Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 вирусы 139 укучыда табылган


Республикада көзге каникуллар иртәрәк башлана. Өйдән укуга күчү кертелми.

Башкортстанда 139 мәктәп укучысына коронавирус диагнозы куелган. Бу турыда парламент тыңлауларында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте. 15 сентябрьгә алынган мәгълүматка ярашлы, яңа төр коронавирус республика мәктәпләрендә 67 укытучыда расланган иде. 323 укучы дистанцион укуга күчерелде. Башкортстан мәктәпләрендә барлыгы 490 мең бала укый, шулай булгач, бу сан куркыныч түгел диде Хаҗин.

Шул ук вакытта кискен респиратор-вируслы авырулар диагнозы белән дүрт меңнән артык бала карантинга күчерелде диде министр. Узган атнада биш мең бала карантинда булган, хәзер андыйлар саны кими диде ул. “Вазгыятьне контрольдә тотабыз, киләсе ике айда дистанцион укуга күчәргә җыенмыйбыз” дип белдерде Хаҗин.

Башкортстан мәгариф министрлыгы карары белән мәктәпләрдә көзге каникуллар 26 октябрьдә башлана һәм 10 көн дәвам итәчәк.

Узган тәүлектә республикада 42 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән, эпидемия дәвамында вирус барлыгы 8790 кешегә йоккан дипхәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында. Хәзер 211 кеше авыруның актив фазасында диелә. Коронавирустан барлыгы 41 кеше үлгән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәдән читтә башланган пневмония очраклары статистикасын да аерым күрсәтеп бара. 28-29 сентябрь тәүлегендә пневмониянең 146 яңа очрагы теркәлгән диелә.

XS
SM
MD
LG