Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спрос на татарский. 4 года проекту "Әйдә!Online"


В 2018 году, в День родного языка (21 февраля), появился проект "Әйдә!Online" на Радио Азатлык. Предшествовало этому сокращение количества уроков родного языка и родной литературы в школах Татарстана. За четыре года авторы создали сотни материалов, которыми каждый день пользуются изучающие татарский язык и педагоги. Некоторые из них поделились своим опытом и пожеланиями. Предлагаем вам отрывок из материала Радио Азатлык с переводом (тәрҗемә) и словариком (сүзлек).

"Әйдә! Online укытучы эшен нык җиңеләйтә (облегчает)"

Элвира Маркова, татар һәм инглиз телләре укытучысы, "Сәлам" дәреслеге (учебник) авторларының берсе. Элек Казанның дәүләт мәктәпләрендә (в государственных школах) эшләде, хәзер "Alima Academy" онлайн-мәктәбендә укыта, хосусый дәресләр (частные уроки) бирә.

— "Әйдә! Online" проекты белән мин инде күптәннән (давно) таныш, аны 3 ел дәвамында даими (регулярно) укытуда кулланам (использую). Аеруча онлайн укытуга күчкәч, аның файдасын (польза) күрдем. Материалларны мин еш кына (довольно часто) дәресләремдә кулланам. Укытучы өчен эш төрлелеге (разнообразие) мөһим, бу материалларда лексик берәмлекләр (лексические единицы), төрле темаларга әзер сүзлекчәләр, аудио-материаллар, видеолар, тестлар да бар. Яхшы әзерләнгән (хорошо подготовленные) дәресләр, укытучыларга аның белән эшләү рәхәт.

Теләк-тәкъдимнәргә (пожелания-предложения) килгәндә, бу минем генә фикер түгел, берничә кешедән дә ишеткән бар: төрле тупланмалар (разная справочная информация) күбрәк булсын иде. Татарча файдалы булган сайтлар, кызыклы китаплар, төрле-төрле контент җыелмалары (сборники) тәкъдим ителсә, күп кешегә файдалы булыр иде дип уйлыйм. Чит ил татарлары да моны еш сорый, аларда татар контентына кытлык (нехватка) бар, шундый җыелмалар аларга да ярдәм итәр иде дип уйлыйм, — дип сөйләде Азатлыкка укытучы Элвира Маркова.

  • хосусый - частный
  • дәүләт - государство, государственный
  • кытлык - нехватка
  • даими - регулярно(-ый, -ая), постоянно


"Көненә кимендә 5 минутымны татар теленә багышларга тырыштым"

Камил Сафин татар телен үзлектән (сам, своими силами) өйрәнә. Тумышы белән Уфадан, хәзерге вакытта ул Германиянең Мүнһен шәһәрендә яши.

— Телне интернетта өйрәнергә теләгәч, кызыклы материаллар күп булмаганын күрдем (увидел, что немного). "Әйдә!Online" проектында мин күнеккән (привычный) тел өйрәнү форматын таптым: структурага салынган дәресләр, сыйфатлы (качественное) аудио һәм видеоматериаллар, төрле темаларга багышланган мәкаләләр (статьи). Миңа ул чакта җитмәгән бердәнбер нәрсә (единственное, что не хватило) – боларны барысын да үземә генә үтәргә (пройти одному) мотивация җитмәде.

Шуннан соң мин "Әйдә!Online"-ның Youtube видеоларын күрдем, Instagram-ына язылдым һәм көн саен яңа видеолар һәм постлар күрә башладым. Шулай итеп көненә кимендә 5 минутымны татар теленә багышларга тырыштым. Бу миңа татар телен әйбәт итеп өйрәнергә (выучить хорошо) мөмкинлек бирде дип әйтә алмыйм (не могу сказать), ләкин гел шулай искә төшереп тору (напоминание) татар телен өйрәнүне ташламаска (не бросить) ярдәм итте.

  • үзлектән – своими силами
  • сыйфатлы – качественный
  • ташламаска – не забросить, не бросить

"Миңа калса, татар телен үстерүдә сез – иң уңышлы проект"

Лилиана Сафина, татар теле укытучысы, "Эхо Москвы" радиосында татар телен өйрәнү тапшыруын алып баручы, Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештыручы.

— Беренчедән, сезне 4 яшегез белән тәбриклим (поздравляю)! Балаларда да 4 яшь аерым яңа чорны (новый период) аңлата, ул яшьтә ул дөньяны башкача кабул итә башлый (начинает воспринимать). Алга таба сезгә яңа көчле адымнар (крепкие шаги) ясарга язсын (пусть будет суждено – пожелание)!

  • чор – отрезок времени, период
  • кабул итү – воспринимать
  • көчле – сильный
  • язсын, насыйп итсен – пусть будет суждено

Полную версию этого материала на татарском языке читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG