Radio Free Europe/Radio Liberty

Сребреница йөзләре

Боснияле Дженана Халимович инде күп еллар буе Сребреница корбааннарының фотоларын җыеп килә. Аның фикеренчә, ХХ гасырның икенче яртысындагы иң куркыныч сугыш җинаяте кабатланмасын өчен гаепсез корбаннар, аларның исемнәре һәм йөзләре турында хатирәләрне онытмаска кирәк: «Элекке Югославиядәге кораллы низагта беренчеләрдән булып үтерелгәннәрнең исемнәрен һәркем ишетте. Әмма сугыш зурая барган саен ул исемнәр статистикага, коры саннарга гына калды. Мин Сребреницада үтерелгәннәрнең, инде үле кешеләрнең йөзләренә карадым да, күбесен миңа таныш кешеләргә охшаттым. Фотоларны җыйганда без корбаннар исемлегендәге бер генә юл белән билгеләнгән кешеләрнең шәхси йөзен булдырырга телибез. Бу фотоларның һәрберсе тарихны сөйли аладыр. Әгәр шулай икән, әле һаман да берничә мең сөйләнмәгән тарих кала дигән сүз, чөнки Сребреницада һәлак булган күп кенә кешеләрнең исеме билгесез булып кала».


Түбәндә - Сребреницадагы хәрби җинаятьләр корбаннарының фотолары
Өскә
Күрсәтергә кеше