Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте фитыр һәм зәкәт нисабын киметкән, ләкин сәдака күләмен киметмәгән


Рамазан ае алды чоры белән чагыштырганда, фитыр нисабы күләме 31 процентка, зәкәт – 29 процентка төшкән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фитыр һәм зәкәт нисабы күләмен киметкән. Бу хакта мөфтиятнең сайтында хәбәр ителә. Нисабка карап мөселманнар түләргә тиешле сәдака һәм зәкәт суммасы билгеләнә.

15 апрелгә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 39 865 сум, зәкәт чыгару өчен нисаб күләме – 439 110 сум, дип әйтелә.

Рамазан ае алдыннан Диния нәзарәтенең казыйлар шурасы нисаб күләмен рекордлы дәрәҗәдә артуын белдергән иде. Фитыр нисабы 58 мең сум, зәкәт нисабы – 620 мең сумга җитте. Ягъни бер ел эчендә ул ике тапкырга үсте. Шуңа бәйле рәвештә мөселманнар түләргә тиешле фитыр сәдәкасының да күләме артканы әйтелгән иде.

Нисаб күләме кимесә дә, мөфтият фитыр сәдакасы һәм фидия суммасы үзгәрми диелә. Ягъни әлеге сәдака күләме Рамазан ае алдыннан көмеш һәм алтынга булган бәяләрдән чыгып сакланган.

Аерым алганда, былтыр фитыр сәдакасы 100 сум булса, быел ул 150 сумны тәшкил итә. Ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнгәнде. Узган ел ул 200 сум күләмендә булды.

"Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч", дип белдерә мөфтият.

Нисаб күләменең үзгәреп торуы Русия Үзәк банкындагы алтын һәм көмеш бәяләре уйнавы белән бәйле дип аңлаталар.

"Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле... Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк", диелә Диния нәзарәте сайтында.

Әйтергә кирәк, фитыр һәм зәкәт нисабы кимесә дә, ул узган елгы күрсәткечләрдән күбрәк санала.

Мөселман дөньясында Рамазан ае бара. Бу атнада Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады. Ураза гаете 2 майда билгеләп үтеләчәк. Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә. Татарстанда бу көннәр ял көне булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG