Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аида Евровидениедән соң татарча альбом чыгарырга җыена


Аида Гарифуллина
Аида Гарифуллина

Евровидение бәйгесендә катнашу өчен ярышта Тимати Аида Гарифуллина белән бергә җырлаячак. Бу бәйгедән соң Аида Универсиадага татар җырларыннан гына торган альбомын чыгарырга нияте булуны әйтә.

Татар кызларыннан өченче җырчы Евровидение бәйгесенә чыгарга җыена. Ул – 2011 елда Вена консерваториясен бетергән Аида Гарифуллина. 2000 елда Евровидениедә инглиз телендә “Solo” җырын башкарып икенче урынны алган Алсу һәм 2008 елда Русиядә сайлап алу бәйгесендә татарча “Карлыгачлар” җырын башкарып уңышка ирешә алмаган Асылъярдан аермалы буларак, Аида сәхнәгә үзе генә чыкмаячак.

Казанда туган һәм үзе әйтүенчә, чит илләргә чыгып киткәнче, берничә татар җырын да башкарган Аида бүген Русия эстрадасында билгеле җырчы, йолдызлар фабрикасыннан “дөньяга чыккан” Тимати белән җырлаячак. Инде төрле интернет сәхифәләр “бу көтелмәгән берлек булачак, Тиматиның хип-хобын Аида академик вокал белән бизәячәк”, дип язып чыкты.

Аида Гарифуллина Филипп Киркоровның иҗат кичәсендә
Аида Гарифуллина Филипп Киркоровның иҗат кичәсендә
Азатлык радиосына Аида: “Мәскәү бәйгесе башланганга кадәр без нинди җыр булачагын да, минем нинди образга керәсемне дә әйтмибез, ул җыр дөньясында өр-яңа юнәлешнең чишмә башы булачак. Сәнгатьтә чикләр юк”, диде. Моңа кадәр Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Дима Билан һәм Филипп Киркоров белән парлап җыр башкарган Аиданың әлегә зур булмаган иҗат юлында рэпчы Тимати белән бергә сәхнәгә чыкканы булмады.

Аида шулай ук, кемнең аңа Евровидение бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәнен дә, Тимати иҗатына мөнәсәбәтен дә ачып салмаска булды. Композициянең Кушма Штатларда эшләнүен һәм аны дөньяга чыгару өчен күпләгән белгечләрнең катнашканлыгын гына әйтте. Евровидениенең Мәскәү бәйгесенә кадәр әле вакыт булса да, хәзер үк Русиядә Тимати белән Аида җиңәр дип фаразлыйлар. Аиданың дәрәҗәсен күтәрү өчен аны 2013 елгы Казан Универсиадасы илчесе дип тә атыйлар.

Шынҗэнда Аиданың татарча да җырламавы тәнкыйтьләнде

Кытайның Шынҗэн шәһәрендә 2011 елгы җәйге Универсиаданы ябу тантанасында әләмне Казанга тапшырган вакытта дөньяда билгеле композиторларның берсе, ике тапкыр “Грэмми” бүләгенә ия Уолтер Афанасьеффның Казан турындагы җырын Гарифуллина башкарган иде. Бу хәлдән соң күпләр Казан тантанасы ачылышында да Аида җырлар мөгаен, дип белдерде. Аида үзе моңа өметләнә, әмма сәхнәгә башка кеше чыгарга мөмкин дип тә шикләнә.

“Әлегә хәтта Универсиадада кем җырлаячагы да билгеле түгел. Бәйге каты булыр дип уйлыйм. Башка җырчылар да җырларга тели. Мине сайлап алырлар дип өметләнәм. Үзебезнең шәһәрне тәкъдим итәргә мин әзер”, ди Гарифуллина.

Кытай Универсиадасында Казан үзен Русиянең урыс мохитына гына ия бер шәһәре итеп тәкъдим иткәч, татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык туган иде. Аида җырлаган өлешнең видеосын интернетка куйган бер сәхифәгә үзен “Мәгариф” дип атаган укучы: “Нинди кабәхәтлек! Татарстан башкаласында үткәрелүче Универсиаданың гимны урыс, инглиз һәм итальян телендә... Татарстанның беренче дәүләт теле - татар теле кайда соң?! Аида Гарифулла, туган телеңдә, әти-әни телендә нишләп җырламыйсың?” дип язып та калдырды.

Европадагы укытучылары да татар җырларына мөкиббән

Аида телефоннан бары тик рус телендә генә аралашты. “Татарча аңлыйм, беләм”, дисә дә, ул “Алла бирсә”дән кала туган телендә бер генә сүз дә әйтмәде. Җырчы күбрәк русча һәм инглизчә сөйләшә. Әбисенең әнисе Фәүзия апа аны татарчага өйрәткән булган. Аида Универсиада алдыннан татарча җырлардан гына торган альбомын чыгарырга теләге барлыгын әйтте.
Борынгы татар җырларын да барлыйм
“Татарча башкарган соңгы әсәрем ул – Рөстәм Яхинның “Ышанам” дип аталган романсы иде. Минем шулай ук Монасыйпов әсәрләрен дә башкарганым бар. Киләчәктә, Алла бирсә, әзерләячәк альбомыбыз Европа һәм Америка тамашачысы күңелен яулар дип өметләнәбез. Татарстанның симфоник оркестрына, рояльгә дә кушылып җырларга җыенам. Джаз юнәлешендәге җырлар да булачак. Без әлегә әсәрләр туплыйбыз гына. Борынгы татар җырларын да барлыйм. Аларны заманча оранжировка белән башкарырга ниятлим”, ди Гарифуллина.

Ул татар җырларының әлегә дөнья сәхнәсенә күтәрелә алмавын таный. Бәлки тамашачы күңеленә хуш килердәй итеп яхшы оранжировка белән тәкъдим ителмидер, бәлки башкаручыларның үзләреннән дә күп нәрсә торадыр, дип тә әйтә.

“Башкаручылар, мөгаен, татар җырлары белән Европа һәм Америка сәхнәсенә чыгу өчен үз-үзләренә ышанып ук бетмидер, бәлки теләкләре дә юктыр. Алар, кем белә, бәлки үзләренең хәзерге иҗатларыннан канәгатьтер. Минем үземә этник көйләр дә, татар көйләре дә бик ошый. Европада дәресләр алган вакытта татар җырларын көйли башлагач, ул яклар өчен үтә дә экзотик булганга һәм хушны алганга, укытучыларым аларны тыңлап телсез кала иде. Мин безнең җырларыбызны бик матур итеп Европага һәм Америкага да тәкъдим итәргә була дип уйлыйм”, ди Гарифуллина.

Аида әлегә Европа тамашачысы күңелен Евровидениедә татар җыры белән түгел, Тимати башкарган әсәргә кушылып яуларга җыена. Шәхси сәхифәсендәге репертуары язылган биттә дә бер генә татар җыры да юк.
XS
SM
MD
LG