Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттылар


Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

26 гыйнварда Казанда Тинчурин театрында билгеле татар актеры, Русия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов белән хушлаштылар. 200дән артык роль башкарган, үз гомерен театрга багышлаган Наил ага каты авырудан соң бакыйлыкка күчә.

25 гыйнварда вафат булган Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, артистның гомер буе бергә эшләгән хезмәттәшләре, сәхнәдәшләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде. Ул 50 ел театрда эшләү дәверендә 200 дән артык төрле рольләр башкарган, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердлау, Казакъ киностудияләре төшергән фильмнарда катнашкан.

“Наил абый даһи кешеләргә генә хас сыйфатларга ия булды. Тыныч кына кеше иде, кирәк вакытта сүзен әйтте, кирәк вакытта дәшми кала белә иде, яшьләр өчен якты маяк иде ул”, дип искә алды Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов.

“Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклендә Наил Шәйхетдинов белән бергә уйнаган халык артисты Исламия Мәхмүтова да күз яшьләрен яшермәде. “Декабрьдә генә бергә дөбердәтеп, биеп-биеп уйнаган идек бит әле...Татар халкының яраткан улы идең син, Наил”, диде ул иҗатташ дустын мәңгегә озатканда.

Хушлашу тантанасында барлык җыелган артистлар, тамашачылар Наил Шәйхетдиновның сәләтен, шәхесен, иҗатын олыладылар, якты хатирәләрен яңартырга тырыштылар. Зөфәр Харисов та Наил аганың театрда якты йолдыз, театрның иманы булуын ассызыклады, профессионал сыйфатларыннан тыш, аның олы шәхес, әйбәт кеше булуы турында искәртте.

Танылган артистны соңгы юлга озатырга камаллар да килгән иде. Араларында яшь, урта буын театр йолдызларыннан башлап, Луара Шакирҗан, Ринат Таҗетдин, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов, Әзһәр Шакиров кебек халык артистлары да күренде.

“Наил бик бәхетле артист иде. Беренче сәхнәгә чыгудан ук тамашачы аны яратты, хөрмәт итте. Наил картайгачтын да тамашачылар тарафыннан бик матур итеп кабул ителде”, диде Әзһәр Шакиров. Аның фикеренчә, Наил аганы күрмәделәр, аңа вакытында мактаулы исемнәр бирмәделәр дип әйтергә беркемнең дә хакы юк.

Наил Шәйхетдиновны Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы “Мөселман зираты”на җирләделәр.

XS
SM
MD
LG