Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп 2013 елга кичектерелә


2010 елгы җанисәп финанс кризисы сәбәпле 2013 елга күчерелә. Бу турыда Русия дәүләт статистика комитеты башлык урынбасары Александр Суринов белдерде.

Аның әйтүенчә, хөкүмәттән килгән хатта шундый күрсәтмә бирелгән. Ул документта җанисәпне тулысынча финанслау өчен дәүләт бюджетында акча булмавы әйтелгән.

2010 елгы җанисәп өчен каралган 18 миллиард сумның әлегә 2 миллиарды гына тотылган.

Суринов: «Без анкета, методика әзерләдек, шактый гына компьютер програмнары әзерләнде, кешеләрне өйрәттек, техниканың бер өлешен сатып алдык. Ул акча, әлбәттә, югалмаячак», - ди.

Шулай да ул мәгълумат-аңлату эшләренең «бик үк акланмавын” да таныды.

Май аенда Медведевның халык исәбен алуны нәкъ менә 2010 елда финансларга кушуы хәбәр ителгән иде.

Ул чакта Дәүләт статистика комитеты башлыгы Владимир Соколин җанисәпне нәкъ менә 2010 елда үткәрү ни өчен зарур дигән сорауга “Җанисәп барлык демографик процессларны прогнозлау өчен бик мөһим коралга әверелә. 1992 елдан бирле бала табу һәм эш куллары кими бара. Бу елдан башлап хезмәт базарында вәзгыять кискенләшәчәк. Демографик процессларны хәтта 50 ел эчендә дә үзгәртеп булмый. Вәзгыятьне үзгәртү өчен берничә дистә ел, ә бәлки хәтта йөзләрчә ел буе бик зур эш башкарырга кирәк. Һәм әлбәттә бу эштә ялгышкансызмы, яки дөрес юлдан барасызмы икәнен белергә кирәк. Җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтүче тамгалар. Мәгълумат кемдә булса, дөнья шуның кулында, - моны һәркем белә”, - дип җавап бирде.

Хөкүмәт җанисәптән тагын нәрсә алачак һәм нәрсәне алмаячак дигән сорауга җавабында Соколин “Бу бик катлаулы сорау. Мәгълумат булмаганда төрле нәрсәләрдә манипуляцияләү җиңелрәк. Шуңа күрә бу намус мәсьәләсе. Ничә ананың 2 һәм аннан да күбрәк баласы бар? Бу мәгълуматны бары тик җанисәп нәтиҗәсендә генә алып була. Әйе, без 2002 елгы җанисәп мәгълуматларын сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырдык. Шуның нигезендә акча түлибез. Әмма вәзгыять үзгәрде. Минем сәламәтлек саклау министрлыгыннан бу акчаның чынлыкта ничә кешегә бүленергә тиешлеген белергә телисезме дип сорыйсым килә. Ничә инвалидка, ничә балачактан инвалидка икәнен. Җанисәп менә шушы сорауларга җавап бирә. Шулай ук бездәге гаиләләрнең тинди торакларда яшәвен дә белеп булачак. Әмма бу сорау статистикачыларга түгел. Бу сорау карар чыгаручыларга – кирәкме икән ул аларга?” – диде.

Шулай да июль аенда премьер-министр Владимир Путин икътисадый үсеш министрлыгына халык исәбен алуны кичектерү турында хөкүмәткә тәкъдим әзерләргә кушты.

Кайбер күзәтүчеләр бу кичектерү сәясәт белән дә бәйле булырга мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG