Агымдагы елны “Тукай елы” дип игълан итү халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы – ТӨРКСОЙ тарафыннан узган елны ук карарлаштырылган иде. Бу оешма һәр елны төрки дөньяга танылган күренекле шәхесләргә атап уздыра.
Әйтик, 2010 ел күренекле башкорт сәясәтчесе, галим һәм язучы Зәки Вәлиди елы буларак билгеләп үтелгән иде. 2011 ел исә татарның күренекле шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан “Тукай елы” итеп игълан ителде.
ТӨРКСОЙның Төркия башкаласы Әнкарада урнашкан үзәк бинасында узган чарада Татарстаннан килгән шагыйрьләр Тукай шигырьләрен яңгыратты, бөек шагыйрь хакында фильм күрсәтелде, рәсем күргәзмәсе оештырылган иде.
Тантаналы чарада катнашкан Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, төрки дөньяда Тукай елын игълан итү бик истәлекле һәм тарихи вакыйга дип саный.
“Быел төрки телле илләрнең һәркайсында Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар үткәреләчәк. Тукай шигырьләрен шул илләр телләренә тәрҗемә итеп, ул илләрдәге кардәшләребезгә Тукай иҗатын, татар әдәбиятын таныту эше алып барылачак.
ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов бу эшкә шәхсән үзе теләп алынган. Бу чарада Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Төркиянең мәдәният һәм туристлык министры Эртугрул Гүнәйнең катнашуы да бик әһәмиятле.
Алар бу чарада Тукайның дөньякүләм әдәбиятта тоткан урыны турында сөйләп, башка дәүләт вәкилләрен Тукай белән таныштырды”, ди Ибраһимов.
Ибраһимов сүзләренчә, бу чарага Төркиянең күренекле язучылары да килгән булган. Авразия язучылар берлеге рәисе Якуб Делиөмероглу да Тукай белән кызыксынуын әйткән.
Ел дәвамында Төркиянең әдәби басмаларында, төрки телләрдә чыга торган журналларда зурлап, Татарстанда яшәүче шагыйрьләрнең, әдәбият белгечләренең әсәрләрен бастыруга килешеп кайтулары турында белдерә Татарстан язучылар берлеге рәисе.
Халыкара ТӨРКСОЙ оешмасында Тукай елын билгеләп үтү, Илфак Ибраһимов сүзләренчә, бик зур мәгънәгә ия.
"Тукай төрки дөньяны берләштерә"
“Тукай, үзе әйтүенчә, гади шагыйрь генә түгел. Ул әле – сәясәтче дә, дипломат та. Чыннан да Тукайның дипломатлыгы, илчелеге үзе үлгәннән соң 100 ел узганнан соң да аңлашыла. Тукай иҗаты аша, Тукай исеме аша без төрки телле илләрнең әдәбиятчылары белән берләшәбез.
Илченең бит төп миссиясе – халыкларны, илләрне берләштерү, аларны үзара дус тоту. Дөнья күләмендә глобальләшү дигән олы фаҗига килгәндә, моңа бигрәк тә зур ихтыяҗ бар: аерым дәүләтләр, аерым телләр югалырга мөмкин.
Без бу чарада төрки телле мәдәниятләрне берләштердек. Һәм 2011 ел дәвамында төрле кыйтгаларда Тукай исеме яңгыраячак. Татар мәдәнияте исеме яңгыраячак. Һәм без бер-беребезне барлап торачакбыз. Бер-беребезне тулыландырып торачакбыз. Менә Тукайның дипломатлык миссиясе ничек ачыла", ди Ибраһимов.
"Тукай әсәрләре беркайчан да искерми"
"Дөнья күләмендәге шигъриятнең бер асылташы булган Тукайны без яшь буынга җиткерәбез. Тукай инде 20 яшендә үк танылган шагыйрь булган. Ләкин 100 еллар үткәч тә аны башка буыннар шулай итеп кабул итәргә тиеш. Аның өчен Тукайның иҗаты вакыт сынавын үткән булырга тиеш.
Бүген без шагыйрьнең әсәрләрен укып карасак, аларның берсенең дә вакыт ягыннан искермәгән булуын аңларбыз. Шуңа күрә моны барлык халыклар танырга тиеш. Ә укымыйча танып булмый. Укыр өчен аны пропагандаларга кирәк. ТӨРКСОЙ менә шушы эшне үз өстенә алды да инде”, ди Илфак Ибраһимов.
"Кардәш каләмнәр" журналында Тукай шигырьләре басылачак"
Татарстан язучылар берлеге рәисе, бу чарада Төркия язучылар берлеге белән төрле килешүләргә дә ирешүен әйтә. Төркиядә басылучы “Кардәш каләмнәр” дигән зур тиражлы әдәби журналның 4нче санында Тукайның шигырьләрен, Тукай турында дөньяның күренекле шагыйрьләре, язучылары, галимнәрнең фикерләрен тәрҗемә итеп бастырачакларын белдерә ул.
“Кардәш каләмнәр” – шушы ТӨРКСОЙ оешмасына кергән 15ләп дәүләткә таратыла торган журнал. Әле бу – бер генә мисал. Алга таба башка уртак эшләр дә башкарылачак. ТӨРКСОЙның 2011не Тукай елы дип игълан итүе һичшиксез зур әһәмияткә ия. Ул Татарстаныбызда гына түгел, ә башка илләрдә дә үзебезнең эшчәнлекне җәелдерергә мәҗбүр итә”, ди Ибраһимов.
Илфак Ибраһимов сүзләренчә, Тукай елы уңаеннан Әнкарада, төрки дөньяда уздырылачак башка чаралар хакында да сөйләшенгән. Тантанага Казакъстаннан, Үзбәкстаннан, Башкортстаннан, Азәрбайҗаннан һәм башка төрки телле дәүләтләрдән вәкилләр килгән булган.
Моңа кадәр Зәки Вәлиди, Мәхмүт Кашгари кебек төрки дәүләтләрнең күренекле кешеләренең шушындый юбилейлары ТӨРКСОЙ тарафыннан гел үткәрелеп килгән. Әйтик, Казакъстанның Җаекъ (Уральски) шәһәрендә Тукайга багышланган чаралар ничек үтәсен казакълар үзләре тәкъдим итәчәк икән.
"ТӨРКСОЙ Тукай елы башлануын игълан иткән икән, ул ел ничек үткәне хакында, һичшиксез, аның йомгаклау чарасында сөйләнәчәк. Менә шул вакытта һәр әгъза ил үзләренең ел дәвамында бу өлкәдә башкарган эшләре турында хисап тотачак.
Тукайга багышланган чараларның киң күләмле итеп уздырачакларына минем бернинди шигем дә юк”, ди Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.
***
Төркиядә уздырылган Тукай елын игълан итү чарасына кадәр, Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов, шагыйрьләр һәм журналистлар Әнкарада яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Гали Акыш белән күрешкән.