"Төрекләр яхшы халык инде алар"
Быел беренче тапкыр уразаны чит илдә тотарга насыйп булды. Мин Венада - бер атналык эш сәфәрендә. Монда кояш иртәнге сәгать 5 тулганда чыга, кичке сәгать 9 тулганда бата. Ураза җиңел генә башланып китте. Ләкин икенче көнне төштән соң баш бик каты авыртты. Күрәсең, организм күнегеп килә. Беренче өч көн иң авыры диләр бит. Ел саен шуңа инанам. Ифтарга мин яши торган кунакханә төбендә генә урнашкан төрек кафесына хәләл гамбургер алырга дип кергән идем, хуҗасы ураза тотканымны белгәч, калырга үгетләде. Нәтиҗәдә берничә көн ит ашамаганнан соң, ниһаять, итле ризык тәтеде. Саллы гына ташлама да ясады. Төрекләр яхшы халык инде алар...
Рөстәм Галиев, Әлмәт
Әҗем мәчетендә намазны тиз тоталар, Әмәттә иркенләп утыралар: тәравих сәяхәтләре
Быел рамазан ае ничектер тизрәк килеп җиткәндәй тоелды. Минем өчен быелгы рамазанның яңалыгы – ул аның эш вакытына туры килүе. Моңа кадәр тоткан уразалар һәрчак ял вакытында уза иде. Шулай да, бик ардырмый. Әмма бераз салкын булуы сиздерә.
Беренче тәравихка дустым Нигина белән бардым. Нигина узган ел тәравихка көн дә Казандагы төрле мәчетләрдә йөреп, “Тәравих сәяхәтләре” исемле төркемдә һәр мәчет турында мәгълүмат бирә иде. Шуңа күрә ул кайсы мәчеттә тәравихның ничек укылуын, нинди халык йөрүен чамалый. Аның киңәше белән Әҗем мәчетенә киттек. Намазны тиз тоталар монда. Эш кешесе өчен бу мөһим, чөнки әле өйгә кайтып, сәхәрне ашыйсы, йокы туйдырып, иртән эшкә барасы да бар бит. Икенче көн Әмәт мәчетенә бардык. Биредә күпчелекне өлкәннәр тәшкил итә. Бәлки бу шулай ук намазның озак укылуы белән дә бәйледер... Менә шундый күзәтүләр.
Рамазан аенда Татарстан мөселманнар өчен уңай өлкә булуына тагын бер кат инанасың. Ифтар вакыты җитүен хәбәр итеп, “Тәртип фм”да азан әйтелә. Соңыннан дога укыйлар, Җәлил хәзрәт вәгазь сөйли, мөнәҗәтләр, дини эчтәлекле җырлар җырлана... Иртәнге якта да нәкъ шулай. Авыз ачу урынын да сайлау иреге бар: көн дә төрләндерәбез. Кыскасы, Аллага шөкер!
Эльза Нәбиуллина, Казан
Пакстанда кечкенә малай зур ифтар мәҗлесен әзерли
Рамазан - акча эшләү ае
Мөселманнар яшәгән илләрдә кибетләр бу айда кайбер тауарларга бәяне төшергән булып күбрәк сатып алучыны җәлеп итәргә тырыша. "Рамазан ае бәяләре" дигән тәкъдимнәр Британиядә, Франциядә һәм Германиядә күп. Катар һәм Согуд Гарәбстан кебек мөселман илләрендә машиналар һәм кыйбатлы әйберләрне дә ташлама белән саталар.
"Мин Коръән укыйм" флешмобы бара
Быел Рамазан аена багышлап, “Хозур” нәшрият йорты "Мин Коръән укыйм" дигән флешмоб оештыра. Чарада катнашу өчен Коръән сүрәләрен укуны видеога төшереп "ВКонтакте" яки Instagram социаль челтәрләрендә #хозурминкоръәнукыйм - #хузурячитаюкоран хештегы белән урнаштыру кирәк. Әлеге чара белән нәшрият йорты Рамазан аенда Коръән уку зарурлыгын искә төшерә. Флешмоб 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан мөфтиенең бу айга планнары
Төркиядә ифтар машиналары йөри
Авыру һәм өйләреннән чыга алмаган кешеләр өчен ифтарларга ризык китерелә. Моны район хакимиятләре оештыра.
Истанбулның Таксим мәйданында һәр кичне зур ифтар мәҗлесләре үтә
"Нишләдең төнлә?" - "Ашадым..."
Бүген эшкә килгәндә, "ни хәл?" дип сорыйлар. "Йокы килә", дим. "Нишләдең төнлә?" - "Ашадым..." Төн белән көн алыша, әлбәттә. Тик һавалар куандыра. Төп максат уразаны тиешле итеп башкару бит.
Кичә авыз ачарга дус кызым Зиләгә бардым. Элек бер мәктәптә эшләгән идек. Ул да качты, мин дә... Бигрәк уңган хуҗабикә үзе. Һәр нәрсәне җай белән, тәмләп эшли: чәнечке үз урынында, кашык – үзенекендә, дөге белән тавык зәвыкъле итеп бизәлгән, татлы махсус алтын “подложкага куелган”... Үземне ресторанда ашаган кебек хис иттем. Яхшы гына дәвам итә ураза.
Эльза Нәбиуллина, Казан