Accessibility links

Кайнар хәбәр

Android телефоннарын татарлаштыру эше тәмамланган


Татар хәрефләре белән SMS җибәреп булачак
Татар хәрефләре белән SMS җибәреп булачак

Android системы нигезендә эшләүче кесә телефоннарын татарлаштыру эше башкарылган. Тиздән андый телефон хуҗалары татарча SMSлар җибәрә алачак.

Бу эш берничә ел элек үк башланган иде. Ул телләрне үстерү програмына кереп, дәүләт тарафыннан финансланырга да тиеш булган. Ләкин икътисади кризис башлану сәбәпле аңа акча бүленми калган, эш тә тоткарланган.

Бу эшнең башында торучы Альберт Фазлый - электроника белгече, инженер. Аның сүзләренчә, “Татар иле” проекты башлану белән мәгълүмат технологияләрдә татар телен үстерергә кирәклеген аңлаучылар да пәйда булган. Татарстан министрлар кабинетында Татарстан президенты кулланган Apple продукциясе татарлаштырылса, татар хәрефләре белән язучылар бермә-бер артыр иде дигән сүз кузгатылды. Бу эшнең Android телефоннары өчен инде башкарылганын белгәч, эшне тизләтү өчен Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы да кушылды. Башта Android процессорлы, аннары Apple продукциясе дә татарлашачак.

Альберт Фазлый
Альберт Фазлый
“Телефоннарны татарлаштыру, локальләштерү кирәклеге белән 2008 елда ук яна башладым. Хөкүмәткә әйттем, ул вакытта премьер-министр Рөстәм Миңнеханов иде, бу эш кирәклеге хупланды, ләкин аны тормышка ашыруга кризис комачаулады. Хәл ителми калды, вакыт узды. Зилә Вәлиева вице-премьер булгач, мине янә таптылар, хәерхаклы икәннәрен күрсәттеләр, ләкин акча бүленмәде, эш тагын туктап калды.

Hijjaz ширкәтендә дөнья стандартларына туры китереп барлык сүзләрне, терминнарны тәрҗемә эшен башкардык. Бу – эшнең иң авыр өлеше. Татарча терминнарның аз булуы – авырткан җиребез. Тел белгечләре, галимнәр, технологлар белән киңәшләшеп эшләргә туры килде. Шулай булуга карамастан, кайбер очракта аптырашта каласың, бер сүзне тәрҗемә итсәң, ике, хәтта дүрт сүз килеп чыга. Озын сүзләр искерәк, кечкенәрәк дисплейлы телефон, смартфоннарда күренмәскә дә мөмкин. Шулай да тәрҗемә иткәндә күп сүзнең берничә вариантын уйлап таптык, аннары фокус төркемнәргә бәяләр өчен бирдек. Алар иң отышлысын сайларга ярдәм итте. Шуңа кыска, татарча яңгырашлы уңайлы сүзләр кулланылды”, дип сөйләде Альберт.

Бу эшне алты тәрҗемәче башкарган, ике корректор тикшергән, телефон, смартфоннарга татар телен кертүгә бер программист җавап биргән, тагын бер кеше сурәтләр белән эш иткән. Кечкенә коллективның хезмәтенең чыгымнары күп булган.

“Кемдер без бу эш белән акча эшлибез дип уйлады, ләкин шәхсән үзем өчен бу чыгымлы проект булды. Тел үстерү проекты буларак безгә дәүләттән акча бүленде. 400 мең сум акча чыгымнарны да каплый алмаячак. Ләкин дәүләт мәгълүмат технологияләре аша да татар телен үстереп була, аның куллану даирәсен арттыру мөмкинлеге бар икәнен аңлый башларлар дигән ышаныч бар. “Татар иле” проекты безнең эшкә дә игътибарны арттырды. Ләкин мәгълүмат технологияләре көн саен үзгәрә, яңара, бу очракта калышмау гына түгел, алга карап эш итү дә мөһим.

Без Androidның икенче версиясен эшләдек. Бүген инде аның көчлерәк телефоннары чыкты, дүртенче версиясе эшләнде.

Азатлык радиосының Android әсбабын йөкләгез!
Азатлык радиосының Android әсбабын йөкләгез!
Android нигезендә эшләүче җиһазларның үзенчәлеге шул - алар вакыт-вакыт интернетка чыккан саен әлеге програм соңгы версияме, юкмы икәнен тикшерә. Яңа версияләр булса, яңартылганны иңдереп ала. Android системы төрле модуль, програмнардан тора, яңартылган икән, автоматик рәвештә шул өлеше яңартыла. Берәр вакыт яңартма белән татар теле дә килгәч, татар телен сайлап алу мөмкинлеге булачак. Телефон көйләнеше аша моны бик җиңел генә башкарып чыгып була. Татар теле автомат рәвештә телефон, смартфоннарга кереп урнашачак. Кулланучылар бик җиңел генә телләр арасында татарча дигән төймәгә басып, татар вариантын сайлап алачак. Гадәттә, телефонда кимендә 30 тел, инглизнең берничә варианты бар, алман, испан, маҗар, кытай, чех, хорват, латыш, поляк, фин, төрек, болгар телләре белән бер рәттә безнең ана телебез дә булачак.

Хәзер Androidлы фотокамералар, планшетлар, ноутбуклар бар, димәк, бераз вакыттан соң алар да татар телле булып җитештереләчәк дигән сүз”, дип өметләнә Альберт.

Google ширкәте телефон, смартфоннарга татар телен кертүне хупламаган да, каршы да килмәгән.

“Алар өчен татар телле аудитория кечкенә, татар йөз миллион булса - бер хәл, бу очракта алар үзләре татар телен кертер өчен тир түгәр иде, ә болай аерым кешеләр эшли икән, каршы килмиләр. Алар өчен бернинди дә авырлык, чыгым юк. Бары тик безнең белән элемтәдә торыр өчен берничә кешене билгеләделәр, алар Androidка татар телен кертү өчен җаваплы”, ди ул.

Русиядә урыс булмаганнардан бары тик татар гына бу эшне башкарып чыкты. Бу тармакта беренче булып украиннар эшне башлап җибәргән, аннары казахлар тотынган. Өстен-өстен генә үзбәкләр эшләгән. Украинада бу эшләр белән шөгыльләнүче берничә ширкәт бар икән.

“Телефоннарны татарлаштыру, һичшиксез кирәк, бу татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтә. Компьютерлаштыру барса да, әлегә 100% кеше аның белән эш итми, ә менә телефонсыз яшәүчеләр юк, хәтта әбиләр дә кесә телефонын куллана. Ана телендә чыккан телефоннарны куллану күңелле бит! Татар телле телефонда ана телендә аралашырга мөмкин, текстта хата бар икән, аны шунда ук төзәтеп бара. Анда Т9 системы да эшләячәк. Кулланып караган кешеләр уңайлы дип бәяләделәр. Шушы көннәрдә бу проект инде эшләнеп бетәчәк. Бу эштән соң инде iPhone-нарга күчәчәкбез”, диде Альберт Фазлый.
XS
SM
MD
LG