Ирек Ялалов 1961 елгы, Уфада туган. Уфа нефть техник университеты һәм хокук институтларын тәмамлаган. Хокук фәннәре кандидаты. Әлеге вазифага сайланганчы ул торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.
Әлеге урынга башта 9 кеше дәгъва итте. Ике турда сайлап алу үткәрелде. Беренче тур Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә узды. Анда сынау тотарга тугыз намзәтнең җидесе генә килгән булып чыкты. Килмәүчеләрнең берсе – “Урал” бәйсез хокук хезмәте башы Евгений Федоров ярыштан Ирек Ялалов файдасына чыгуын белдерде. Сынауга килмәүче икенче кеше – хокукчы Любовь Белышева исә беренче сайлап алуга чакыру алмый, белми калуын ирештерде.
Килгән җиде кешенең берсе – республика хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Мөлековның энесе Малик Мөлеков имтихан алдыннан, шулай ук, Ирек Ялалов файдасына катнашмаячагын белдерде.
Калган алты намзәт арасыннан беренче сынауларны өч кеше үтте. Алар: хокук яклаучы, “Толерантлык” оешмасы рәисе Эдвард Мурзин, Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов һәм Уфа мэры вазифасын башкаручы Ирек Ялалов.
Икенче сайлап алу башкала хакимияте шурасы утырышында узды. Анда әлеге өч намзәттән бер кеше – Ирек Ялалов 29 тавыштан 28не җыеп Уфа башы итеп сайланды. Башка намзәтләргә тавыш бирүгә килгәндә, башкаланың Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәеновкә 29 депутатның 20се каршы тавыш бирде, “Толерантлык” оешмасы башы Эдвард Мурзинга 29 депутатның 27се каршы тавыш бирде.
Башкала башын сайлауларда көтелмән хәлләр дә булган. Мәсәлән, беренче сайлап алулардан соң өстәлдә яшерен видео һәм аудио яздыра торган каләм табылган. Ул намзәтләр белән беренче тур сайлап алу имтиханнарын яшереп яздыруда файдаланылган. Кемнеке икәнлеге әлегә ачыкланмаган.
Икенче турда “Җирле үзидарәләр өчен” оешмасы рәисе, күптән түгел экстремистлык өчен хөкем ителгән Роберт Заһреев трибунага чыгып нотык сөйли башлаган. Ул сайлаулар гадел булсын өчен мэрны халык сайларга тиешлеге турында чыгыш ясамакчы булган, ләкин аны куып чыгарганнар.