Facebook-тан бер фикер:
Дагыстан, 380 номерлы сайлау бүлгәсе. Видеода җирле вакыт белән 12:40та ачыктан ачык сайлау тартмасына күпләп сайлау кәгазьләрен кертү күренә.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе: Мәскәү вакыты белән 17:08гә сайлаучыларның 51,9%-ы тавыш биргән.
Иң актив төбәкләр (15:00га мәгълүмат) – Чуашстан (71,76%), Ямал-Ненец автоном төбәге (69,93%), Чечня (68,56%).
Казанда "Мин тавыш бирдем" дигән концерт-тамаша башланды.
Сайлау көнендә сайлау урыннары ярминкәгә әйләнде, күп урында очсыз бәягә тауар саталар. Азатлык сайлау урынында һәм очсыз саналган "Магнит" кибетендә бәяләрне чагыштырды.
ТАТАРСТАНДА да хәрәмләшүләр әз түгел. Төрле фиркаләр, штаб вәкилләре күпсанлы канун бозулар яки сәер хәлләр турында хәбәр итә. Менә аларның кайберләре:
- Саулау кәгазьләрен күпләп тартмага ыргыту. Мисал өчен, видеокүзәтүчеләр хәбәр иткәнчә, Бөгелмәнең 1111нче сайлау бүлгесендә көн дәвамында кайбер сайлаучылар берничә сайлау кәгазен ыргыткан.
- Кешеләрне эш һәм уку урыннарыннан тавыш бирергә мәҗбүр итү. Мисал өчен, "Голос" күзәтүчесе сүзләренчә, "Позис" җитәкчесе хезмәткәрләрен тавыш бирергә мәҗбүр итә, ширкәтнең кайбер хезмәткәрләре шалтыратып, башкаларның тавыш бирү-бирмәүләрен контрольдә тота.
- Сайлау бүлгеләрендә чит кешеләр булу. Мисал өчен, Казанның 331нче бүлгесендә бюллетеньлы сейф бүлмәсендә чит кешеләр бар дип хәбәр итә Грудинин штабы. Күзәтүчеләрне ул бүлмәгә кертмиләр.
- Кайбер күзәтүчеләрне сайлау бүлгеләренә кертмиләр яки чыгаралар. Казанның 351нче бүлгәсенә Явлинскийның ышанычлы кешесе Борис Фанюкны таныклыгына карамастан кертмиләр.
Грудинин штабының Татарстан бүлеге матбугат үткәргән очрашуында аның вәкиле Артем Прокофьев төрле дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренә барлыгы 133 шикаять җибәрүләрен белдерде. "Бу сайлауда телдән әйтелгән шикаятьләргә бөтенләй игътибар бирмиләр", ди ул.
Үзәк сайлау комиссиясе: 18:30га сайлаучыларның 57,74% тавыш бирде.
Татарстанда тавыш бирү бүлгеләре 20:00да ябыла. Русиядә иң соңгы булып Калилинград сайлау бүлгеләре (Казан вакыты белән 21:00да) ябыла. Шуннан соң беренче экзит-полл нәтиҗәләрен бастырырга мөмкин булачак.