Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ят агентларга яңа чикләүләр кертмәкчеләр 


"Ят агентлар" турында канунга каршы пикет, архив фотосы
"Ят агентлар" турында канунга каршы пикет, архив фотосы

Әйтик "ят агент"ларга сайлау комиссияләрендә, референдум комиссияләрендә әгъза булу тыелачак. Шулай ук "ят агент"ларга дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамаячак. 

Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты республиканың яшьләр сәясәте, референдум һәм җирле референдум турындагы кануннарына төзәтмәләр, шулай ук Сайлау кодексына һәм Татарстанның муниципаль хезмәт кодексына үзгәрешләр әзерләгән. Ул 18 гыйнварда кертелгән һәм әлегә беренчел каралуда, дип яза "Бизнес Online".

Документка аңлатма язуында әйтелгәчә, былтыр декабрьдә "Чит ил йогынты астындагы затларның эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы" федераль канунның гамәлгә керүе сәбәпле, бу үзгәрешләр дә кертеләчәк.

Бу документка ярашлы, "ят агент"ларга сайлау комиссияләрендә, референдум комиссияләрендә әгъза булу тыелачак. "Ят агент" физик затларга исә Русиядә үткәрелә торган сайлауларда намзәтләрнең сайлау фондларына, референдум фондларына акча кертергә ярамаячак, элек бу тыю "ят агент" дип табылган юридик затларга гына кагыла иде.

Шулай ук төзәтмәләр гамәлгә керсә, "ят агент"ларга дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамаячак.

  • Былтыр октябрьдә Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр иде. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
  • Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG