Татарстан белән Башкортстан арасында берничә күпер бар, аларны "дөньяда иң озын күперләр" дип атарга була. Андый күпердән машинада ике сәгать чыгасы. Бу күперләр Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан, ә бу күрше республикаларда вакыт аермасы — ике сәгать. Безнең хәбәрчебез чик буенда урнашкан Октябрьски шәһәрендә булып, көн саен шул ике вакыт арасында сәяхәт итүче халыкның тормышын өйрәнде.

Яңа ел кичендә кайберәүләр Яңа елны башта үз өендә аннары әйтик очкыч белән берәр башка төбәккә очып андагы вакыт белән тагын бер тапкыр каршы алу турында хыяллана. Мондый икеләтә бәйрәмне дөньядагы “иң озын” күпердә оештырып була. Шундый күперләрнең берсе Татарстанның Уба авылы белән Башкортстанның Октябрьски шәһәре арасында урнашкан.


Татарстан белән Башкортстан чигендә яшәүче халыкка ике вакытны да күрсәткән сәгать йөртү уңайлы булыр иде. Октябрьски шәһәре кунакханәсендә моны бик җиңел хәл иткәннәр, диварга ике сәгать элгәннәр — берсендә дүрт тулса, икенчесендә алты тула.

Октябрьски шәһәре

Ике республика чигендә урнашкан бу шәһәрдә бер кыйсса сөйләргә яраталар. Янәсе Татарстан полициясе су буенда берәр мәет тапса, аны күршеләргә чыгарып куярга тырыша. ""Статистиканы бозмас өчен"" дип өсти җирле халык.

Шулай да, чик буендагы тормышның үзенчәлекләре бар. Татарстан ягында бу ныграк сизелә. Анда якын тирәдә зур шәһәрләр юк, шуңа җирле халык эшкә, базарга, күңел ачарга күрше республиканың Октябрьски шәһәренә йөри.

Октябрьскида 115 меңләп кеше яши. Беренче карашка гап-гади шәһәр. Шәһәрдә вьетнамнар күп, күрәсең, бу сәүдә кәсебе белән бәйле — ул җирле икътисадның төп юнәлеше булып тора.

Шәһәр үзәгендә, автовокзал янында "Ханой" исемле вьетнам ашханәсе бар, атна вьетнам пешекчесе чын милли ашлар пешерә. Кафе гел тулы — анда ни бары өч өстәл, җирле халык андагы шәрык ашларын ярата, хәтта гаиләләре белән киләләр.

Октябрьски халкы күрше Татарстанга бик йөрми — анда якында шул Баулы, Бөгелмә һәм Азнакай гына — алар барысы да Октябрьскиның үзеннән кечкенерәк.

Октябрьски халкы вакыт белән бәйле тагын бер үзенчәлек турында сөйләргә ярата. Башкортстан вакыты белән кичке уннан соң күрше Татарстан авылына аракыга барып киләргә була икән — анда әле кичке сигез генә.

Октябрьски читендә Богородице-Одигидриев чиркәве бар. Тирә ягында тәбәнәк йортлар булганга ул үзе биек булып күренә. Чиркәүнең ишегалдында иерей Константин Клепаков белән очрашабыз. Кыяфәте белән Гайсә пәйгамбәргә охшаган.

Без аннан сәгать аермасы булган бу төбәктә яшәүнең үзенчәлекләре турында сорашабыз. Ир кеше кыенсына, видеога төшермәвебезне үтенә.

Хәтергә бер генә нәрсә килә. Баулыдан безгә гыйбадәткә йөрүчеләр бар. Алар монда киләргә бик тели, ләкин якшәмбе иртәнге 8-9га килеп җитә алмыйлар, (Баулыда иртәнге 6-7 генә — ред.), бу вакытта автобуслар йөрми. Менә андыйлар безнең чиркәүдән өзелгән булып чыга, — дип сөйләде ул.

Ә менә Урыссуда (Татарстан ягындагы авыл — ред.) бассейн безнекеннән әйбәтрәк һәм арзанрак, – диде ул китешли ул безгә борылып. – Һәм ул безнең өчен "соң" ябыл — 17:15кә кадәр эшли, бездәгечә 19:15 дигән сүз.

Уба авылы

Татарстанның Баулы районы Уба авылы Башкортстан чигендә урнашкан. Анда автобуста йә күпер аша җәяү барып була.

Без автобуста барырга булдык — гади ПАЗ. Октябрьскидан чыгып бер минут баруга автобус юл буенда туктады.

— Уба, — диде йөртүче, безгә карап.

Безнең белән бергә автобустан бер җирле ханым да төште. Без аннан ни өчен Октябрьскига барганын сорадык.

— Сыер тотам, базарга сөт сатарга бардым, — диде ул. — Ярый әле сезне очраттым, Аллага шөкер! Безнең монда шундый хәлләр!

Ханым үзен Рәшидә Хәйруллина дип танытты. Авылда гаиләсе белән күп еллар яши, мал тота, сөт сатып дөнья күрә. Бер үк вакытта җирле түрәләр белән дә көрәшә икән — чөнки тегеләре тирә як мохитне кайгыртмый һәм авылның инфраструктурасын үстерми.

— Күрәсезме, бездә һаман автобус тукталышы юк, автобус безне ташлап кына китә, — дип сөйли Рәшидә ханым. — Авылда чүплекләр бар, юллар юк һәм беркайчан булмады да, ә якында гына федераль юл уза

Рәшидә ханым безгә авылдан ерак түгел нефть чокыры тапканын сөйләде. Ләкин аны беркем дә тыңларга һәм нәрсәдер эшләргә теләми икән.

— Анда балалар йөгереп йөри, сыерлар да шунда, алар анда төшәргә мөмкин, — дип сукрана Рәшидә ханым.

Соңрак ул бу урынны безгә дә күрсәтте. Idel.Реалии прокуратурага мөрәҗәгать иткәч мәсьәлә хәл ителде.

Без Рәшидә ханымны кечкенә экскурсия үткәрергә һәм күрше Октябрьски халкы белән ничек аралашып яшәүләре турында сөйләвен үтендек.

— Без ике төрле вакыт белән яшибез. Баулыга барасы булса, татар вакыты белән, Октябрьскига булса — башкорт вакыты белән. Өйдә башкорт вакыты — алай җайлырак.

— Димәк, cез үзегезне Башкортстанга кертәсезме?

— Казаннан барыбер бер ярдәм дә юк. Берәр нәрсә кирәк булса, Октябрьскига барабыз.

— Ә нигә сөтегезне Баулыга алып барып сатмыйсыз?

— Баулыда сөт заводы бар, анда да алып барып булыр иде, ләкин бәяләре түбән диләр. Үзең базарга алып барып сатсаң әйбәтрәк. Без Октябрьски белән тыгыз яшибез, якын бит.


Рәшидә ханым сүзләренчә Уба халкының күбесе эшкә Октябрьскига йөри, шуңа күрә, хастаханәгә барырга йә документлар ясатырга кирәк булса, проблем юк — эшләре ике сәгать иртәрәк бетә.

— Аның урынына балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән проблем бар. Әти-әниләр башкорт вакыты белән яши, балаларын бакчага йә мәктәпкә татар вакыты белән илтергә кирәк, — ди Рәшидә ханым. — Безнең монда барысы бергә буталган — Татарстан да, Башкортстан да.

Татарстан белән Башкортстан чигендә Агыйдел, Сөн, Ык елгалары ага. Ике арада, ике вакыт арасында сәяхәт итеп була торган шундый берничә "дөньяда иң озын" күпер бар.

Текст: Регина Хисамова. Фото: Сергей Потеряев.