Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мәхәббәт" арт-объекты татарча да куелды


Любовь-Мәхәббәт һәйкәле
Любовь-Мәхәббәт һәйкәле

30 август көнне Казанның Горький паркындагы калкулыкта зур хәрефләр рәвешендә эшләнгән "Любовь-Мәхәббәт" һәйкәле ачылды. Бу башлангычны Мәскәүдә урнашкан "Һәр шәһәрдә мәхәббәт" дигән иҗади төркем күтәреп чыккан. Тәкъдим итүчеләр аны русча "Любовь" сүзе рәвешендә генә күз алдына китергән. Оештыручылар сүзләренчә, татарча да язуны җирле хакимиятләр таләп иткән.

Зур хәрефләр рәвешендә тимердән ясалган "Любовь" сүзе Казанга кадәр вакытлыча гына Мәскәүдә куелган булган. Ә Казанда ул, ВТБ банкы финанс ярдәме белән, мәңгегә куелды диелде.

Бу һәйкәлне кую һәм якын тирәсен төзекләндерү ничә сумга төшүе ачык итеп әйтелмәде. Һәйкәл урнаштыру да 5 көн эчендә генә башкарылды, дип сәхнәдән ычкындырды президент ярдәмчесе Наталья Фишман. Чараның башлануы да эшчеләрнең юлларны чыстартып бетерә алмавы аркасында тоткарланды.

Халыкны җәлеп итү өчен Мәскәүдән Русия халык артисты Владимир Машков чакырылган иде. Ул бар катнашучыларны бер-берсен яратырга чакырды һәм татарча "мәхәббәт" дип кабатлады. Бу сүздән тыш, ачылу тантанасында "Бик зур рәхмәт" дигән татарча сүзләр генә яңгырады, Татарстан дәүләт телен кулланырга башка сәбәп табылмады.

Чарада катнашкан ВТБ банкының күзәтү шурасы вәкиле Елена Попова сүзләренчә, "Любовь" сүзен Казанда кую башлангычы килеп чыккач, Татарстан җитәкчелеге аны татарча да кую таләбен куйган. "Сездә бу телдә күп кеше сөйләшә бит", диде ул.

Любовь сүзенең "О" хәрефе эченә кереп фотога төшер өчен махсус ясалган. Мәхәббәт сүзендә "Ә" хәрефе зуррак итеп ясалса да, андый мөмкинлек каралмаган.

Ачылу тантанасында балалар өчен оештырылган уеннарда да, кунакларга таратылган шартларда да, бизәлеш язуларда да, ике телдә дә "Любовь" һәм "Мәхәббәт" сүзләре икесе дә кулланылды.

Оештыручылар сүзләренчә бу һәйкәл Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү проектлары кысаларында башкарылмаган. Моңарчы Фишман җитәкчелегендәге төзекләндерелгән паркларда татар теленә урын юк, яки язулар хаталы дигән тәнкыйть яңгыраган иде.

XS
SM
MD
LG