Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Путиннан нефть чыгаруга салымнарны киметүне сораган


Путинга мөрәҗәгатьне үзле нефть чыгаручы һәм искергән ятмалардан нефть суыртучы ике төбәк  - Татарстан республикасы һәм Ханты-Манси автоном бүлгесе язган.

Татарстан һәм Ханты-Манси автоном бүлгесендә нефть чыгаручы ширкәтләр ("Татнефь" һәм "Лукойл") салымнарны киметүне үтенеп, Путинга мөрәҗәгать иткән. Әлеге ширкәтләр үзле нефть суыртучыларга һәм нефте суыртылып беткән ятмалардан кара алтын чыгаручыларга салым ташламаларын бетерүне дөрес түгел дип саный. Шулай ук өстәмә керем салымын да киредән карауны сорый. Әлеге чаралар күрелмәсә, берничә елдан гадәттә нефть биреп тора торган төбәкләрдә нефть чыгару тизлеге сизелерлек кимиячәк, дип аңлаткан мөрәҗәгать итүчеләр.

Авторлар мондый төр нефть ятмалары өчен аерым салым тәртибе булдырырга тәкъдим итә. Салым алганда бу ширкәтләрнең инфраструктура үсешенә керткән акчалары да исәпкә алынырга тиеш дип искәртә.

Әлеге тәкъдимнәр 18 февральдә Русия вице-премьеры Александр Новак катнашында киңәшмәдә каралачак диелә.

Коммерсант язганча, үзле нефть чыгару һәм эшкәртү проектларына Татарстанда 110 млрд сум чамасы акча тотылган, Ханты-Манси бүлгесендә исә нефте суыртылып беткән ятмаларны эшкәртүгә ел саен 200 млрд сум тотыла.

Мәскәүнең нефть чыгаручы ширкәтләргә салым ташламаларын бетерүе сентябрьдә билгеле булды. Бу канун нигезендә Татарстанның "Татнефть" ширкәте 40 миллиард сумга якын акча югалтачак диелде.

Декабрьдә Татарстан президенты нефть чыгаруга салымнар арттырылу дөрес түгел дип сөйләгән иде. "Бар яңа нефть табу урыннары һәм 50, 40, 30 ел дәвамында чыгарыла торган урыннар бар. Алардан салымны бер үк төрле җыю булырга тиеш түгел. Без федераль үзәк белән сөйләшәбез. Алар кабул иткән карарларны хупламыйбыз. Тарих аларның хаталануын күрсәтер" дигән иде Миңнеханов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG