20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый. Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла.
"Idel.Реалии" 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Азатлык Радиосы аны татар телендә бирә.
"Республика читтән тыныч күренә иде"
Ул вакыйгаларның шаһитлары искә алуынча, 2004 ел дәвамында президент Мортаза Рәхимовның хакимият позицияләренә берни дә янамый кебек тоела. 2003 елгы җәнҗаллы сайлаулар вакытында Рәхимовны Кремльнең туры ярдәме генә тотып калганнан соң, режим сәяси яктан бераз ныгый. Оппозиция өлешчә таркатыла, өлешчә кулга ияләштерелә; оппозицияле рухта язучы матбугат акчадан өзелә.
Ә "Башинформ" республика агентлыгы, узган елга нәтиҗәләр ясаганда бары тик уңай вакыйгаларны гына телгә ала.
Март аенда Русия президентын сайлау уза, бу сайлауда Владимир Путин Башкортостанда 92 процентка якын тавыш яулый.
Апрельдә Башкортстанның дәүләт җыенында чыгыш ясаганда Мортаза Рәхимов "дәүләт белән җәмгыятьнең актив хезмәттәшлеге", "күбрәк мәгълүмати ачыклык, дәүләт органнары һәм халыкның даими диалогы" кирәклеге турында сөйли.
Чынлыкта исә, Уфадагы сәясәт белгечләренең берсе билгеләп үткәнчә, "республика тыштан гына тыныч кебек күренә иде".
– Мисал өчен, Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстанда эчке сәяси вазгыять беркайчан да тотрыклы булмады, – ди үз исемен күрсәтергә теләмгән эксперт. – Күрше республиканы, әлбәттә, 1990нчы елларда шулай ук бик селкетте, анда да элита эчендә көрәш барды, әмма ул унъеллык азагына Миңтимер Шәймиев үзенең оппонентлары белән хәлне тотрыкландырды, ә менә Мортаза Рәхимов – юк. Ул 1990нчы елларда ачыктан-ачык оппонентларын бастырды, шул исәптән 1998 елгы президент сайлауларында аңа каршылык белдергән оппозицияне дә, әмма элита эчендәге каршылыкларны бетерә алмады.
Рәхимовның позицияләренә иң көчле һөҗүмне 2003 елгы гаугалы президент сайлаулары ясады. Шуннан соң республиканың беренче президенты 1990нчы елларда урнаштырган авторитар режим инде үз хәленә кайта алмады. Әйтергә кирәк, ул сайлаулардан соң республика туктаусыз эчке чайкалу чорына керде, моны 2004, 2005 нче елгы хәлләр, һәм аннан соң Рәхимовның 2010 елдагы мәҗбүри отставкасына кадәрге вакыйгалар да күрсәтте.
Тыштан күренгән тынычлыкны Благовещенски вакыйгалары турындагы хәбәрләр шартлатты дияргә була.
2004 елның 10 декабрендә – Кеше хокукларын яклау көнендә – шәһәргә иртән иртүк республика ОМОНы килеп керде.
Рәсми версия әлеге "профилактик чара"ның сәбәбе итеп 2004 елның 8 декабрендә Благовещенскида кешеләр төркеменең милиция патруле белән бәрелешүен атый.
Матбугат мәгълүматлары хәбәр итүенчә һәм соңыннан хокук яклау тикшерүе күрсәтүенчә, кичен соң гына патруль өч җирле эшкуарны – Олег Катаевны, Виктор Героев һәм Ринат Ислановны туктата. Милиционерлар алардан документ күрсәтүне таләп итә.
Олег Катаевтан сорау алу беркетмәсеннән өзек:
"…. алар [Катаев, Героев и Исламовны] янына милиция хезмәткәрләре килеп эндәште һәм, үзләренең кем икәнен атамыйча, документлар күрсәтүне таләп итте. Катаев үз паспортын чыгарды һәм аны милиция хезмәткәрләренең берсенә бирде. Героевның документлары үзе белән түгел иде, һәм ул алып килсен дип хатынына шалтыратты. Исланов ерак түгел урнашкан офисына керергә тәкъдим итте. Милиция хезмәткәрләре офиска барудан баш тартты һәм шәхесне билгеләү өчен алар белән постка узарга кирәк, диде. Бу вакытта милиция УАЗигы килеп җитте, аннан тагын өч милиция хезмәткәре атылып чыкты, алар арасында Благовещенски шәһәре эчке эшләр бүлеге башлыгының бертуганының улы да бар иде. Милиция хезмәткәрләре ирләрне машинага алып бара башладылар. Тоткарланучылар: "Сез нишлисез?" – дип кычкырырга тотынды. Хезмәткәрләрнең берсе Героевның башына резин таяк белән сукты. Бу вакытта Катаевның хатыны якын иде, ул, милиционерларга машинага алып керергә ирек бирмичә, ирен кулыннан тотып алды. Милиция хезмәткәрләренең берсе Катаевның хатыны янына килде һәм аягы белән тезенә типте. Шуннан хатын карга егылды һәм кычкырып җибәрде. Катаев үз кулын милиция хезмәткәрләреннән тартып алды да хатыны янына килде. Хатыны елый иде. Милиция хезмәткәрләре Катаевны машинага таба сөйрәп алып китте. Бу вакытта башка милиция хезмәткәрләре Героевны резин таяк белән тукмады. Ислановның кулларын богауладылар. Үтеп баручылар йөгереп килә башлады, алар милициягә кыйнауларын туктасын дип кычкыра башлады..."
Шуннан соң Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы Благовещенски районында "профилактик чаралар" үткәрергә була. Благовещенскига килгән Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары генерал Анатолий Смирнов шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдән соң шәһәргә ОМОН чакыру турында карар кабул итә.
"Оператив хәлне тотрыклыландыру һәм оператив-профилактик чаралар комплексын уздыру максатларында" отряд җибәрү турындагы боерыкны Башкортстанның эчке эшләр министры Рафаил Диваев имзалый.
Бу документ нигезендә Благовещенскига милиция майоры Олег Соколов җитәкчелегендәге Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының 17 ОМОН хезмәткәре җибәрелә.
Соңрак "Дознание" тапшыруында хәбәр ителгәнчә, әлеге омончылар "Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан" була.
– 1992 елда без Свердлауга үзебезнекеләргә ярдәмгә бардык һәм ул вакытта үзебез белән резин күсәкләр генә алган идек, – дип сөйли тапшыруда йөзе күрсәтелмәгән һәм тавышы үзгәртелгән ир кеше, журналистлар аны "ОМОН хезмәткәре" дип тәкъдим итә. – Ә монда боерык тулы хәрби экипировка булырга тиешлеге турында килде – дубинкадан тыш пистолет, тулы сугышчан комплектлы Калашников автоматы, махсус әсбаплар, каскалар, брониклар алырга диелде. Чечняга ничек барсак, Благовещенскига да шулай бардык."
Благовещенскидагы "профилактик чара" өчен район эчке эшләр бүлегенең бөтен шәхси составы диярлек аякка бастырыла. Җинаять эше документларыннан күренгәнчә, "чараларда көн саен Благовещенски эчке эшләр бүлегенең туксанга якын хезмәткәре катнаша".
Чара белән шәһәрнең эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полковник Илдар Рамазанов һәм милиция башлыгы Олег Мирзин идарә итә. Барлык чараларга да Благовещенскига килгән Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары генерал-майор Анатолий Смирнов кураторлык итә.
Райондагы иске айныткыч бинасында Рамазанов кушуы буенча "фильтрацион пункт" төзелә.
"Балаларны кыйнаганнар, таптаганнар, газ белән агулаганнар"
Бу вакыйгалар турында беренче булып Благовещенскидагы мөхәррир Вероника Шахованың "Зеркало" газетасы язды. Вероника һәм аның хезмәттәшләре зыян күрүчеләрдән бик күп дәлилләр җыя һәм боларны "Шәһәрне тетрәткән өч көн" исеме астында мәкалә итеп бастыра. Зыян күрүчеләр Мәскәүгә мөрәҗәгатьләр җибәрә һәм алар "Эхо Москвы" радиосы эфирында укыла.
2004 елның 25 декабрендәге "Код доступа" тапшыруыннан:
Юлия Латынина: ... Кайбер хатларны алам.
Саша яза, 15 яшь. "Безне подвалга керткәч, үзебез күргән картинадан курыктык. Идәндә канлы чүпрәк ята, теш кыйпылчыклары һәм кыелган тешләр аунап ята иде".
Игорь Матросов: "Нәтиҗәдә, иртәнгә кадәр дивар янында басып тордым, күгәрекләр калдырмыйча, әмма бик сизелерлек итеп кыйнадылар".
Андрей, 20 яшь: "Йорт янындагы киосктан тәмәке сатып алырга чыккач ОМОН автобусына эләктем. Безне "кемдә мобил телефон эшләячәк – кисәтүсез сындырабыз" дип кисәтеп куйдылар.
Фәрвазов Рәфид яза: "Без фатирда дустыбызның туган көнен бәйрәм иткәндә ОМОН бәреп керде. Ирләрнең берсенә 6 яшьлек улы йөгереп килгән иде ОМОН хезмәткәре аны диварга бәрде".
Радик, 16 яшь: "ОМОН мыскыл итә иде: кешеләр белән тулган автобуска күз яше чыгара торган газ сиптерәләр иде". Икенче кеше болай дип яза: "Без дискотекада идек. Милициядә биш сәгать вакыт уздырдык, безне, тезләндереп, "мин милицияне яратам!" дип кычкырырга мәҗбүр иттеләр һәм шул ук вакытта артык кыймылдаган саен кыйнадылар".
Андрей, 30 яшь: "Без хатыным һәм бала белән урамда йөри идек. ОМОН хезмәткәрләре килеп чыкты. Берсе минем кулдан баланы тартып алды, икенчесе мине мылтык түтәсе белән кыйнады".
Миша, 17 яшь: "Мин компьютер-лендтан өйгә кайтып бара идем. Кинәт ОМОН килеп чыкты, милициягә илттеләр, мин анда булганда кызларның: "безне газапламагыз, кыйнамагыз", дип кычкырганын ишеттем... Тагын бер кабатлыйм, сүз ниндидер ике, өч, дүрт кешене кыйнау турында бармый. Шәһәрдәге кешеләрнең барысын да диярлек, җирле депутатларны да кертеп, кул астына эләккән теләсә кайсы кешене кыйнадылар.
Шура депутаты булган хатын-кызларның берсе ирен алып китүләрен яза: "Ирем шалтыратты, документлар һәм трубка китерүне сорады. Мин киттем, документлар китердем, милиция хезмәткәрләренең берсе, минем таныклыкка төкерәм диде, миңа ташланды, җиргә егып салды, капюшоннан тотып, җирдән сөйрәп алып китте. Мин ярдәмгә чакыра башладым, ярдәм итәргә теләгән иремне башка милиция хезмәткәрләре кыйнарга кереште. Соңыннан машинага төртеп кертешли мине кыйнаган милиционер типте, мин машина ишегенә очтым..."
– ОМОН аулады, алар битлекләрдә, дубинкалар, автоматлар белән коралланган иде, – дип сөйләде 2004 елның 27 декабрендә зыян күргән бер егетнең әнисе Людмила Лазарева. – Терлек куган кебек күсәкләр белән автобуска куып керткәннәр. Балалар сөйләвенчә, автобуста 50-60 кеше булгандыр, аларны алып барганда кыйнаганнар, таптаганнар, газ белән агулаганнар. Аларны Благовещенскида подвалда иртәнге дүрткә кадәр аяк очларына гына бастырып, кулларын баш артына куйдыртып дивар янында тотканнар. Түзми егылган кешеләрне кыйнаганнар, тезләндергәннәр, "Без үз милициябезне яратабыз, милиция безне саклый", дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр.
Хокук яклаучыларның тикшеренүе
Бары тик 2004 елның декабрь азагында, Русия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында зур гаугадан соң Башкортстан һәм Благовещенски прокуратурасы килеп чыккан хәлне тикшерү уңаеннан беренче чаралар күрде. Республика күзәтчелек хезмәте Русия Җинаять кодексының 286 маддәсенең 3 өлеше нигезендә ("Вазифадагы вәкаләтләрне арттыру") җинаять эше кузгатты.
Аннан да элегрәк әлеге эшкә Русия хокук яклаучылары кушыла.
Мәскәү, Казан, Түбән Новгородтан хокук яклаучыларның шактый зур төркеме җыелды
– Без бу вакыйгалар турында җирле хокук яклаучылардан белдек, – дип искә ала хокук яклау төркемендә катнашучыларның берсе. Ул аноним рәвештә сөйләшергә ризалашты. – Килеп чыккан хәлнең масштабын күреп, алар бу тикшерүне башкарып чыга алмаячакларын аңлады һәм 2005 елның гыйнвар башында без аларга ярдәмгә киттек. Берничә шәһәрдән – Мәскәү, Казан, Түбән Новгородтан хокук яклаучыларның шактый зур төркеме җыелды. Уфага килеп, кунакханәгә урнаштык һәм Благовещенскига киттек, эшкә тотындык.
Благовещенскига шулай ук танылган хокук яклаучылар Людмила Алексеева һәм Лев Пономарев та килә.
– Без анда бер атна чамасы булдык, – дип дәвам итә хокук яклаучы. Кыш иде, коточкыч салкын булды. Без ниндидер кафеда эшләдек, аның исемен мин инде хәтерләмим (Благовещенскидагы "Водолей" кафесы. – "Idel.Реалии"). Без анда мобиль техниканы урнаштырдык; ни булганын сөйләргә теләгән кешеләр килә башлады. Эш бик күп иде. Без тәүлек әйләнәсе зыян күрүчеләр белән сөйләштек, өйләр буйлап йөрдек. Мөгаен, 50-60 кешене сораштырганбыздыр.
Хокук яклаучыларның бәяләмәсендә "ачыкланганча, Благовещенски үзәк район хастаханәсеннән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрне теркәү журналы билгесез рәвештә югалган", диелә. "Әмма әти-әниләр (зыян күргән яшүсмерләрнең ата-аналары) алдан ук бу журналның фотокүчермәләрен ясаган булган", – дип билгеләп үтә җәмәгать эшлеклеләре. Аларның сүзләренә караганда, "бу документлар соңыннан хокук яклаучыларга фаҗиганең чын масштабларын ачыкларга, башка корбаннарның анкета мәгълүматларын тупларга һәм прокуратура органнарын аларны зыян күрүчеләр дип танырга мәҗбүр итәргә ярдәм итте".
Мортаза Рәхимов: "Матбугат милиционерларга каршылык күрсәтүчеләрдән каһарман ясый"
Хокук яклаучыларның белдерүләренә һәм Русия, шулай ук Башкортстан оппозицион массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмаларга Республика хакимияте чиктән тыш ачулы җавап бирде, баштарак профилактик чара барышында теләсә нинди хокук бозу очракларын тулаем рәвештә кире кагарга тырышты.
2004 елның 28 декабрендә, Русия матбугатында беренче язмалардан соң, республика прокуроры вазифаларын башкаручы Михаил Зелепукин, милициянең гамәлләрен аклап, Благовещенскида "хулиганлык саны соңгы берничә елда 30%ка, талаулар – 40% ка, талау һөҗүмнәре – 200% ка арткан, дип белдерде.
Республика Эчке эшләр министрлыгы шулай ук "Благовещенскида урам җинаятьчелеге үсеше 200% тәшкил итте", дип белдерде.
Шул ук вакытта хакимият хокук яклаучыларның әлеге вакыйганы тикшерүенә каршы тору өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышты.
"Асылда Башкортстан хакимияте Благовещенскины япты, – дип язган 2005 елның гыйнварында "Новая газета". – Безнең мәгълүматларга күрә, милициянең көчәйтелгән нарядлары Уфаның һава аланында һәм тимер юл вокзалында Мәскәүдән килүче барлык рейсларны каршы ала. Проводникларга кешеләрдән посылкалар алу катгый тыела, ә язма конвертлар ачыла. Каланың үзендә "ни сәбәпледер" халыкара элемтә тотмый, ә мобиль телефоннардан сөйләшүләр тыңлана (бу "Нокиа" аппаратларыннан файдаланучыларга яхшы күренә, - экранда ачык йозак пәйда була)".
Благовещенски халкы белән очрашу уздырганда, анда җылылыкны һәм утны сүндерделәр
– Җирле хакимият безгә төрлечә аяк чалырга тырышты, – дип сөйли хокук яклаучы. – Мәсәлән, җирле Мәдәният йортында Людмила Алексеева Благовещенски халкы белән очрашу уздырганда, анда җылылыкны һәм утны сүндерделәр. Ул чагында әллә шаяртып, әллә махсус, җирле хокук сакчыларына үзенең монда салкын тидерәчәген һәм Мәскәүгә чирле кеше булып кайтачагын әйтте, – ә аның кайту белән Путин белән очрашасы бар иде. Һәм әгәр Путин аңардан йөткерү сәбәбен сораса, кайда һәм нинди шартларда салкын тиюнең турысын әйтәчәкмен, диде. Һәм менә шуннан соң барлык каршылыклар юкка чыкты.
"Ул чакта эшләгән хокук яклаучыларны аеруча борчыган нәрсә – милиция хезмәткәрләре Благовещенски районы халкына янап, гаризаларын кире алуны таләп итә иде, - дип аерым атап узды ул вакытта хокук яклаучылар. – Нәтиҗәдә, күпләр чыннан да прокуратурага мөрәҗәгать итүдән баш тартты; алга таба аларның кайберләре хәтта, җирле милиция хезмәткәрләрен яклап, үз күрсәтмәләрен үзгәртте".
2005 елның 10 февралендә президент Мортаза Рәхимов, Башкортстан Дәүләт җыенының чираттан тыш утырышында чыгыш ясаганда, Благовещенски вакыйгаларын дөрес яктыртмаган берничә массакүләм мәгълүмат чарасын мәхкәмәгә бирергә тәкъдим итте.
– Мин үз вәкаләтләрен арттырган милиция хезмәткәрләре дә, милиционерларга кул күтәрүчеләр дә җәзага тартылырга тиеш дип саныйм. — дип белдерде Рәхимов. – Моңа өстәп, миңа матбугатның Благовещенскида булган хәлләрнең бер ягына гына артык игътибар юнәлтүе аңлашылмый – хокук саклау органнарының аерым хезмәткәрләре тарафыннан вазифаи вәкаләтләрне арттырып җибәрүгә игътибар көчле, ә мәсьәләнең икенче ягына – эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә карата көч куллануга бөтенләй игътибар ителми, юкса барысы да шуннан башланды. Бөтен дөньяда хокук саклаучылар билгеле бер иммунитетка ия, чөнки алар тәртип бозучылардан куркып торса, бернинди тәртип булмаячак. Ә бездә матбугат хакимият вәкилләренә – милиционерларга каршылык күрсәтүчеләрдән каһарман ясый.
Бераз вакыт узуга Башкортстан эчке эшләр министрлыгы һәм ОМОН мәхкәмәгә "Новая газета", "Зеркало" һәм "Отечество" басмалары өстеннән бер-бер артлы шикаять тапшыра башлады, ары таба милиция бу мәхкәмәләрне оттырды.
Хокук яклаучылар һәм матбугат башбаштаклыкның яңадан яңа фактларын бастыра башлагач, республика хакимияте йомшара төште. Әйтик, 16 мартта Башкортстан дәүләт җыены спикеры Константин Толкачев , "ОМОН куллану кирәк идеме икән – массакүләм тоткарлаулар оештырмыйча, конкрет гаеплеләрне эзләүне оештырырга кирәк иде", дип белдерде.
Шул ук вакытта Толкачев чараның кирәклеген ассызыклауны дәвам итте. Аның әйтүенчә, Благовещенски тарихи яктан криминаль яктан ышанычсыз шәһәр. "Анда әле советлар хакимияте вакытында ук өч махсус комендатура эшләде, бөтен Советлар Берлегеннән җинаятьчеләрне шунда җыйдылар, анда криминаль идеология баш булды, халык, криминаль структуралар аркасында, урамга чыгарга да курка иде", – диде ул вакытта Толмачев.
Хокук яклаучы: "Милиционерларга хөкем карары начар түгел иде, без мондый нәтиҗәгә дә өметләнмәдек"
2005 елның апрелендә республика прокуратурасы куәт хезмәткәрләренең кешеләргә карата көч куллану фактлары нигезендә ачылган җинаять эшен тәмамлады.
Күзәтү оешмасы сигез милиционерны, шул исәптән Благовещенски шәһәре милициясе башлыгы Илдар Рамазанов, Башкортстан эчке эшләр министрлыгының ОМОН оператив ротасы командиры Олег Соколов, Благовещенски районы эчке эшләр бүлегенең җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы Олег Мирзинны җинаять җаваплылыгына тартырга карар итте.
Әлеге эштә 341 кеше зыян күрүче дип танылды. Тикшерү барышында 198 кешенең "фильтрацион пункт"ка китергәндә ОМОН һәм милиция тарафыннан физик көч куллануга дучар ителүе ачыкланды. "Сак астында канунсыз тоткан вакытта кешеләргә карата бернинди кануни нигезсез административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә, моннан тыш, кешеләрне мәҗбүри дактилоскопиягә җәлеп итәләр һәм фотога төшерәләр", ди хокук яклаучылар.
Башкортстан ОМОН хезмәткәрләренә карата җинаять эше аерым карала, һәм ары таба җинаять кылучы затларны ачыклап булмауны сәбәп итеп, туктатыла.
Җинаять эшен карау 2005 елның ноябрендә Благовещенкси мәхкәмәсендә башлана һәм берничә ел дәвам итә. Хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, мәхкәмәгә килгән җинаять эше өч елдан дүрт өлешкә бүленә: өчесе милициянең гади хезмәткәрләренә карата һәм берсе – җитәкчелеккә.
2008 елның 8 апрелендә мәхкәмә Благовещенски эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Юрий Головинны бер ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итә, Головинга бер ел дәвамында хокук саклау һәм муниципаль органнарда вазифа биләү тыела.
2008 елның 20 маенда мәхкәмә җәбер һәм махсус чаралар куллану юлы белән вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнүче Благовещенски эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы милиционер-кинологы Сергей Фоминга карата хөкем карары чыгара. Фомин шулай ук бер ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителә.
2008 елның 17 июнендә Благовещенски район мәхкәмәсе Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе ("Вазифадагы вәкаләтләрне арттыру") нигезендә Благовещенски милициясенең вакытлыча тоту изоляторы җитәкчесе Олег Шапеевны, җинаять эзләү бүлегенең оператив вәкаләтле хезмәткәре Айдар Гыйльвановны һәм Удельно-Дуваней авылы милиция бүлеге җитәкчесе Вил Хаматдиновны гаепле дип таный. Бу исемлектән реаль җәза нибары Гыйльвановка гына бирелә – аны дүрт елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр; 2009ның ноябрендә Башкортстан югары мәхкәмәсе президиумы әлеге җәзаны киметә һәм өч елга калдыра. Хаматдинов белән Шапеев шартлы җәза ала – берсенә өч ел да ике ай, икенчесенә бер ел бирелә.
2010 елның 5 мартында Благовещенски районы мәхкәмәсе Илдар Рамазановны, ОМОН оператив ротасының элекке командиры Олег Соколовны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таный. Шәһәрнең эчке эшләр бүлегенең җәмәгать иминлеге милициясенең элекке җитәкчесе Олег Мирзин Русия җинаять кодексының 285 маддәсенең икенче өлеше ("Вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану") нигезендә гаепле дип табыла.
Мәхкәмә Рамазановны шартлы рәвештә 5 ел ярымга, Соколовны – 4,5 елга, Мирзинны дүрт елга хөкем итә, өчесенә дә өч ел дәвамында дәүләт органнарында эшләүне тыя.
Мәхкәмә Башкортстан республикасының Русия прокуратурасы каршындагы Русия тикшерү идарәсе җитәкчесенә карата шәхси карар чыгара. Аерым алганда, Русия җинаять процессуаль кодексын бозу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең күпчелеге канун тарафыннан куелган тәртиптә зыян күрүче буларак теркәлмәгән, һәм милиция хезмәткәрләренә карата белдерелгән гаепләүдән милициянең кеше хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен бозу турындагы күрсәтмәләр алып ташланган.
Милиционерларга каршы чыгарылган хөкем карары начар түгел иде, – дип саный Русия хокук яклаучысы. Ичмасам, кайсысы да булса җәза алды бит. Чынлыкта исә, милли республика булуын исәпкә алып, анда барыбер хокук саклау системында туган-тумачаклык рухын һәм үзара мәнфәгатьләр бәйләнешен күздә тотканда... Без, дөресен әйткәндә, мондый нәтиҗәгә дә исәпләмәгән идек.
Җаваплылыкка җәлеп итүдән котылган генерал Смирнов Эчке эшләр министрлыгыннан эштән киткәннән соң Уфаның Октябрь районында татулаштыру (мировой) хөкемдары итеп куела.
Республика прокуроры Александр Коноваловның "Коммерсант" басмасына сөйләвенчә, Смирнов Благовещенскидагы тәртипсезлекләр эшен тикшерү вакытында хәтта шикләнелүче буларак та җәлеп ителми, ул шаһит буларак уза. "Аның эштән алынуы — Эчке эшләр министрлыгының эчке мәсьәләсе, әмма аның Благовещенски вакыйгаларындагы ролен алсак, бу роль һич уңай түгел", – дип өстәде прокурор.
Смирновның туры җитәкчесе, Благовещенскига ОМОН җибәрергә боерган генерал-лейтенант Диваев 2008 елга кадәр Башкортстанның эчке эшләр министры вазифасын били, аннан соң өч ел республика хөкүмәтенең вице-премьеры була, ә 2019 елдан Башкортстан эчке эшләр министрлыгының җәмәгать шурасын җитәкли.
Зыян күрүчеләрне яклаучы танылган адвокат Станислав Маркелов Диваевны Благовещенскидагы вакыйгалар өчен җинаять җаваплыгына тартуны таләп итә.
Матбугат чаралары язуынча, Башкортстан республикасы эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеген, шул исәптән Рафаил Диваевны да эштән кууны күп хокук яклаучылар таләп итә, милиционерларның гамәлләреннән зыян күргән Благовещенски кешеләре прокуратурадан республика эчке эшләр министрлыгының югары җитәкчелегенә карата җинаять эше ачуны сорый, әмма бу таләпләр кире кагыла.
Җинаять җаваплылыгыннан Благовещенскиның элекке прокуроры Шамил Исмәгыйлев тә котыла, хокук яклаучылар аны зыян күрүчеләрнең гаризаларын кабул итүдән баш тартуда гаепли. 2005 ел башында Газаплауларга каршы комитет (Комитет против пыток) Республика прокуратурасына Исмәгыйлевне Русия җинаятьләр кодексының 285 маддәсен ("Вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану") бозганы өчен җаваплылыкка тартуны сорап гариза яза.
2019 елда MKSET басмасы хәбәр иткәнчә, Благовещенскида зыян күрүчеләргә җәмгысе 225 мең сум компенсация түләнгән.
"Кыйналган Русия"
Прокурор – үз кеше, хөкемдар – үз кеше, ни теләсәк, шуны эшлибез
– Хокук саклау органнары мәсьәләсендә Башкортстан Татарстанга охшаган, анда да шул ук хәл булды, – ди Русия хокук яклаучысы. – Милиционерларның гамәлләре берни белән дә чикләнмәгән диярлек. Прокурор – үз кеше, хөкемдар – үз кеше, ни теләсәк, шуны эшлибез…
Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы билгеләп үткәнчә, Благовещенскидагы кебек чистартулар, 2004-2005 елларда гомумән берничә төбәктә уза, шул исәптән 2004 елның көзендә Свердлау өлкәсендәге Табор районының Табор авылында, 2004 елның көзе-2005нең башында Тверь өлкәсенең Бежецкында, шул ук төбәктә 2005 елның февралендә Калинин районы Рождествено авылында, 2005 елның март аенда Красноярскида, шул ук елның июнендә Ставрополь өлкәсенең Кочубей районы Ивановское авылында. Атап кителгән барлык очракларда да куәт оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләреннән дистәләгән кеше зыян күрә.
2006 елның маенда Русия хокук яклаучылары Дагыстанның Мискинджа авылы янындагы вакыйгаларны бәйсез тикшерергә җыенуын хәбәр итте, биредә 25 апрель ОМОНның тыныч халыкка ут ачуы нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, биш кеше ут коралыннан алган җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләкте.
— Бу очраклар барысы да якынча охшаш, – ди Благовещенски вакыйгаларын тикшергән хокук яклаучы. – Эш шунда ки, бу чаралар вакытында куәт хезмәткәрләре 1990 елларда гадәтләнгән кебек эшләделәр, ул вакытта Русия төбәкләре чиксез үсештәге җинаятьчелек белән сугыш хәлендә иде. Һәм куәт хезмәтләренең каты куллы булуы, канун чигеннән чыгарга торган гамәлләре җәмгыять өчен гадәти сыман кабул ителде. Әмма "нуленче" елларда илдә җинаятьчелеккә кагылышлы вазгыять барыбер берникадәр үзгәрде. Моны бөтен куәт хезмәткәрләре дә аңлап өлгермәде, күрәсең, алар чараларын 1990 еллар рухында дәвам итте. Әмма 2004 елда тыныч халыкка, аеруча яшьләргә карата мондый гамәлләр җәмгыять тарафыннан инде гайре табигый хәл буларак кабул ителә иде. Дөресен әйткәндә, шуңа күрә дә Благовещенскида ни дә булса дәлилләп булды.
2005 елның июлендә фильтрацияләрдән, чистартулардан һәм милиция башбаштаклыгыннан зыян күрүчеләрнең "Кыйналган Русия" ("Россия избитая") дигән яңа иҗтимагый хәрәкәте оешты.
"Без Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәбез – безнең ил массакүләм репрессияләр һәм коллектив җәзалаулар оештыручыларга ирекле ау җирлеге дип игълан ителә", диелә хәрәкәтнең мөрәҗәгатендә.
Активистлар "Русия калаларында һәм авылларында чистартулар дулкынын туктатуны", чистартуларда һәм башбаштаклыкта катнашкан куәт оешмаларының – Эчке эшләр министрлыгын, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Наркотик әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте башлыкларын эштән кууны, "фильтрацияне канунлаштыручы фәрманнарны" юк итүне таләп итте. Әмма бер ел узуга әлеге хәрәкәт фактта үз эшчәнлеген туктатты.
— Благовещенски вакыйгаларын искә алганда шуны искәртергәт кирәк: "нуленче" елларда Кремль Башкортстан, Татарстан, Кемерово өлкәсе кебек төбәкләрдән, – Чечняны инде әйтеп тә торасы юк, авторитарлык гамәлләрен актив күчереп алып куллана һәм бөтен илгә тарата башлады, — дип нәтиҗә ясый ул вакыттагы вакыйгаларга Уфа сәясәт белгече.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум