Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Vkontakte.ru” - Tatnetка көндәш


Илдар Хөсәенов.
Илдар Хөсәенов.

Элара Шәйхинең веб-мастеры Илдар Хөсәенов “Vkontakte.ru”да татар төркемнәрен санап бетерә алмый. "Bulmas.ru" шефы Рүзил Мөхетдинов: "Татнет икмәген шул ашый "ди.

Рунет татары кайда?

Рунет татары Татнетта түгел, ә “Vkontakte.ru” ише сайтларда күпләп даими утыра. Җиде миллион кулланучыны “Vkontakte.ru” уңайлы шартлар белән кызыксындыра. Милли тормыш та анда гөрли. Кайберәүләргә бар халык “Vkontakte.ru”да утыра кебек тоела. Шул ук вакытта татар веб-программачылар кайгыда. Алар “Vkontakte.ru” (“В контакте”, “вконтакте-ру”, “вконтакте.ру”) белән мавыгып татар сайтларын ташладык түгелме, дип сорый. Бу система Татар Интернетына көндәш итеп куела.

Пәрәвез “акула”ларының нәни тарихы

Хит-поп-аралашу урыны “Vkontakte.ru” рунетка Америкадан ияреп килгән. Ул Facebook.com” кебек эшли. Соңгысы - АКШтагы популяр иҗтимагый челтәр. Ул 2004 елның 4 февралендә эшли башлаган. Сервисын Марк Цукерберг ясаган. Аның игезәге башка илләрдә дә бар. Сервисын Марк Цукерберг ясаган. Аның "игезәкләре" башка илләрдә дә бар. Алманнарда "Studivz.de", төрекләрдә "Studentsn.com" кебекләр. Дөрес урыста арлашыр өчен “Odnoklassniki.ru” (“Одноклассники.ру”, “Одноклассники") да бар. Тик яшьрәк кулланучылар, анда иренмичә утырган кешеләрне “картайганрак”, “муртайганрак” дип сөйли. Утыз ел элек чыгып киткән уку йортындагы танышларны эзләү шул замана кешсенә кызык. Шулай иттереп узган елны рунетта чын-чынлап популяр булып киткән ике аралашу системасы арасында көндәшлек барды. 2006 елда көз көне генә тарихын башлаган “Vkontakte.ru”ны аеруча яңа буын кулланучы, студентлар ярата.

2006 елга кадәр «Mamba.ru» кысаларындагы танышу сайтлары да бик уңышлы эшли иде инде. Аны 2005 елда ук инде 20-25 миллион долларга саттылар дип имеш-хәбәр таратып шаккатырганнар иде. “Gzt.ru”дагы билгеле Интернет-күзәтүче Антон Носик бу вакыйганы «шок» дип атады.

"Проф-медиа" ширкәте хуҗасы Павел Дуровтан да “Vkontakte.ru”ны сатарга сораганнар. Интернет чыганаклар куелган бәяне 2,5 миллион доллар дип яза. Ә хуҗасы, сайтыма эшмәкәрлек-акча чыганагы дип кенә карамыйм дип җавап биргән. Тик онытмыйк: бәя «Mamba.ru» дан шактый аз тәкъдим ителгән.

Шамил Бикташ: Иң модалы сайт

Шамил Бикташ (Шамиль Бикташов) “Tugan-tel.at.tt” , “Kitapxane.at.tt” кебек сайтлар ясауда катнашкан иде. Ул да бүген “Vkontakte.ru”да утыра.

“Анда минем танышларыма бик уңайлы. Татарлар да шактый. Иң модалы сайт. Мин башта Livejournal.com» («Лайфжурнал.ком», «Лайфжурнал», «ЖЖ»)” блоглар системасында утырдым. Тик “Vkontakte.ru”да кеше күбрәк, минем дусларыма анда аралашу кулайрак. Кешеләр анда бернинди веб-белемсез, программалаштыруны, дизайнны белмичә дә үз вәкиллеген ясап куя ала “

Илдар Хөсәенов: “Vkontakte.ru” да Сезнең радио да бар”

Илдар Хөсәеновның (Илдар Хус )вакыты аз кебек. Ул сайтлар ясый.

“Tatarlarstan.narod.ru” – татар порталы булып үсә. Башкорстандагы Бәләбәй татар гимназиясе. “Шәрык” клубына да ясадым. Татар поп-йолдызларына кием тегүче Элара Шәйхи өчен сайт ачтым. Шулай ук Асыльяр өчен дә сайт ясарга телим. ”

Шулай да “Vkontakte.ru”га Илдар вакыт таба. “Мин күп яңа дуслар яки искеләрен шунда таптым.” Илдар Хөсәенов кесә телефоны аша тиз генә кереп шунда булган татар аралашу төркемнәрен санап чыкты. Араларында “Азатлык” радиосын тыңлаучыларныкы да бар.

“Миндә татар каны ага”, “Россия татарлары бергә булыгыз”, “Татар дискотеклары”, “Кызган таба” – беренче диско музыкасы фестивале”, “Татар альтернативасын яратучылар”, “Күңел – беренче дискотекасы”, “Шәкертләр” “Шәрык” клубы”, “Татарлар килә”, “Башкортстан татарлары”, “Татар көйләре ” “ Татарлар”, “Татарларның матур гөлләре”, “Үзебез” яңа буыны хәрәкәте”, “Татар гәп сүзлеген кулланучылар”, “Татар көйләрен һәм әдәбиятен үз итүчеләр”, “Бозылмаган татарлар”, “Татар сәясәте”, “Яңарыш” татар яшьләре берлеге, “Азатлык” татар яшьләре”, “Мин татарча сүгенәм”, “Әлфинә Әгъзамова җанатарлары”, “Ирек мәйданы - бәхәс клубы”, “Татарча квартирниклар”, “Үзәк Party” хәрәкәте” кебек аталучы төрекемнәр бар. Бик күп бит. “Азатлык” радиосының яшьләр тапшыруын тыңлаучылар төркеме дә бар”. Татар “милләтче”ләре дә, “маңкорт”лары да, “суфый”лары да, “бандит”лары да үз төркемнәрен ясаган инде.

Рүзил Мөхетдинов: Татнет икмәген “Vkontakte.ru” ашый

“Сары” сайт" “Bulmas.ru” хуҗасы “Vkontakte.ru”да Татнетка көндәш, кулланучыларга исә шикләнергә сәбәп күрә.

Тик Татнетның чын фанаты дип үзен санаучы Рүзил Мөхетдинов (Рузиль Мухутдинов) бу системада аралашырга кермәскә булган. Гәрчә күпчелек дуслары, танышлары шунда ятса да.

“Эстрада йолдызлары да шунда утыра. Шаккатам. Башка эшләре юкмы? “Vkontakte.ru”га кергәндә бит күпме мәглүмат сорыйлар. Хәттә фотоны да сорыйлар. Шунсы рәтләп аралашып та булмый. Ә бит шәхси әйберләрне “Vkontakte.ru”дан беркемгә бирмибез дигән булалар. Кем белә? Аларны кем күреп тора? Сезнең тормышны кем күзәтеп тора? Син кемнәр кулында? Хәтта мин дә читтән кереп шул сәхифә аша кирәкле кешене таба алам. Ә ул кеше үзен табуларын телиме икән? Менә “Yuldash.com», «Bulmas.ru» кебек күпме яхшы татар сайтлары бар. Безгә кем икәнеңне дә әйтмичә язып утырып була. Юк бит, җыйнаулашып шул урыс сайтына китәләр. “Vkontakte.ru” татар кулланучыларын йотып тора.”

Илдар Хөсәенов та үз проектлары “Vkontakte.ru” аркасында кулланучысын югалта ди. “Минем күп вакытны һәм сайтларның рейтингны ала”.

XS
SM
MD
LG