Кырым белән административ чик буенда 16 гыйнвар узган утырышта кабул ителгән карарлар арасында 1944 елдагы депортацияне геноцид дип тануны сорап дөньядагы барлык илләрнең парламентларына мөрәҗәгатьләр юллау турындагысы да бар. Шура әгъзалары шулай ук Украинада Кырым мөфтияте төзү рөхсәтен сорап Кырымтатар мәҗлесенә мөрәҗәгать итте.
II Бөтендөнья кырымтатар конгрессы координация шурасы утырышында Украинадагы кырымтатарлар белән бергә Романия, Төркия, Германия, Канада һәм Литва татарлары катнашты. Очрашу вакытында кырымтатарларның яңа шартларда милли мәктәпләр, балалар бакчаларына ихтияҗның күләмен билгеләү, югары белем алырга теләүчеләргә стипендияләр белән ярдәм итү, шулай ук мәчет һәм мәдрәсә, Херсон өлкәсенә күчеп килгәннәргә торак белән ярдәм итү кебек мәсьәләләр каралды. Мәҗлес әгъзалары һәм аның җирле вәкилләреннән торган эшче төркем боларны киләсе утырышка кадәр ачыкларга тиеш.
Шураның чираттагы җыены 15-17 апрель Литва башкаласы Вильнюста узачак.