Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте халык кимүе соңгы 14 елда иң зур күрсәткечкә җитәр дип көтә


2020 елгы пандемия йогынтысы аркасында Русия халкы быел 158 мең кешегә кимиячәк. 

2020 елда Русиядә халык саны 158 мең кешегә кимергә мөмкин. Бу сан Русия хөкүмәтенең 2024 елга һәм 2030 елга кадәр илкүләм үсеш максатларына ирешү бердәм планы өлгесендә китерелә. Халыкның шулай күпләп кимүе соңгы тапкыр 2006 елда булган, ул елны халык саны 374 мең кешегә кимегән. Хөкүмәт планы өлгесе белән РБК танышкан.

Рәсми саннарга ярашлы, 2020 елда Русиядә халык саны узган елдагыга караганда биш тапкыр тизрәк кимиячәк. Гыйнвар-июнь айларында пандемия фонында үлемнәр 3,1 процентка арткан, ә балалар туу узган елның шул ук айлары белән чагыштырганда 5,4 процентка кимрәк булган. COVID-19 пандемиясеннән соң Русиядә халык саны бары 2022 елда гына арта башлаячак дип фаразлый социологлар.

2016 елдан бирле халыкның табигый кимүе күзәтелә һәм ул елдан-ел тизәя бара. Моның төп сәбәбе – бала табулар кимү. Русиянең 80 төбәгендә халык санының табигый кимүе бара, чит илләрдән күчеп килүчеләр бу табигый кимүне каплый алмый. Бала тууларны арттыру өчен ниндидер чаралар кулланылса да, аларның мөмкинлеге чикләнгән, чөнки Русиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кими.

Моннан тыш, хөкүмәт Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе үсәчәк дип фаразлый. 2020 елда яшәү минимумыннан да ким керем алучы кешеләр саны 13,3 процентка кадәр артачак (2019 елда ул 12,3 процент булган). Шул ук вакытта илкүләм үсеш максатларының берсе – хәерчелекне ике тапкыр киметү: хөкүмәт планына ярашлы, 2030 елга ул 6,5 процентка гына калырга тиеш.

2014-2017 еллар дәвамында халыкның реаль керемнәре кимегән, ә 2018 елда 0,1 процентка арткан диелә Росстат саннарында.

Элегрәк Сбербанк чыгарган мәгълүматка караганда, 2020 елда русияләрнең яртысының хезмәт хакы кимегән, 2,5 проценты гомумән керемсез калган. НАФИ уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, русияләрнең 45 процентының коронавирус пандемиясе башланганда саклыкка җыйган акчалары булмаган. Сораштырылган кешеләрнең өчтән бере акчасы булса да, изоляция чорында аның җитмәвен әйткән. Респондентларның 46 проценты финанс кыенлыклар белән очрашкан.

XS
SM
MD
LG