлэргэ кала сон, болай булгач?). Икенче яктан бу радио менеджерлыгынын, шул ук жомлэдэн - оештыру-житэклэу hонэрлэрендэ дэ булган компитентлыгынын ким, яки гомумэн булмавы турында сули (эзер булган ресурсны (уз кесэннэн акчанны да чегарасы тугел иде бит, юкса - hимаячысын да эзлисе тугел иде дэ, бит)саклап калу рэтендэ тугел булып чыкканнан). Курэзэче чулмасам да, элеге шартларда, жэйгэ таба (бэлки дэ иртэрэктер) Прагада да офисыгыздан колак кагачаксыз. PS.: Элек сэгать тулы тапшыруыгызны бер сузне дэ колактан югалтып уздырмаенча тынлаган булсам, ул 1/3 сэгатькэ калган озелеп калган "койрыгыгызны" жирэнеп-гарьлэнеп булса да тынламый идем.


кем: Şamil İxsanov кайдан: Mikolaev
04.02.2008 21:51

Soñğaraq qalıp bulsa da min dä Azatlıqnıñ Yaña ğasırdan tulısınça alınuına qänäğätsezlegemne belderim inde. Läkin kötelmägän närsä tügel – Räsäyneñ totalitar däülätkä äwerelep baru yulında tağın ber adım. Nişliseñ bit inde, xalqıbız Mäskäy kötüçese çıbırqısın cilkäsenä qatıraq töşergän sayın tırışa-tırışa aña tawış birä... Ä saylaular utkäç çıbırqı yışraq häm qatıraq töşä başlawı ap-açıq kürenä.


кем: Bulat кайдан: Alabuga
04.02.2008 21:41

'Azatlıq'- çın tatar radiosı. Tatar milletine neq ul urıs batqaqlıgınnan çıgarga yerdem itken. İnde anı yabalar. Tatarıstan Prezıdentı digen qurçaq vekil 'Rossiyenen teregi bulıyq dip' bezne xiçşiksez kire batqaqlıqqa tartıp kerterge mataşadır. Mona hıçte yul quyırga kirek tügelder!!! Gepleşep kene eş eşlenmıder. Bezge, tatarga deületsiz-ıştansız qalgançı, nıde bulsada eşlerge kirekter: uramga çıgıpmı... Bez Prezident digen efendene ul tınıç qına yomşaq kenefide utırıp torsın öçen quymadıq. Yuqsa yeni prezident saylarga kirekter. Kemde bulsa tatar 'Azatlıg'ın yaqlarga tıyeşter. Ul tabılmasa, mona üzebez totınıyq!


кем: Ilshat кайдан: Msc
31.01.2008 01:59

Азатлыкны Башкортостанда ничек тыңлыйлар икән? ФМ диапазонындамы?


кем: Миллэтче кайдан: Чаллы
30.01.2008 13:38

"Булмаган" милли хэрэкэт кем? - Кашапов? Аглиуллин? Камалутдинов? "Булганы" кем? - Байрамова? Бариев? Ягфаров? Киресенча тугелме?Безгэ кемгэ кушылырга?


кем: Айрат кайдан: Казан
29.01.2008 14:59

Тагын бер салям. Усаллану ни дисезме? Бераз Татарстан тормышындагы кире якларны да яктырту. Алайса гел беряклы и бер ук кешелер турында язасыз. Булмаган милли хэрэкэттэн фикер, агшыра яшьлэр хакында тапшыру, бармактан суырып чыгарылган яналыклар... Э Татарстандагы буген бара торган моселман егетлэрен судить иту турында каян укыйк? Узган ел азагында кыйналган хатын-журналист турында каян белик? Элегэ, шундый фикер генэ: кичэ чыккан гэзитне буген Азатлыкта сойлэп бирэлэр. Безнен гэзит Азатлыктан язма бастыра, Азатлык бер атнадан сон янадан шуны сойли... Башкортостан хакимиятендэге ботен узгерешлэрне чэйнисез, э Татарстанда нинди процесллар бара, эллэ Татарстанда гел эйбэт кенэме? Халык арасында Шэймиев язын отставкага китэчэк дигэн суз йори, э Азатлык дэшми. Эллэ алар ишетмиме? Гомумэн, усаллык - тэнкыйт иту генэ тугел, э бераз вэзгыяткэ читтэн торып та карау. Кыскасы, узегез уйлагыз да, узегез чамалагыз инде. Сез боларны белергэ тиеш кебек инде. Рафинированный хэбэрлэр, ямсез тавышлар (шекер, хэзер текстларны укыйм гына, тынлыйсы килми, тавышлар кайбереулернен ямсез),


кем: Айрат кайдан: Казан
29.01.2008 12:40

Нинди пикет ди ул? Бер сэгатлек трансляцияне бетергеч, Чаллыда чыгып карадылар инде, берни файда булмады. Аннары, Азатлык бик борчылмый шикелле, монда- форумда гына суз куерталар тосле. Монда береу язган бит, трансляция бетсе, бераз усалланырлар дип. Дорес, белки усалланырлар, мэдэният министрлыгы авызына гына карап тормаслар? Кем белген инде!


кем: Рәфхәт Зарипов кайдан: Түнтәрдән
29.01.2008 10:17

Fiqret туган! Сезнең тамырларыгыз Түнтәрдән булу белән мин бик шат. Бәлки танышырбыз. Мин Түнтәр авылы тарихын өйрәнәм. 400 еллык тарихы һәм авыл шәҗәрәсе бар инде. Бәлки сезнең дә ерак тамырларыгызны табып булыр. Кызыксынсагыз билгеле. Хатыгызны бу адрес белән яза аласыз: abaga2008@yandex.ru Кызыксынсагыз безнең сайтлар да бар. www.abaga.narod.ru www.altinumarta.narod.ru www.konbagish.narod.ru www.min-firzar.narod.ru Киләчәктә авыл тарихын тулысы белән яктырткан сайтыбыз да булачак. Хәбәргә керегез.

1-10, җәмгысы 35
текст зурлыгы