АКШ президенты Джо Байден һәм Украина президенты Владимир Зеленскийның очрашуы рәсми хәбәр ителде. "Джозеф Байден, Киевка рәхим итегез! Сезнең килүегез – бөтен украиннарга бик мөһим теләктәшлек билгесе", дип язды Зеленский Телеграм каналында.
Украина матбугат чаралары Байден һәм Зеленскийның Михайлов соборына баруын, һәлак булган украиннар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салуын күрсәтте.
Ак йорт бу Байден сәфәре уңаеннан белдерү чыгарды. АКШ президенты Киевка Зеленский белән сөйләшүләр өчен килде, Украина АКШтан $500 млн ярдәм алачак диелә Ак йорт хәбәрендә. Бу хакта сишәмбе игълан итәчәкләр. Шулай ук Русиягә карата яңа санкцияләр да әзерләнә дип белдерелә.
Байденның Украинага килүе турында алдан хәбәр ителмәде. Украина һава киңлеге ябык, Көнбатыш лидерлары Киевка тимер юлдан килә. АКШ президентының Air Force One очкычы Европаның кайсы да булса шәһәренә төшүе турында да мәгълүматлар булмады. Байденның Украинага ничек килүенә ачыклык кертелмәде.
- Соңгы тапкыр АКШ президенты Украинага 2008 елда килгән иде. Бу кече Джордж Буш сәфәре булды. Джо Байден Барак Обама администрациясендә эшләгәндә Киевка берничә тапкыр килде. Русия һөҗүменнән соң АКШтан Украинага килгән беренче түрә дәүләт секретаре Энтони Блинкен булды. Ул әле Төркиядә.
- 24 февральдә Русиянең Украинага басып керүенә бер ел тула.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум