Чираттагы чара 19 октябрь көнне рәссамнарның Уфадагы “Сәнгать” галереясендә үткәрелде. “Туган тел бәйрәме” дип аталган бу чараны Башкорт дәүләт университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов оештырды. Чараны биредә уздыруның бер сәбәбе дә бар. “Сәнгать” галереясендә “Шүрәле иле” исемле күргәзмә дәвам итә. Анда Габдулла Тукайның киң билгеле әсәре нигезендә йөздән артык рәссам иҗат иткән сурәтләр урын алган.
Рәхим Саттарга багышланган чарага Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт педагогия университетының татар бүлекләре талиплары да килгән. Шуңа биредәге рухият кичә оештыру өчен дә бик кулай. Бәйрәмгә шулай ук Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләре укучылары да үз концерт чыгышларын әзерләп килгән.
Марат Шәрипов бәйрәмгә килүчеләрне Рәхим Саттарга багышлап бер айдан артык уздырылган чараларның кайберләре белән таныштырды.
Марат Шәрипов чыгышыннан соң сүз күренекле биюче һәм хореограф, 94 яшьлек Хашим Мостаевка бирелде. Ул Рәхим Саттар белән бер үк мәктәптә, хәзер хореография училищесы урнашкан белем учагында укуы хакында сөйләде. Шунда ук Рудольф Нуриев та укыган. Бу училище хәзер үзе дә Рудольф Нуриев исемен йөртә.
Хәтер чарасына Рәхим Саттарның бертуган сеңлесенең улы Рөстәм Саттаров та килгән. Ул абыйсының кешелек сыйфатлары хакында әнисе сөйләгән хатирәләр белән уртаклашты.
“Абыем туган телебезне саклауга зур игътибар биргән. Фронттан язган бер хатында улы Илгә мөрәҗәгать итеп: ”Ил улым, татар телен яхшылап өйрән, ана телен төпле белү бәхет ул дип язган", дип искә төшерде Рөстәм әфәнде.
Туган тел бәйрәмендә шулай ук Башкорт дәүләт университеты мөгаллимнәре Илдус Фазлетдинов, Лилия Сәгыйдуллина, Мәҗит Гафури исемендәге әдәби фонд җитәкчесе Люция Камаева һәм башкалар чыгыш ясады.
Уфаның татар гимназияләре укучылары әзерләгән җыр-биюләр дә, шигырь сөйләүләр дә бәйрәмнең ямен арттырды. Рәхим Саттарга багышланган чаралар әле аның туган ягы Чишмә районында да дәвам итә.