Ифтарлар синагога белән чиркәүләрдә дә уза
Рамазан аенда Британиядә “Зур ифтар” мәҗлесләре популярлык казана. Күмәк авыз ачулар илнең төрле почмакларында 2012 елдан бирле мөселманнар тарафыннан оештырыла. Кояш баюга әзерләнгән сый-хөрмәткә мөселманнар башка дин кешеләрен дә кунакка дәшә.
2012 елда ифтарлар парклар, ачык мәйданнар, мәктәпләр, хәтта синагогаларда уздырылаган. Быелгы рамазандагы ифтарлар Британиянең йөзләгән урыннарында оештырылачак. Мөселманнар өчен авыз ачу мәҗлесләре чиркәүдә дә булачак. Бу турыда “Зур ифтар” проекты координаторы Джули Сиддики хәбәр итә.
Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловски) шәһәрендә сигез ел барган мәхкәмәләрдән соң Дин Мөхәммәд исемле татар мәчете теркәлүгә иреште
Корпоратив авыз ачу
Рамазанда эштәге хезмәттәшләр белән дә авыз ачып була икән. Һәрхәлдә шундый тәҗрибә ясап карадык. Башта шуны әйтим әле: кайбер урыннарда ураза тотучыларга “скидка” ясала, ягъни җәй уртасында ураза тоту җиңел түгеллеген аңлаучы җитәкчеләр андыйларга эшкә бераз соңрак килергә мөмкинлек бирә. Без гадәтләнгән вакытка йөрибез.Әмма Рамазанның уңай яклары шунда: хезмәттәшләр азрак сөйләшә, уразада булган кешегә ихтирамлы караш, синең алдыңда гөрләшеп чәй эчүләр дә юкка чыга.
Кичә хезмәттәшләр белән бергә авыз ачтык. Үзенә күрә бер корпоратив. Анысы да төрле булырга тиеш. Гел Яңа ел яки 8 мартка җыелырга димәгән! Кайберәүләр өчен авыз ачу ят күренеш кебек. Басым ясалмады, теләгән кешеләр генә килде. Килүчеләр арасында ураза тотырга теләп тә, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булмаганнар, берничә тапкыр гына кереп караганнар бар иде. Кайберәүләр кичен ифтар була диеп махсус уразага керде. Күркәм күренеш. Бу гамәлләрны башкару-башкармау – һәр кешенең шәхси теләге. Ләкин әлеге гамәлгә сиздерми генә өндәү эшен шушындый чаралар башкара. Күрше эшләгәндә мин генә калмам бит инде, дигән психология белән яши торган безнең халык өчен бу бигрәк тә шулай.
Кичә күзәттем: ифтарда катнашучылар чарага җитди әзерләнгән. Гүзәл затлар гаурәтләрен капларга омтылган, ир-атлар түбәтәйләрен онытмаган. Үзенә күрә яңа имидж тудырганнар. Бер-берсенә аерым игътибар күрсәтеп: “Мин – өлкән абыстай”, “Син яшь – абыстай”, “Нәкъ татар бае булгансың”, Кыяфәтең хәзрәтнеке кебек!” дип кызыклап әйтешеп алдылар.
Җыелган урыныбыз да очраклы булмагандыр. Мәрҗани мәчетенең нәкъ артында, Кабан күле ярында урнашкан “Мәдинә” кафесы Иске татар бистәсенең элекке рухын саклап тора. Солянка ашадык – аны татарчалап “тозланма” дип атаучылар дә булды. Яңа традицияләр дәвам итсен. Җитәкчеләребез арасында шундый хәерле гамәлләргә өндәүчеләр күбрәк булсын иде.
Эльза Нәбиуллина, Казан
Күңелле уза Рамазан ае. Мәдинә шәһәрендә ифтар. Ураза кабул булсын!
"Корпоратив авыз ачу" язмасына "Казан татары" исемле укучыдан реакция
Казанда татарны урыска, башка халыкка әверелдерү юлы белән татарга геноцид аштан башлана. Солянкага реклама өчен, урыс ашына казантатарны күчерү өчен сабантуй, авыз ачу дини йола ашы буларак, татар җыры аша “Татарча СОЛЯНКА” дигән исемдә толерантлык, барыберлек рекламалап күңелгә сеңдерә идеологлар! Сак булыгыз рамазанда солянка ашаудан, тозлама дип татарча исем астында сатсалар да. Менә Казанда теләсә кайсы ашханәгә кер, ач казантатарга ни салалар, урыс ашлары солянка, шчи (щи), салат, гөмбә, хәтта Аксактимер уйлап чыгарган үзбәк таҗик милли ашы пылау. Казантатар кешесенә аш юк, ни өчен казантатарга толерантсызлык, хөрмәт итмәү, дискриминация хәтта туклану аша фсб политикасы бара. (дәвамын укыр өчен "фикерләр" төймәсенә басыгыз)
Шәмәрдәндә гаеткә балалар пиньята шартлатачак
Җәй җитте дисә без эссе Майамидан туган якларга кайтырга тырашабыз. Кызым Зифа белән Шәмәрдәнгә кайтканга ике атна булды. Соңгы елларда безнең кайту Рамазан аена, Гаеткә туры килә. Изге айны биредә уздыру аеруча күңелле! Әмма уртаклашасым килгән фикерләр башка. Әти-әни булганнан соң дини һәм милли тормышка башка призма аша карый башлыйсың. Бездә дә шулай булды. Баланың татар мохитендә үсүе, дини бәйрәмнәрне үзенеке дип кабул итсен өчен тырышлык куярга туры килә. Милли, ислам бәйрәм кичәләрен гаиләбездә, дуслар белән популярлаштырырга тырышабыз. Гаеткә йортыбызны байраклар, төрле төстәге утлар белән бизибез, тәмле ризыклар пешерәбез, кунак чакырабыз, бәйрәм атмосферасын тудырабыз.
Апаларым белән берничә елдан рәттән Шәмәрдән бистәсе балаларына Гает бәйрәмен оештырабыз. Аларның күңелендә бу бәйрәм күңелле, якты булып уелып калсын, дибез. Алайса бездә аны әби-бабайларның мәчеттә җыелышып намаз укый торган бер чара итеп кабул ителә. Балаларга никтер игътибар җитми кала. Өч ел элек үзебезнең йорт каршында урам балаларын чакырып бәйрәм оештырдык. Узган елны мәчетебез имамы – Дамир хәзрәт белән сөйләшеп мәчет ишегеалдында Гаетне каршы алдык. Аның активлыгына да сокланабыз! Имамны авылдашлар бик ярата.
Быел исә Шәмәрдәннең зур мәйданында уздырырга ниятлибез. Мәчеттә булса мәчет тирәсендәге бала-чага гына килә, ә ачык урында булса барысына да урын табылыр иде! Күңел генә киң булсын! Узган ел 100дән артык бала белән күңел ачтык. Быел исә 200дән дә ким булмас кебек. Әле шул мәшәкатьләр белән йөгерәбез. Балаларга күңелле булсын өчен без аларга хәләл хот-доглар әзерлибез, зур казанда пылау пешерәбез, чәй кайнатабыз. Тамак туйгач, уеннар китә! Балаларның күңеленә хуш килгән уеннарның берсе – пиньята шартлату. Эленеп куелган кәнфит тулы чүлмәкне чиратка басып сугалар, ул ватылгач, тирә-якка кәнфитләр сибелә! Аны мәш килеп җыялар! Һәрбер балага бәйрәм күчтәнәчен дә әзерлибез. Барысы да уйнаcын, күңел ачсын! Узган елларда барысы да күңелләре булып кайтып китте. Быел бәйрәмгә Гамил Нурны чакырырга телибез, әле килешү бара. Ул булган җирдә моңсу булмый. Ә сез балалар өчен гаетне ничек уздырасыз, дуслар?!
Мәдинә Әбсәләмова, Майами-Шәмәрдән
Мордовия мөселманнары ятимнәр өчен "Татлы Рамазан" оештыра