Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ бинасына "фашист" символы ясаганнар


Казандагы татар иҗтимагый үзәге бинасына фашист символы - свастика ясап иткәннәр.
Казандагы татар иҗтимагый үзәге бинасына фашист символы - свастика ясап иткәннәр.

Милли хәрәкәт: “Без алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз”, ди. Йорт директоры свастиканы буяп куярбыз, дип ышандырды. Шау-шу куптару хупланмый.

Казандагы татар иҗтимагый үзәге бинасына фашист символы - свастика ясап иткәннәр. “Азатлык” хәбәрчесе шундый тамгаларны якын-тирәдә сигезне санады. Фотога төшергәндә бер җиңел машинадан кычкыртып, свастикага яклап сәлам дә биреп киттеләр.

2007 елда шундый ук акциядә Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамында дистәдән артык бинага свастика ясап киткәннәр иде. Бу юлы исә бу урамнарда шундый тамгалы ике генә бина табылды.

Зур Кызыл урамдагы 49 йорт.


Берсе ТИҮ бинасы, Карл МАркс урамы 41 йорт. Икенчесе Зур Кызыл урамдагы 49 йорт, элеккеге “Ак Кирмән” реклама-фирмасы бинасы. Бинага һәм киртәсенә җидене ясаганнар. Алар инде өчесен буяп та куйганнар. Свастика янына Россия дип тә язып куйганнар. Бу урамда башка урында яңа язулары күренмәде.

Илгиз Минһаҗев бу турыда хәбәрчедән белде. ТИҮ бинасы хәзер “Татар йорты” дип атала. Минһаҗев аның директоры. Ул свастиканы буяп куярбыз дип ышандырды.

Бу бинада баручы “Шәрык” клубы җитәкчесе Мансур Кашапов: “Алар ялгыш кына безнең бинага язгандыр дип өметләнәм. Аны язучылар башлары эшләмидер”, ди.

Шушы ук бинада еш булучы, ТИҮнең Марат Мөлеков исемендәге канаты рәистәше Юныс Камалетдинов исә: “Махсус эшләнгән, татарга каршы правокациядыр”, дип саный. Ул аны өч көн элек күргән. “Без алардан курыкмыйбыз, Тотарга кирәк аларны!”, ди.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә эшләүче тарихчы Ләйсән Кәримова да свастиканы Татар хәрәкәтен пычрату өчен ясалган ди. “Без алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз. Татарстан һәм татарлар дуслык, үзара татулык бәрәбәренә мондый исәрбашларга җавап биреп вакытын уздырып утырмаска тиеш. Свастика Русияда бар җирдә дә еш ясала. Андый караш Казанда да бар. Гаҗәпләнергә кирәкми, бу ипериячыл хиснең бер дәвамы гына. Мин свастика ясаучылар янында сүз куертуны, вәзгыятне катлауландыруны хупламыйм”, ди ул.

XS
SM
MD
LG