Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге ике район прокурорын эшеннән алырга таләп итә


Татарстан прокуратурасы каршында пикет
Татарстан прокуратурасы каршында пикет

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Биектау районы һәм Казанның Совет районы прокурорларын эштән алуны таләп итеп, Татарстаннаың баш прокуоры Илдус Нәфыйковка хат җибәрде. Бу ике прокурор мәктәпләрдә татар теле укытылуын тикшерү белән милләтара низаг чыгара язды, ди хат авторлары.

Мөрәҗәгатьне бер төркем активистлар 30 октябрьдә керткән. Бу хакта Азатлыкка берлек җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин сөйләде. Хатта Татарстан прокуратурасының "кабул ителде" диелгән мөһере тора.

Активистлар Биектау прокуроры Минәкъдәс Шәрәповны һәм Казаның Совет районы прокуроры Модест Фатиховны вазифаларыннан алуны таләп итә. "Алар һәм аларның хезмәткәрләре мәктәпләргә барып үткәргән тикшерүләре, чыгарган карарлары нәтиҗәсендә тыныч кына яшәп ятучы республикабызда милләтара низаг чыга язды. Әгәр алар вазгыятьне аңламыйча, Татарстан Конституциясендә каралган дәүләт телләрен укытуга, татар халкының мәктәпләрдә үз телендә белем алу хокукына каршы чыгалар киән, без бу бәндәләрнең квалификациясенә шикләнәбез" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, "Азатлык" берлеге активисты Рәфыйк Кәримуллин прокуратура каршында ялгыз пикет та оештырды.

КФУ каршында ялгыз пикет
КФУ каршында ялгыз пикет

Активист Илдар Мостафаев КФУ бинасы янында студентлага "Туган телне" җырлап үткәргән флешмоб өчен басым ясауга каршы ялгыз пикет уздырды. "Без татаристика мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпованың гамәлләренә каршы. Мондый кеше үз вазифасында булырга тиеш түгел дип саныйбыз. Габдулла Тукай исемендәге татаристика мәктәбе җитәкчесе ничек инде "Туган тел"гә каршы булырга мөмкин," диде Азатлыкка Илдар Мостафаев. Пикет вакытында Йосыпованы яклаучылар да булган. Моннан тыш, бер урыс телле кеше килеп, "татар телен үзегезнең авылыгызда өйрәнегез", дип Мостафаев белән бик дорфа сөйләшеп киткән.

​Күптән түгел Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан "Туган тел"не җырлап, депутатларга "Әлифба" китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән студентларны аңлатмалар язарга мәҗбүр итүләре, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыюы билгеле булган иде.

Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров Азатлыкка Дәүләт шурасы янына чыгып "Туган тел"не җырлаган студентларга югары уку йортында бернинди дә басым юк дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG