Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинадан урыс качакларын китерү – вак милләтләрне бетерү сәясәте"


Украина-Русия чигендәге "Донецк"-"Изварино" тикшерү капкасында Русия ягына чыгучы качаклар
Украина-Русия чигендәге "Донецк"-"Изварино" тикшерү капкасында Русия ягына чыгучы качаклар

Галим Марат Колшәрипов Башкортстанга Украина качакларын күпләп китерүне Мәскәүнең милли республикаларны юк итәргә омтылу сәясәте икәнлеген әйтә.

Русиянең кайбер төбәкләрендәге мәгълүмат чаралары Украина качаклары, аларга тудырылган шартлар турында яратып сөйли. "Башинформ" хәбәр итүенчә, 28 июль көнне Украинадан Уфага 101 качак утырган очкыч килгән. Алар арасында 29 бала да бар дип белдерелә.

Качакларны "Сәламәтлек чишмәсе" ял йортына урнаштырганнар, кайнар ризык һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр, медицина һәм рухи ярдәм күрсәткәннәр. Әлеге качаклар республиканың Благовещенски каласы һәм Илеш районына җибәреләчәк.

Бу атна беткәнче Башкортстан башкаласында Украинадан тагын өч очкычны көтәләр. Башкортстан барлыгы биш меңләп качакка сыену бирергә җыена.

Чаллы шәһәре дә 1700ләп качакны кабул итәргә әзер булуы турында белдергән иде. Аларның күбесенә килгәч тә эш биреләчәге, балаларның бакчаларга һәм мәктәпләргә алыначагы әйтелде.

Азатлык Татарстанда бүген Украинадан күпме качак барлыгын һәм тагын күпме көтелгәнен белү өчен республиканың миграция хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итте. Читтән килгәннәрне теркәүче дәүләт оешмасы булган бу хезмәт күпме качак барлыгын белдерүдән баш тартты.

Кайбер хәбәрләргә күрә, Казан янындагы "Васильево" хастаханәсенә 500ләп качак урнашкан. Казан халкы арасында аларның күбесе Украинаның көнчыгышыннан түгел икән, ә хәзерге вазгыятьтән файдаланып, үзләренең тормышларын җайлау өчен, илнең башка өлкәләреннән дә килеп урнашкан дигән сүзләр дә таралаган.

22 июль көнне хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиядә 144 мең Украин качагы барлыгын белдергән иде.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов фикеренчә, Русиянең Кырымны үзенә кушып куюы, Украинаның көнчыгышын "Новороссия" дип атый башлау да илдәге аз санлы милләтләрне бетерүгә юнәлгән сәясәтнең бер канаты. Галим Украинаның кораллы бәрелешләр барган көнчыгышыннан качып китүчеләрне күпләп Башкортстанга җибәрүне республикадагы җирле халыкларның санын киметү, миллилекне юкка чыгару өчен эшләнгәнлеген белдерә.

"Нишләптәр бу качакларны Русиянең Европа өлешендәге руслар күпләп яшәгән Ростов, Курски, Воронеж, Белгород һәм башка өлкәләренә түгел, ә ничәмә мең чакрымнар ераклыктагы Башкортстанга җибәрәләр. Хәзер Уфадагы күп кенә уку йортларының профилакторийларына шул качакларны китереп урнаштырдылар. Республикадагы башка калаларга, районнарга да бүлеп җибәрә башладылар. Ни өчендер аларны башта милли республикаларга озаталар. Миндә бу качаклар башка өлкәләр белән нигә тигез бүленми соң дигән сорау да туа? Моның төбендә милли республиканы бетерү, республиканы барлыкка китергән милләтләрнең халык санын киметү сәясәте ята", ди Колшәрипов.

Аның сүзләренчә, качаклар күпләп китерелгәнгә, республикада яшәүче башкорт һәм татарлар арасында ризасызлык туа башлаган.

"Бу какчакларны безнең республика бюджетыннан ашаталар, аларга фатирлар һәм эш бирәләр. Бу какчаклар гомердә дә кара эшче булып эшләмәячәк. Аларга яхшы эш кирәк. Бу хәлләр мондагы төп халыкка рухи яктан тискәре тәэсир итә. Бу аңлы рәвештә шулай эшләнә. Әгәр бөтен өлкәләргә бер үк санда качаклар озатылса, бездәге гади халык ачуланмас та иде. Моның милләтләтләрне бетерү сәясәте икәнлеге ярылып ята", ди Колшарипов.

Галим Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов, бәлки, моның төбендә нәрсә ятканлыгын аңлыйдыр да, әмма авызын ача алмый, ди.

"Хәзер бигрәк тә, чөнки алда сайлаулар, мондый вакытларда алар баш өсте генә дип тора", ди Колшәрипов.

Галим республика медиасының "без туганнар, качакларга ярдәм кирәк, без аларга булышырга тиеш" дип өзми-куймый сөйләвенә дә гаҗәпләнә. Бу бер яклы гына сөйләүнең дә халык күңеленә тиюен әйтә. "Әгәр бөтен өлкәләргә тигез бүленсә, халык та аңлар иде", ди Колшәрипов.

Марат әфәнде фикеренчә, качакларны күпләп милли республикага тутыру да милли республикаларны бетерүгә, бердәм русияле халык кына ясауга йөз тоткан, илнең милли сәясәт стратегиясен тизрәк тормышка ашыру өчен эшләнә.

"Милли телләрне киләчәктә бөтенләй укытмаска җыеналар"

Колшәрипов урыслаштыру сәясәтенең бүген төрле яклап алып барылганлыгын әйтә. Галим фикеренчә, Русия җитәкчелегенең июль башында бергә җыелып милләтара мөнәсәбәтләр шурасында сөйләшеп утыруы һәм шунда мәдәният министры Мединскийның милли төбәкләрдә рус теленә күбрәк сәгатьләр бирелергә тиеш дип әйтүе моңа мисал булып тора.

"Диэтнизация эшләре бара, бу – бәләкәй этносларны бетерү. Башка халыкларның телләрен бетереп, русияле ясарга омтылалар. Бу сәясәт милли сәясәт стратегиясен кабул иткәнче үк башланган иде. Хәзер моны тормышка ашыралар. Русиянең яңа мәгариф кануны да, башка документлар да шушы сәясәткә яраклаштырыла.

Башкортстанда хәзер ата-аналар теләсә генә башкорт телендә укыта ала, теләмәсләр - юк. Башкорт телен дәүләт теле буларак укыту да гамәлдән төшеп калды. Алай гына да түгел, башкорт телен ана теле буларак өйрәнү дә бик нык кыскартылды.

Башкорт филологиясе факультетында күптән кыскартулар бара

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән югары уку йортларына керүне карасак, урыс телен белү канунлаштырылган. Ни генә булмасын, техник, йә булмаса һуманитар уку йортына кергәндә иң беренче чиратта урыс телен һәм әдәбиятын белергә тиешләр.

Безнең Башкортстанда башкорт филологиясе факультетында инде күптән кыскартулар бара. Эш шуңа барып җитте ки, урыс теленнән БДИ нәтиҗәләрен тапшыру кирәк.

Мин югары һәм һөнәри уку йортларын әйтеп тә тормыйм. Гомум белем бирү уку йортларында хәзер бөтен фәннәр дә диярлек урысча укытыла. Башкорт теленә һәм башка милли телләргә сәгатьләр бик аз бирелә. Мин Мединскийның бу сүзләрен киләчәктә милли телләрне бөтенләй дә укытмаска тырышу буларак аңладым", ди Колшәрипов.

XS
SM
MD
LG