Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләр


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика парламентыннан бу хактагы канун өлгесен "бүген үк" кабул итүне сораган иде.

Башкортстан Корылтае депутатлары Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

30 мартта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Корылтайдан Украинадагы сугышта һәлак булган башкортстаннарның гаиләләренә ике миллион сум түләү турында канунны "бүген үк" кабул итүен сорады.

"Бүген мин һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары турында канун өлгесе кертәм. Сүз "махсус хәрби операция"дә һәлак булганнарның гаиләләрендәге һәр әгъзага тигез итеп, республика бюджетыннан ике миллион сум күләмендә, берьюлы түләнә торган акчалата ярдәм бирү турында бара. Сез бу чаралар белән килешерсез дип уйлыйм. Әлеге канун турында бүген фикер алышуыгызны һәм, килешкән очракта, аны бүген үк кабул итүегезне сорыйм. Батырлар һәм аларның гаиләләре турында кайгырту – безнең бурыч, һәм без аны үтәячәкбез", диде Хәбиров.

Башкортстан хакимиятләре республикадан 24 хәрбинең Украинадагы сугышта һәлак булуын раслады.

Татарстаннан да 21 хәрбинең Путин сугышында үлүен рәсми таныдылар. Азатлык Русия башлаган сугышта һәлак булганнарны аерым исемлеккә туплый.

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та сугышны хуплады.

Сугыш башыннан бирле Русия үзенең югалтулары турында ике мәртәбә генә сөйләде. 2 мартта Русия саклану министрлыгы 498 хәрби һәлак булды, 1597 кеше яраланды, дип хисап бирде. 25 мартта министрлык Украинадагы сугышта 1351 хәрби үлде, 3825 хәрби яраланды дип хәбәр итте.

Шулай да, сугыш дәвамында Русия гаскәренең югалтулары турында төрле бәяләмәләр булды. Украина кораллы көчләре баш штабы Русиянең 17,3 мең хәрбие һәлак булды диде. НАТО бәяләмәсенә күрә исә, сугыш барышында Русиянең 7 меңнән 15 меңгә кадәр хәрбие үлгән булырга мөмкин.

АКШ бәяләмәсенә күрә исә, Украинадагы сугышта Русия ун меңнән артык хәрбиен югалткан.

Сугыш шартларында ике якның да югалтуларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG