17- 20 октябрьдә Казанның Уникс залында халык артисты Айдар Галимовның “Бер мизгел” исемле концертлары үтте. Әлеге тамашада ул 1937 ел корбаннарын искә алып “Колыма” җырын башкарды. Зөлфәт Хәкимнең “Төнге сәяхәт”ен яңгыратты. Наҗар Нәҗми иҗатына игътибар бирде. Мостай Кәрим шигырьләрен сөйләде. “Казанда көз матур килсә дә моңсу” дип быел якты дөньядан киткән татарның бөек шәхесләрен - Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Шамил Закировларны искә алып узды. Айдар Галимовның 20 октябрь тамашасына Салават Фәтхетдиновтан башлап, урта һәм яшь буын эстрада артистлары, җырчылар, теле-радио алып баручылары, шагыйрьләр килгән иде. [Рөстәм Исхакый фотолары]
Айдар Галимовның Казанда "Бер мизгеле"

1
“Айдар” театр-студиясе биючеләре

2
Саксофонист

3
Салават Фәтхетдинов, җәмәгате Ләйсән ханым һәм "Яңа гасыр" каналы җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова

4
Яшь юморист, шоумен Данир Сабиров гаиләсе белән Айдар Галимовка чәчәк бирә

5
“Айдар” театр-студиясе биючеләре

6
“Айдар” театр-студиясе биючеләре һәм Айдар Галимов

7
Айдар Галимов бер ханымга мамык шәл бүләк итте

8
Айдар Галимов бер ханымга мамык шәл бүләк итте

9
Айдар Галимов

10
Салават һәм Ләйсән Фәтхетдиновлар

11
"Татар радиосы" ди-джее Ильяс

12
тамашачы

13
Айдар Галимов һәм биючеләр

14
Айдар Галимов һәм биючеләр, "Колыма" җырын башкару мизгелләре

15
"Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова Айдар Галимовка чәчәк бирә

16
Айдар Галимов

17
“Айдар” театр-студиясе

18
“Айдар” театр-студиясе биючеләре

19
Айдар Галимовка Ләйсән Фәтхетдинова (Салават Фәтхетдинов җәмәгате) чәчәк тапшыра

20
тамашачы