Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем карары алучы татар саны артты


Дамир Шәйхетдин мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтә
Дамир Шәйхетдин мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтә

14 гыйнварда Чаллы мәхкәмәсе “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә хөкем карары чыгарды. Аңа Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе, 2нче бүлек, “б” өлеше буенча гаепләү белдерелгән иде. Шәйхетдин хезмәт вазыйфаларын җинаять эшендә файдаланган өчен, ягъни Милли Мәҗлес карарларын үзе нәшер иткән газетта бастырган өчен хөкем ителде.

Баштан ук шунысын әйтергә кирәк, гаепләүче як, ягъни прокуратура Дамир Шәйхетдингә Милли Мәҗлес карарларын бастыру белән бергә “Чаллы яшьләре” газетында “Петр беренченең яшерен васыяте” дигән язманы бастырган өчен дә гаепләү белдерде. Әлеге язма 1993 елда “Независимость” газетында басылган була. Дамир аны үз газетында 2008 елда күчереп бастыра. 2009 елның сентябрь аенда Чаллы мәхкәмәсе “Петр беренченең яшерен васыяте”н экстремистик язмалар дип таный.

Шунысын искәртергә кирәк, әлеге язма “экстремистик” дип танылганчы “Чаллы яшьләре”ндә басыла. Шулай да Шәйхетдингә төп гаеп Милли Мәҗлес карарларын бастырган өчен белдерелә. Шәйхетдин мәхкәмә барышында гаепләүләрнең барысын да кире какты, үзен гаепле санамады.

Гаепләнүченең соңгы сүзеннән соң казый сәгать ярымлык тәнәфес игълан итте. Монысы хөкем карарын әзерләү өчен иде. Кичке 4 яртыда казый хөкем карарын укый башлады һәм ул бер сәгать чамасы дәвам итте. Мәхкәмә карары мондый – Дамир Шәйхетдин шартлы рәвештә 1 ел ярымга хөкем ителә. Мондый карар Дамирның үзен дә, яклаучыларны да, мәхкәмәдә катнашучыларны да канәгатьләндермәде.

“Мин карар белән риза түгел. Киләчәктә бу карарны Югары мәхкәмә каравына бирәчәкмен. Язмаларга ясалган экспертизаны да, башка гаепләүләрне дә танымыйм. Мин Милли Мәҗлес әгъзасы түгел. Журналист буларак,үз эшчәнлегемне кануни дип саныйм”, диде Шәйхетдин.

Утка утын салалар

“Соңгы елларда татар халкының милли хокукларын яклап газетларда басылган язмаларда криминал эзләү өчен объектив булмаган, татар зыялыларына каршы экспертлар билгеләнә. Мин Фролова, Виноградова, Маркеловның шулар рәтенә кертер идем. Бу төркем 37 еллардагы өчлекне хәтерләтә.

Татар милли хәрәкәте элек тә органнар күзәтүе астында иде. Хәзер безне Татарстан суверенлыгын яклаган өчен тагын да усаллык һәм үч алу хисләре белән эзәрлеклиләр”, диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдиннең җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишин.

Шәйхетдин мәхкәмәсендә даими катнашкан Рифкат Мифтахетдинов әйтүенчә, әлеге һәм башка мәхкәмә эшләре “заказ”лы. Кемнәргәдер тынычлык кирәк түгел. Русиядә тыныч торырга теләмиләр. Кемнәргәдер утка утын салып тору кирәк.


2009 елда Чаллы ТИҮе рәисе Р.Кашапов ел ярымга шартлы хөкем алды. Менә хәзер Дамир Шәйхетдингә шундый хөкем. Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмә юлында. Кайберәүләр фикеренчә, милли хәрәкәт кешеләренә быел тагын мәхкәмә эшләре башлануы ихтимал.
XS
SM
MD
LG