Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаепләү ягы журналист Иван Сафроновка 24 ел колония сорый


Иван Сафронов
Иван Сафронов

Карар 5 сентябрьдә чыгарылачак.

Дәүләткә хыянәттә гаепләнүче журналист Иван Сафроновка дәүләт гаепләве 24 ел колония сораган. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә. Җинаять эшен Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә, ябык тәртиптә карыйлар.

Аны НАТО илләре күзләве хезмәткәрләренә дәүләт сере булган мәгълүматларны тапшыруда гаеплиләр. "Коммерсантъ" һәм "Ведомости" басмаларының элекке хәбәрчесе, кулга алыныр алдыннан Роскосмос башлыгы киңәшчесе булып эшләгән Иван Сафронов гаебен танымый.

Сафровнов 2020 елның 7 июлендә кулга алынган иде, ике елдан артык "Лефортово" тикшерү изоляторында утыра.

Кичә "Проект" басмасы журналистка ачылган эшнең гаепләү йомгагын чыгарды. Документта әйтелгәнчә, янәсе ул Чехия журналисты Мартин Ларишка һәм Германия сәясәтчесе Дмитрий Воронинга яшерен белешмәләр тапшырган, үзләре моны кире какса да, бу кешеләрне ФСБ чит ил күзләүләре хезмәткәрләре дип саный.

"Проект" искәртүенчә, Лариш һәм Воронин чынлап та чит илләрнең махсус хезмәтләренә эшләгән булса да, Сафроновның моны белүе турындагы дәлилләр гаепләү йомгагында юк.

Тикшерүчеләр Сафроновка яшерен белешмәләр тапшырган бер генә түрәне дә тапмаган.

Гаепләү йомгагында яшерен дип аталган бөтен мәгълүматны да журналистлар ачык чыганаклардан таба алган. Сафронов үзе дә шулай ди. Ул мәхкәмәдән "Проект" текстын эш материалларына кушуны сораган, әмма аның бу үтенечен мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Мәгълүмат чараларында Иван Сафроновның Русия гаскәре, галәм һәм хәрби сәнәгате турында шау-шу тудырган язмалары чыккан иде. Тикшерүчеләр җинаять эзәрлекләве Сафроновның эше белән бәйле булуын кире кага, әмма алар аңа элегрәк журналист чыганакларын ачып бирергә һәм мәхкәмәгә кадәр килешү төзергә тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG