Президент Владимир Путин фәрманы белән Мәскәүнең наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Юрий Девяткин һәм Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Пучков вазифаларыннан алынды.
Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Иван Голуновка карата ачылган җинаять эше туктатылганнан соң Девяткин белән Пучковны эшләреннән алуны сораячакмын дигән иде.
Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды. 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев журналистның гаебе дәлилләнмәде дип белдерде.