Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият һаман “Хизб ут-Тахрир” эзли


Казан дәүләт энергетика институтында укучы Динә Әмирова белән Лилия Габдрәфыйкова “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" идеяләрен тараткан өчен Русия мәхкәмәсеннән шартлы хөкем алды.

Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Әмированы ике ел ярым, Габдрәфыйкованы бер ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Дәүләт гаепләүчесе фикеренчә, алар мөселман хатын-кызлары арасында ислам хәлифәте турында мәгълүмат таратып, күпләрне “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" оешмасына керергә чакырган.

Тулай торак бүлмәсендә яшерен җыелышлар


Гаепләү ягы күрсәткәнчә, әлеге оешма Казанда 2000нче еллар башында оешкан. Ул икегә: ир-атлар һәм хатын-кызлар җәмгыятенә бүленә. Әмирова хатын-кызлар төркемен җитәкли дип санала. Тикшерүчеләр сүзләренчә, ул әлеге төркемгә, аның Русиядә тыелуына карамастан, үз теләге белән 2005 елда кергән.

Габдрәфыйкова исә аның ярдәмчесе булган. Бу студентлар “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" идеяләрен тарату максатыннан Казан дәүләт энергетика университетының тулай торагында яшерен җыелышлар да үткәреп торган. Биредә алар Такъийюд-дин Ан-Набханиның “Система ислама” китабын укыган. Җыелыштагы сөйләшүләрне башкалар ишетмәсен өчен, анда килгәннәргә үзләре белән хәтта кесә телефоннарын да алып керергә ярамаган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Әмирова үз төркеменә дистәләгән хатын-кызны җәлеп итә алган.

"Хәлифәт идеясенең киләчәге юк"


Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, “Хизб ут-Тахрир”чыларның хәлифәт төзү идеясен чынга ашмаслык нәрсә дип бәяли.

“Бүгенге көндә хәтта ислам дәүләтләре арасында да үзара килешү юк. Шуңа да бөтен мөселманнарны берләштерәбез дигәннең мәгънәсе юк. Хәлифәт оештыргач, Русия дәүләте кирәк түгел булып чыга. Шуңа да аларны конституция нигезендә җаваплыкка тарталар. Моны аңлап була. Бу мөмкин хәл түгел һәм кешенең башын гына бутау. "Хизб ут-Тахрир” киләчәге юк. Ул мөселманнарны берләштерми. Ә яшьләрнең бу агымга тартылулары кызганыч күренеш”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, мөселманнар хәлифәт оештырып кына үзенекенә ирешә алмый. “Моны мөселман яшьләре дә аңларга тиеш”, ди Мөхәммәтшин.

“Ата-бабаларыбыз 16нчы гасырдан бирле, патша астында, православ хакимияттә яшәгәндә дә, үз проблемаларын хәлифәт оештырып хәл итик дигән позициягә басмаганнар. Алар нинди генә җәмгыятьтә яшәсәң дә, барыбер мөселманча яшәп була дигән фикердә торган. Яшьләргә күбрәк шуларны өйрәнергә кирәк”, ди Мөхәммәтшин.

Әлегә шартлы җәза гына

Дәүләт гаепләүчесе Әмирова белән Габдрәфыйкованы төрмәгә утыртуны сораса да, мәхкәмә аларга шартлы рәвештә генә җәза бирде. Чөнки хөкемдарлар “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" оешмасының ир-атлар төркеменнән аерылмалы буларак, хатын-кызларны хәлифәт идеяләрен таратып йөрүче генә итеп кулланган, ә аны оештырырга теләүчеләр буларак кабул итмәгән. Кызлар исә үз гаепләрен танымый.

Оешма башлыгы саналган Алмаз Хәсәнов Татарстанның югары мәхкәмәсе тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Моннан тыш “Хизб ут-Тахрир”ның тагын 11 әгъзасы җаваплыкка тартылып, төрле дәрәҗәдәге җәзалар алды.
XS
SM
MD
LG