Соңгы елларда Башкортстанда Корбан бәйрәмгә зур әһәмият бирелә. Мәрхүмнәр рухына багышлап корбан чалучылар да елдан-ел арта бара. Быел да республикада Корбан бәйрәм бик зурлап оештырыла. Бәйрәмнең беренче көнендә иң күп чаралар үтте. Корбанлык маллар алдан ук әзерләп куелган иде. Уфадагы “Ләла-Тюльпан” “Ихлас”, “Хәмзә” мәчетләре ишегалдында ел да иң күп корбан чалына.
“Хәмзә” мәчете янындагы махсус әзерләнгән урында корбанлыкка китерелгән илледән артык сарык чалынды. Аллаһ йортын үзе салдырган Хәмзә хәзрәт Галләмов әйтүенчә, быел яшьләр арасында да корбан чалдыручылар байтак булган. Ә инде корбан бәйрәме гыйбадәтләре тәмамланганнан соң, казаннарда хуш исле пылау һәм шулпа пешерелде. Йөзләрчә кеше алардан авыз итте. Корбанлык ит мохтаҗларга өләшенде.
“Ихлас” мәчете дә Корбан гаете көнне, һәр елдагыча, корбанлык маллар исәбе белән үзенчә рекорд куйды. Анда 300дән артык сарык һәм берничә сыер малы китерелгән иде.
Корбан гаете тантаналары 26 октябрь көнне дә дәвам итте. Моңа җомга көн туры килү дә сәбәпче, Ни дисәң дә, җомга мөэмин мөселманнар өчен үзе дә бәйрәм көне. Бәйрәмнең икенче көне дә иртәнге сәгатьләрдә үк, республиканың һәр төбәгендә иртәнге намазлар һәм вәгазьләр белән башланды.
Уфадагы Корбан гаете чаралары Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Гуфран” мәчетендә һәм башка мәхәлләләрдә дә оештырыла. Әбҗәлил, Баймак, Шаран, Туймазы, Бүздәк районнарында бу көннәрдә яңа мәчетләр ачылуы хакында да хәбәр ителде.
Бәйрәмгә мәчетләр генә түгел, ә сәүдә үзәкләре, базарлар да зур игътибар бирә. Уфадагы бер базар, башка еллардагы кебек, быел да берничә казанда пылау пешереп, сәнгать осталарын чыгышларын оештырып, халыкка бәйрәм бүләк итте.