Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе полиция газаплауларына дучар булган ике татарстанлыга 25 мең евро түләттерә 


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе эчендә
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе эчендә

Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия хакимиятләре Наилә Рахманова һәм Радик Пузырев файдасына 15 һәм 10 мең евро күләмендә рухи зыян компенсациясе түләргә тиеш.

19 октябрьдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстанда 2007-2008 елларда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган ике татарстанлының шикаятенә карата карарлар чыгарган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Агора хокук яклау төркеменең җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте.

Мәхкәмә Русия хакимиятләре Европа конвенциясенең Кеше хокуклары һәм төп ирекләрне яклау (кешелексез һәм абруй төшерүче мөнәсәбәтне тыю) турындагы 3нче маддәсен бозган дип тапкан.

Русия хакимиятләреннән Наилә Рахманова һәм Радик Пузырев файдасына 15 һәм 10 мең евро күләмендә рухи зыян компенсациясе түләттерәчәкләр. Ике очракта да зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен Казанның хокук яклаучылары тәкъдим иткән.

Наилә Рахманованың хокук яклаучыларга сөйләгән сүзләренә күрә, 2007 елның октябрендә милиция хезмәткәрләре аны машинага этеп керткән, кесә телефонын тартып алган һәм Яшел Үзән районының эчке эшләр идарәсенә алып киткән.

Кыз бер җинаять эшендә шаһит булып торган. Хокук саклаучылар аннан яңадан сорау алу турындагы үтенечен кире алуын һәм адвокаттан баш тартуын таләп иткән.

Рахманова милиционерларның берсе бөтерелгән журнал белән күзләренә сугуын, шуның аркасында уң күзендә көчле авырту башлануын сөйләгән. Шуннан соң милиционерларның берсе аның баш чүмеченә суккан, кызны аяклары өстә калырлык итеп әйләндерәчәген әйткән һәм башы белән идәнгә бәрергә вәгъдә иткән.

Табиблар Наилә Рахмановага "уң як күз алмасы контузиясе" һәм "баш мие селкенү" дигән диагнозлар куйган. Әмма тикшерүчеләр җинаять эше кузгатудан баш тарткан.


Икенче шикаятьтә каралган вакыйгалар 2008 елның маенда Тукай районында булган. Районның эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Рәмзил Сәләховка туган авылы Боерганда бер эшмәкәрнең агач эшкәртү базасында эшчеләр чүп яндырган һәм шуның белән, имеш, авыл халкын борчыган дигән хәбәр килеп ирешкән.

Милиция полковнигы төрле бүлекчәләрдәге ун хезмәткәре белән вакыйга булган урынга чыккан һәм ике эшчене кыйнаган. Беренчел тикшерү мәгълүматына күрә, шул ук көнне кич белән Сәләхов кабат базага кайткан һәм көч куллануын дәвам иткән.

Мәхкәмә милициянең элеккеге полковнигын көч кулланып вәкаләтләрен арттырып җибәрүдә гаепле дип тапкан һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Ярты елдан соң Сәләховны "үрнәк тәртибе өчен" бу җәза төреннән дә азат иткәннәр.

Зыян күргәннәрнең берсе – эшче Радик Пузырев рухи зыян өчен казнадан 5 мең сум күләмендә генә компенсация алган булган

Күптән түгел Европа мәхкәмәсе полициядән зыян күргән 17 русиялегә 500 мең евро түләү карары чыгарган иде. Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстаннан Радик Гыйлметдинов та бар. Ул Казанда җинаятьчел төркем оештыруда шикләнеп тоткарланганнан соң, полициянең җәзалавын шикаять иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG