Хәсән Яһүдин дигән кешене берничә ел буе Германиядә яшәгән Марина исемле кызы аны эзләп табып, алар Мәскәүдә Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруында очрашканнар иде. Казанда алар кабат очрашты.
Марина әбисендә тәрбияләнеп үскән. Әнисе белән дә яшәргә насыйп булмаган аңа. Ә хәзер аның әнисе дә, әбисе дә вафат булган. Хәзер Марина Германиядә яши. Әмма бик күп еллар буе әтисен эзләүдән туктамаган.
“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгәзәр Шәрәфетдинов Маринаның әтисен ел ярым чамасы эзләгәннән соң, ул аны Татарстаннан таба. Маринаның әтисе Хәсән Яһүдиннең һәм аның тормыш иптәше Нурия ханымның бу хәбәрне бик шатланып кабул итүләре турында һәм аны Германиядән гаиләсе белән җәйгә кунакка көтүләре турында без сезгә ишеттергән идек инде.
Марина Казанда
Германиядә яшәгән Марина Гейшен әтисе Хәсән Яһүдин белән очрашырга Казанга улы белән кайтты. Казанда алар Кол Шәриф мәчетенә бардылар, Кремльне карадылар. Марина, татар халкының милли гореф гадәтләрен мәдәниятен өйрәнергә теләүен, милли аш-суларын өйрәнеп өйдә үз гаиләсендә татар ашлары пешерәсе килүен, әйтте. Ул калфак сатып алган. “Германиядә бу баш киемен киеп йөрисем килә”, ди ул.
“Әтиемне мин бик озак эзләдем. “Жди меня” тапшыруына язганнан соң 1,5 ел үткәннән соң мине Мәскәүгә чакырдылар, без әтием белән тапшыруда очраштык. Аннан соң, ноябрь аеннан бирле без телефон аша аралаштык, хатлар языштык, бер-беребезгә фотолар җибәрдек”, диде ул.
Кол Шәриф мәчете янында милли хисләр уяна
“Менә хәзер без улым Вильям белән Казанга кайттык. Безне бик яхшы каршы алдылар. Энем дә килгән иде. Кайтканның беренче көннәрендә һава торышы яңгырлы булды, менә бу ялда көн бик әйбәт булды. Без барыбыз бергә Казанны карарга чыктык, Кол Шәриф мәчетенә, Кремльгә бардык. Фотоларга төштек. Германиягә кайткач, бу фотоларны дусларыма күрсәтәм, горурланасым килә”.
Минем әтием татар, димәк, мин дә татар кызы
Марина син үзеңне татар кешесе итеп тоясыңмы, дигән сорауга ул болай дип җавап кайтарды:
“Минем әтием татар кешесе, әнием урыс милләтеннән булган, әмма мин әниемне белмим, мин әниемнең әнисе, әбием белән үстем. Мин татар халкының милли гореф-гадәтләрен, ашсуларын бик яратам”.
Әтиемә турында үзем кайгыртучанлык күрсәтәсем килә
“Мин 10 яшьтә кадәр әтиемне күреп калганым истә. Аны мыеклы, артист Филатовка ошаган кеше итеп гел хәтеремдә сакладым. Мин хәзер инде үзем белеп эш итә торган кеше. Улым бар, 2 яше тулып килә. Мин хәзер үземнең балам турында кайгырта алам.Улымның карт әтисе булуына да мин бик шат. Әтием дә минем аны эзләп табуыма бик шат. Элек аның миңа күрсәтәсе килгән яхшылыкларын күрсәтә алмаганын, хәзер тулыландырасы килүе күренеп тора. Мин хәзер инде шул рәвешле мөстәкыйль, хәзер үзем әтием турында кайгыртучанлык күрсәтәсем килә, аңа ярдәм итәсем килә. Без иптәшем белән аларның барысын бергә Германиягә чакырабыз.
Маринаның әтисе Хәсән Яһүдин кызы белән очрашудан бик канәгать
“Мин бик рәхмәтле “Жди меня” телетапшыруына һәм Илгизәр Шәрәфетдиновка, мине улым аркылы табуына. Минем 20 яшьлек улым ярдәмендә мин кызым белән очраштым. Хәзер мин кызымның иң якын кадерле кешесе. Алар гаиләсе белән Казанга кайтасылары килә, минем дә аларга ниндидер ярдәм күрсәтәсем килә”, диде ул.