Яңа Бикәсаз авылына 1908 елда нигез салынган. Аның 100 еллык тарихына бу китап - яшьләргә бер мирас булсын өчен.
Әлмәт районы Яңа Бикәсаз авылының 100 еллыгы үткәрелде, “Азатлык” радиосыннан туган авылымның тарихы турында сөйлисем килә, дип Нәзирә Хабибуллина Казан бюросына килеп керде. Ул Яңа Бикәсаз авылында туып үсеп, шактый еллар күргәзмә оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, хәзер Казан кооператив техникумында укытучы булып эшли. Нәзирә Хабибуллина бу авылның килеп чыгышы турында сөйләде:
"19 гасырда Сарман районында Бикәсаз авылы булган. Шул авылда минем бабамның бабасы яшәгән. Аның 7 улы булган. Бу якларда урманнар, сулар аз булу сәбәпле кыр ягы дип йөрткәннәр. Анда яшәүчеләр алдында яңа җирләр табу мәсьәләсе торган. Һәм 19 гасырның азагында җирләрне байларга бирә торган булганнар. Бабайның бер улы Хабибулла һәм авылның берничә кешесе кушылып, Әлмәт районының урманга, суга бай җирен сатып алганннар. Һәм ул җирне, үзләре яшәгән авыл исемен югалтмас өчен Яңа Бикәсаз дип исем кушканнар. Шушы Яңа Бикәсазга 100 ел тулды. Шул уңайдан бу йөзъеллыкны бик матур итеп авыл халкы Әлмәт районының Яңа Кәшер авыл советы белән бергә үткәрделәр”, диде Нәзирә Хабибуллина.
Бикәсаз авылының 100 еллыгына багышлап, авыл укытучысы Халисә Идрисова "Гүзәл бакчам - Бикәсаз" дип аталган китап чыгарган.
"Халисә Идрисова авылдашлары, туганнары, балалары ярдәмендә бу авылның тарихын чагылдырган сугыш һәм репрессия елларынннан бик күп архив материаллар табып, шушы китапны бастырып чыгарды", диде Нәзирә Хабибуллина.
Менә шулай итеп, Яңа Бикәсаз халкы авылларын матурлыйлар, аны кадерлиләр, үзләренең авылларының тарихын яшь буын белеп үссен өчен бар көчләрен куялар.