Беслан. Зират, 2004 елның сентябре. Оныгы кабере янына килгән әби
Беслан. Зират, 2004 елның сентябре. Чеховча диярлек. Өч кызтуган: Оля, Зая, Аня
Беслан. Зират, 2004 елның сентябре. Чеховча диярлек. Өч кызтуган: Оля, Зая, Аня
Беслан. Зират, 2004 елның сентябре. Чеховча диярлек. Өч кызтуган: Оля, Зая, Аня
Беслан. Зират, 2004 елның сентябре
Беслан, 2004 елның сентябре. Мәктәпнең штурмнан соңгы хәле
Беслан, 2004 елның сентябре. Бу малайлар каты яраланганнарны һәм аларның кайсы хастаханәгә җибәрелгәнлеген күрсәтүче исемлектә үз әниләренең исемен тапканнар.
Беслан, 2004 елның сентябре. 7 яшьлек Ирланда Зампаева һәм 13 яшьлек Цезарь Хугаев. Алар өч көн буе тотыклар арасында булып исән чыга алган, әмма икесенең дә колак пәрдәләре ертылган.
Беслан, 2004 елның сентябре. Кристинаны һәм аның әбисе Таира Бешоловнаны өч атна буе эзлиләр һәм бары 24 сентябрьдә генә җирлиләр. Кристинаның әнисе Алланың җәсәде калдыкларын ачыклый алмыйлар.
Беслан, 2006 елның сентябре. Беренче санлы мәктәп. Ваҗиганең икенче елы
Беслан, 2010 елның сентябре. Беренче санлы мәктәп. Әбиләр алты ел элек һәлак булган оныкларын искә ала
Беслан, 2010 елның сентябре. Беренче санлы мәктәп. Әбиләр алты ел элек һәлак булган оныкларын искә ала
Беслан, зират, 2008 елның сентябре. Сыйныфташ кабере янында
Беслан, зират, 2008 елның сентябре. Бер бабай кызының һәм биш оныгының кабере янында
Беслан, мәктәп, 2008 елның сентябре. Бер әби кызының һәм оныгының сурәтләре янында
Зыян күрүчеләр халыкара тикшерү уздыруга ирешә алмады
БЕСЛАН
АЧЫЛМЫЙ КАЛГАН ҖИНАЯТЬ
Леонид Велехов тексты һәм фотолары

Унбер ел элек, сентябрьнең беренче өч көнендә Русия тарихында иң зур террор гамәле булды. 1 сентябрьдә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчылар меңнән артык кешене тотык итеп алды һәм аларны мәктәп бинасында ике көннән артык ябып тотты. Тотыклар арасында әлеге мәктәптә укучы йөзләрчә бала да һәм алар белән 1 Сентябрь бәйрәменә килгән туганнары, якыннары да бар иде. Хакимият баштан ук тотыклар санын берничә мәртәбә киметеп күрсәтеп бул хәл турында ялган мәгълүмәт бирү юлына басты. Кризис 3 сентябрьдә чишелде. Әмма бу "чишелеш" өч көн дәвам иткән кризисның иң фаҗигале күренеше булды. Беренче ике көндә корбаннар саны берничә генә булса, 3 сентябрьдә хакимият авыр техника, шул исәптән танклар, ут аткычлар һәм гранатааткычлар белән һөҗүм башлагач, бер сәгатьтән артык дәвам иткән атышларда берничә йөз кеше һәлак булды, аларның күпчелеге балалар иде. Тотыкларның зур күпчелеге утлы корал кулланудан һәм атышлар нәтиҗәсендә чыккан янгыннан зыян күрде. Әмма рәсми тикшерүчеләр "коткару" операциясенең күпсанлы корбаннарга китерүе өчен федераль хакимиятнең һәм "корбаннарны коткару штабы"ның ни дәрәҗәдә җаваплы булуы турындагы сорауларга күз йомды.

Инфографика
дәвам
Язмышлар
ХАСАН
14 яшьлек Хасан Рубаев барлык дәресләрдән бары физкультураны гына ярата дияргә мөмкин. Ул спорт сөючән малай була, башкалардан тизрәк йөгерә, биегрәк сикерә торган була. Калган дәресләр исә аның өчен авыр була. Хасан үскәч спортчы булырга хыяллана һәм уңышка ирешәчәгенә ышана. Әнисе белән әбисе дә, Хасан математика яки әдәбият фәненнән начар билге алып кайткайнда аны тиргәсәләр дә, аннан яхшы спортчы чыгачак дип көтә.

Хасан тотыклар арасында булганда аның туганнары шундый яхшы физик хәлдәге үсмернең исән калу мөмкинлеге башкаларныкыннан зуррак дип исәпли. Башта алар тиз йөгерә торган үсмер тотыклар алу чуалышы вакытында качканнар кебек качып өлгерә алыр дип өметләнә. Соңрак штурм башлангач атышлар вакытында кешеләр ут ялмап алган спортзал тәрәзәләреннән агыла башлагач Хасанның тәрәзә аша исән-имин сикереп котылуына өметләнәләр.

Әмма андый могҗиза булмый, һәм тиз аяклары Хасанны коткара алмый. Ул һәлак була. Ә аның бүлмәсендә ул йоклаган ятакта әбисе аның фотоларыннан менә шундый хәтер почмагы ясап куя. Шунда ук Хасан ясаган рәсемнәр дә (ул рәсем ясарга да ярата торган була), дәреслекләре дә, рюкзагы һәм киемнәре дә куела. Ә ятак астына, идәнгә аның иң яраткан башмаклары – спорт аяк киемнәре куела.
ГОША
11 яшьлек Гоша Цагароевка бәхет елмайган дияргә була. Сентябрь ахырында мин Гошаның өенә барып аны күргәндә табанындагы пуля тишеге инде тулысынча диярлек ябылган иде. Карап торышка аны шундый мәхшәр кичергән малай дип әйтеп тә булмый иде. Гап-гади малай кебек диванда "Дэнди" уйнап ята иде. Аның ниндидер куркыныч нәрсә кичергәнлеге бары моңсу һәм бик игътибарлы күзләреннән кенә күренә иде.

Тотыклар арасына Гоша әнисе белән бергә эләгә һәм өч көн буе башкалар белән спортзалда утыра. 3 сентярбрьдә штурм башлангач икенче шартлаудан соң Гоша тәрәзәдән тышка сикерә. Ә шартлаудан миңгерәйгән әнисе спортзалда кала. Тышка чыккач та Гоша тәрәзә төбендә әнисен озак кына көтеп тора һәм якындагы бер ирне кемдер атып үтергәнен күргәч кенә качып китә. Әнисе аңына килгәч улын эзли башлый. Янгын ялмап алган спортзалдан хәрбиләр аны көч белән диярлек алып чыга.

Гошаның укытучысы Марина Бицоева миңа аның гел бишлегә генә укуын, иң сәләтле балаларның берсе булуын белдерде. Ә мин Гошадан мәктәпкә бару теләге турында сорагач, малай кискен рәвештә "юк" дип җавап бирде.

Бу хәлләрдән соң ул урамга да бер мәртәбә дә чыкмаган. Музыка мәктәбенә дә йөргән малайның бары фортепианода гына уйныйсы килә. Әмма әнисе 3 сентябрь вакыйгаларына 40 көн тулганчы аңа фортепианода уйнамыйча түзеп тотырга куша. Музыка уйный торган көннәр түгел иде ул. Өстәвенә нәкъ алардан астагы фатирда яшәгән Аликовлар гаиләсе ул фаҗигадә тулысынча һәлак булган.

Бу фаҗиганең Бесланда Гоша кебек нык яраланмаган күпме балада 1-3 сентябрь вакыйгаларының гомер буе төзәлмәслек күңел ярасы калдырганын бары чамалап кына була.
КРИСТИНА ҺӘМ ЛИЗА
11 яшьлек Кристина Бекузарова штурм вакытында каты яраланса да, исән кала. Йөрәге янына өч кыйпылчык эләккән Кристинаны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып китәләр һәм табиблар аны коткарып кала. 2004 елның сентябрендә мин аларның өйләренә барганда Кристинаның 80 яшьлек бабасы бераз тынычланган иде һәм ул миңа матур итеп елмайган оныгының зур, төсле фотосын бик горурланып күрсәтте. Бабасы сөйләвенчә, каһәрләнгән спортзалдан канга баткан кызны алып чыкканда хәтта аның колагы да ертылган була. Бабасы йөгереп килүгә Кристина кулы белән шул колагын тотып "Әбигә әйт, борчылмасын, ул бүләк иткән алкалар исән", ди. Ә инде хастаханәдә ятканда аның янына килүчеләрнең күзеннән яшь чыгуын күрүгә үк Кристина: "Елый торган булсагыз, яңадан килеп йөрмәгез", дип кисәтә торган була.

Балаларга хас булмаган менә шундый ныклык һәм түземлек. Әмма очраклы рәвештә килеп эләккән кыйпылчыктан мондый ныклык та саклый алмый икән. Кристинаның күршесе һәм дусты Лиза да әнисе белән тотыклар арасында балаларга хас булмаган ныклык күрсәтә. Еламый, зарланмый. Тотык итеп алынуның беренче көненнән үк түзеп булмаслык эсселектән һәм һава җитмәүдән күпләр экче киемгә кадәр үк чишенә. Лиза пөхтә итеп төрелгән киемнәрен һәм башмакларын гел култык астында тота һәм әнисенә: "Бу начар кешеләргә берни дә калдырмыйбыз", ди. 3 сентябрьдә штурм вакытында Лизаның башына кыйпылчык килеп эләгә һәм ул әнисе кулында җан бирә. Әнисе исән калса да, кызы үлгәннән соң инде берни хәтерләми.

2004 елның 15 сентябрендә Лизага сигез яшь тулган булыр иде. Инде бүләкләр дә күптән әзерлән куелган булган, тортка куерга дип сигезле саны рәвешендә ясалган шәм дә алып куелган булган. Сентябрь ахырында мин Лизаларның өенә килгәндә инде беркемгә кирәк булмаган бу бүләкләр Лизаның бүлмәсендә аның ятагына куелган иде. Бәйрәм шәменнән матәм шәменә әверелгән сигезлек тә шунда ята иде.
Фотогалерея

Чыганаклар: news.bbc.co.uk, commons.wikimedia.org