1 декабрь Минскида татарларның хәзерге Беларус җирләренә килеп урнашуына 620 ел тулуны билгеләп үттеләр. Азатлыкның беларус бүлеге хәбәрчеләре беларус татарларының башкаласы саналган Өе (Ивье) шәһәрендә булып кайтты.
Гарәп телен яшерен өйрәндек
Атнакич иртәсендә Өенең Совет урамында халык җыелды. Сәгать уннар тирәсендә берничә дистә кеше бәйрәм сые салынган кәрзиннәр тотып гыйбадәт йортына юл алды. Татарларның мәчеткә барганын белмәүчеләргә бу пасханы хәтерләтер иде.
Әмма аерма бар, мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итте. Алар кулларын йөрәкләренә куеп бер-берсен "Әссәламү галәйкүм" дип сәламләде. Кәрзиннәрендәге күчтәнәчләр – конфет, печенье һәм җиләк-җимешләрне бер-берсе белән бүлеште.
Кайчандыр сигез мең кеше яшәгән Өедә бүген 500ләп татар-мөселман бар. Бу илдәге иң зур татар мәхәлләсе. Алар монда Витаутас чакыруы белән килгән, хәзерге халыкара нормалар нигезендә инде асаба халык булып саналалар. БМО бер урында 500 елдан артык яшәгән халыкны асаба саный.
Алты гасыр эчендә татарлар үз телләрен оныткан инде. Хәзер беларус теле алар өчен ана теле булып тора. Намаз вакытында гына гарәпчә укыйлар. Хәзер үзләренең иҗтимагый үзәкләрендә гарәпчә язарга да өйрәнәләр. Ә совет чорында алар гарәпчәгә качып-посып кына бер-берсеннән өйрәнгәннәр.
"Мин дә авылда гарәпчәгә башкалар кебек өйрәндем. Бик олы яшьтәге Алюнь бар иде, без аны Алюнец дип йөртә идек. Ул белемле иде. Әти-әниләр безне гарәп телен өйрәнергә дип аңа китерә иделәр", ди 85 яшьлек Сөләйман Мостафа улы Шабанович.
Мәктәптә поляклар һәм руслар белән дуслашырга кушылмый иде
"Мин сезгә хәзер барсын да сөйлим", дип Айшә Мостафа кызы Шабанович безне үз өенә чакырды.
Айшә ханым мәчет янында тора. Мондагы күп татарларныкы кебек, аның фаимилиясе дә Шабанович. Әмма Шабановичларның күпчлеге бер-берсенә туган түгел. Татарлар гадәттә балаларын үз милләтеннән булганнарга гына бирергә тырышкан. Гаиләдә элек 9-10 бала булган. Шуңа күрә монда бер фамилиядәгеләр бик күп. Бутамас өчен һәрвакыт әтиләренең исемен дә кушып әйтәләр.
Айшә ханымга 82 яшь. Ул Муравшчинада туып үскән. Аның сигез ир һәм кыз туганы була. Ишле гаилә җирле татарда табигый күренеш.
Ул поляк мәктәбенә укырга керергә өлгерми, чөнки 1939 елда көнбатыштагы Ивье БССРга кушыла. Совет мәктәбендә дүрт сыйныф кына тәмамлый. Әнисе авырып китә, хуҗалык эшләрендә булышырга туры килә.
Мәктәп елларыннан ул агач үкчәле кызлар кия торган "абияники" дип аталган түфлине генә хәтерли. Аны бик кадерләп кенә мәктәпкә кия торган булган.
Айшә әти-әниләренең мәктәптә рус һәм поляк балалары белән дуслашмаска кушуларын да онытмый. Татарлар әле дә калада яшәүчеләрне милләткә карап түгел, ә дингә карап аера. Руслар – православлар, ә поляклар – католиклар. Татарлар христианнарга ихтирам белән караса да, аерым яшәргә тырышкан. Балаларын татарга гына кияүгә биргән йә өйләндергән.
Өедә чыгышы белән күршедәге Новогрудок һәм Ашмена шәһәрләреннән булган татарлар да яши. Араларында литва татарлары да бар. Алар гаилә корганнан соң монда күченгән. Беларус ССР һәм Литва ССР чорында аралашып торганнар.
Айшә ханым үзе дә Вильнюста еш булган. Бу шәһәргә сәфрәләренең иң истә калганы дип ул корбанлыкка үгез алырга барганын искә ала.
"Корбан чалгач (беларус татарлары корбанны "афяра" дип әйтә), әгәр сез күрсәгез иде, нинди уңыш булганын. Корбан чалганнарның барсының да уңышы күп була иде”, дип искә ала Айшә Шабанович.
Татарларның күп төрле ышанулары бар. Әйтик, һәркем дә үзе белән Коръән сүрәләре язылган "хамаил" – кечкенә куен дәфтәре йөртергә тиеш. Анда авыру һәм башка бәхетсезлекләргә каршы догалар язылган. Айшә ханым кебек күпләр "хамаил"не үзе белән йөртә.
Кечкенә Айшәгә, кыз булганга, гарәп хәрефләрен беркем дә өйрәтмәгән. Әти-әнисе абыйсына сабак биргәндә карап торып үзе өйрәнгән.
Айшә ханым догаларны яттан белсә дә, 50 метр гына ераклыкта булган мәчеткә йөри алмый, аяклары нык сызлый.
"Атлаган саен ыңгырашуның нигә кирәге бар?" ди Айшә ханым.
Совет чорында Ивье татар шәһәренә әйләнә
XX гасырның икенче яртысына кадәр Ивье Беларусның мөселман башкаласы дип аталмый әле, чөнки калада мөселманнар булмый диярлек. Ул вакытларда барлык татарлар да күршедәге Муравшчина авылында яши. Ивье зурая һәм әлеге авылны да үз эченә ала. Элекке авыл Совет урамына сыеп беткән дип әйтергә була һәм анда күпчелеге татарлар көн күрә.
Татарлар илнең башка шәһәрләрендә дә яши. Новогрудок, Ашмена, Слоним, Смиловичи, Клецкта – барсында да татар бистәләре була. Әмма хәзер Өедәге кебек бергәләп көн күрү беркайда да сакланмаган.
Өенең татар җәмгыятен мәчет кенә саклап калган дип әйтәләр. БССР вакытында монда татарларны бергә җыйган илдә бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе эшләп килә. Имам һәр җомга һәм мөселман бәйрәмнәрендә намазлар үткәргән. Кайберәүләр мәчеткә башка шәһәрләрдән дә килеп йөргән. XX гасыр ахырына Өе илнең мөселман һәм татар башкаласына әйләнә.
2012 елда Өедә ислам, яхүд, католик һәм православ диннәренә уртак һәйкәл куела. Әлеге калада төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә хөрмәт белән яшәгәнгә, Өене беларус Иерусалимы дип тә атыйлар.
"Сәясәтчеләр авырткан җиргә басканга кадәр, гади кешеләр тыныч кына, диннәргә дә игътибар итмичә яши. Бездә һәркемнең дә теге йә бу диннән дуслары бар", ди Өенең татар җәмгыяте рәисе Иван Шабанович.
Мәчетебез ябылмады, чөнки аның турында белмәделәр
XX гасыр башында Беларуста 40 мәчет һәм гыйбадәтханә була, аларның барсы да ябыла, бары тик Ивьеда гына мәчет эшләвен туктатмый. 1882 елда төзелгәннән бирле ул бервакытта да, сугышлар чорында да, Совет берлегендә дин эзәрлекләнгәндә дә ябылмаган.
Айшә Шабанович Өедә мәчет барлыгын белмәделәр, шуңа аны япмадылар ди. Бу агач мәчет артык биек түгел һәм каланың шәхси йортлардан гына торган бистәсендә артык күзгә ташланмый.
"Безгә тезләрегез кырылса кырылсын, тезләнегез дә дога кылыгыз, диләр иде. Без намаз укыганда тезләнәбез бит", ди Айшә ханым.
Әлеге мәчетне XIX гасыр ахырында мондагы җирләргә хуҗа булган Эльвира Замойская төзеткән. Җирен дә бүлеп биргән, агачын да китерткән. Татарлар һәр намаз алдыннан аның исеменә дога кыла. Һәм дә Витаутас исеменә, татарларны Бөек Литва кнәзлегенә нәкъ менә ул чакырган.
Намаз алдыннан мәчетне төзеткән һәм ярдәм иткәннәр рухына дога кылалар.
"Ә элекке заманнарда кенәзләрнең кайсынадыр дога кылганнар, әмма аның исемен татарлар үзләренчә әйтә иде", дип искә ала Иван Шабанович.
Ивье тирәләрендә татарлар элек-электән яшәгән. Мәчетле булганга кадәр алар намазга яраклаштырылган урыннарда гыйбадәт кылган.
Ивьеда күптән булмаганнар мәчетне хәзер танымаска да мөмкин. 2014 елда аны яшел төскә буйыйлар. Аннан татар җәмәгатьчелеге ремонтка акча җыя. Хәзер мәчет агач бруслар белән сипләнгән, эче дә тәртипкә китерелгән.
Җомга намазларына берничә дистә кеше җыела, ә дини бәйрәмнәрдә монда халык мәчеткә сыймый.
Ксендз парник төзү турында имам белән киңәшә
Ивьедагы татар өйләре зур парниклары белән аерылып тора. Элек-электән татарлар бакчачылыкны үз иткән. Совет берлеге вакытында да күпләр бакчаларында гына эшләп, яшелчәсен үстереп көн күргән. Балалар әти-әниләренә ярдәм итәргә тиеш булган, кайберләре мәктәпкә бармаган. Сөләйман Шабановичның 7 сыйныф белеме бар, ләкин 7нче сыйныфны ул 17 яшендә генә тәмамлаган.
"Бакчада эшләдек, җирдә. Эшкә алай күп йөрмәдек, шуңа грамотабыз да юк", ди ул
Сөләйман Мостафа улы элек яшелчәләрне ачык туфракта үстерә идек, дип сөйли. Соңыннан парниклар ясый башлаганнар. Түтәллләрне полиэтилен белән ябуны поляклардан өйрәнгәннәр. Хәзер өч метр тирәсе биеклектәге парниклар Муравшчинада һәркемнең диярлек бакчасыннан калкып тора.
Февральдә үк парникка редис чәчелә. Апрель-майда аның уңышын җыеп алганнан соң, шунда ук помидор утырталар. Өе шулай ук чәчәк үсентеләре белән танылган – биредә алар илдә иң арзаннары.
Җирле беларуслар татарлардан яшелчәләрнең төрле сортларын үстерү серләренә өйрәнә. Җирле костел башлыгы ксендз (католик рухание - ред.) Ян парник кору турында имам белән киңәшләшкән, дип тә сөйлиләр.
Соңгы елларда монда помидор шаукымы башланган. Ивье помидорлары Минскига язын иң беренчеләрдән булып килеп ирешә. Хәтта шәһәр хакимиятләре помидорны кала символы итмәкче була. Быел Ивьеда беренче тапкыр помидор көне уздырганнар. Татарлардан киткән бу бәйрәмне һәр елны оештырырга җыеналар.
"Без бирегә хәрбиләр булып килдек. Бу җирне якладык, тергездек. Төп халыкка әйләндек. Ә хәзер бездән беларуслар өйрәнә", ди Сөләйман Шабанович.
Татарлар йортларында да дини почмак бар
"Колядаларны ничек кенә бәйрәм итәбез әле! Һәм поляк, һәм урыс бәйрәмнәрен дә. Чөнки поляклар безгә җир бирде һәм мәчет төзеде. Урысныкыларын да бәйрәм итәбез. Бәйрәм итми кара, елың уңышсыз була", ди Айшә ханым.
Алты гасыр беларус җирләрендә яшү дәверендә җирле мөселманнар биредәге гореф-гадәтләрне өйрәнгән. Алар католик һәм православ гадәтләрен белеп кенә калмаган, кайбер әйберләрне христианлыктан үзләренә дә алган.
Әйтик, мөселманнарның йортларында "покуць" (почмак) бар. Анда иконалар урынына Коръән аяте язылган шамаил эленеп тора. Ә гарәпчә "сәдака" сүзе урынына "афяра" дигән сүзне кулланалар.
Шәһәрнең милли музеенда сөйләүләренчә, татарлар беларусларның онытылган гореф-гадәтләрен дә саклаган. Мәсәлән, туй вакытында татар яшьләре сөлге өстенә түгел, ә уңыш билгесе булган толыпка баса. Ә кәләшне туйда кисмәккә утырталар.
"Ипи ничек кабара, шулай баланың киләчәге барлыкка килә", дип аңлата Ивье музеенда эшләүче Мария Вацлавовна әлеге күренешне. "Беларуслар әлеге гадәтне оныткан, ә татарлар үзләренә алган һәм саклаган", ди ул.
Христиан диненең йогынтысын борынгы зиратларда да күрергә була. Христианнар һәм мөселманнар әле дә булса үлүчеләрне аерым зиратларга күмәләр. Гадәттә мөселманнар каберләргә чәчәк куймаган, хәзер күпчелек каберләрдә пластик чәчәк бәйләмнәре күрергә мөмкин.
Бер-береңнең гореф-гадәтләрен белмәү монда мөмкин түгел, чөнки католиклар, православлар һәм мөселманнар күрше урамнарда яшиләр. Соңгы вакытларда Ивьеда төрле конфессия кешеләре арасында гаилә коручылар да арта һәм католиклар мәчеткә, мөселманнар костелга йөри башлый. Моңа биредә ачуланмыйлар, киресенчә, ксендз һәм атакай мәчеткә мөселманнарның зур бәйрәмнәренә килә, ә имам христианнар бәйрәмнәрендә катнаша.
"Без биредә үзебез генә яшәмәдек. Бер гаилә кебек яшибез", ди Иван Шабанович.