Ачык микрофон: Сугыш сүзенә мөнәсәбәтегез нинди?

- Сугыш сүзе бик авыр сүз. Бу сүз ишетелүгә Икенче дөнҗя сугышы еллары, Чечня һәм соңгы мәртәбә Осетиядә булган хәлләр искә төшә. Мин мәктәптә укытучы булып эшлим. Яшьләр белән аралашып торам. Сугыш сүзе яшьләр арасында да, яшүсмерләр арасында да куркыныч һәм шом тудыра.
- Мин бик куркам сугыш сүзеннән. Бигрәк тә аналар тарафыннан балалары өчен куркыныч. Минем 3 улым бар, туган илне саклаучылар итеп үстерәм улларымны. Әниләр өчен бик куркыныч бу сүз. Телевизордан барган сугышны күрсәткәндә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә янына барып, ярдәм итеп яклыйсым килә. Без үзгәртә алмыйбыз бу сәясәтне. Ә көчсезлектән тагын да куркынычрак.
- Сугыш сүзе бик куркыныч сүз. Бу сүз кеше үтереше, кайгы, бәхетсезлек бигрәк тә балаларның үлеме белән бәйле. Сугыш булырга тиеш түгел, русиялеләр сугыш сүзенннән бик куркалар.
- Хәзерге сугыш сәясәте хәерчелеккә, фәкыйрьлеккә китерә. Бу көнкүреш тормышның начар якка үзгәрүе була.
- Минем сугыш күргәнем юк. Әмма минем әби-бабам сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул канга буялган әйберләр, үлгән кешеләр тутырылган һәм башка куркынычлыклар, мине бик куркыта.
- Сугыш кайгы, хәсрәткә китерә торган бик начар сүз.
- Көнбатыш ягыннан килгән салкын сугышның яңа дәрәҗә алуы бик куркыта.
- Сугыш ул кеше үтереш, кан кою.
- Ишетәсе дә килми ул сүзне. Кораллар ясаучы эшкуарларга үзләренең ясаган коралларын каядыр куярга кирәктер, шуңа сугышлар барлыкка киләдер. Элек 1941-45е лларда солдатлар илне саклап сугышкан, хәзер кемнең нәрсә өчен сугышканын да белеп булмый.
- Грузия белән Осетиядә барган сугыш күңелдә шундый куркыныч тойгылар калдырды. Татарстанда без бик тыныч яшибез, әмма без үзебезнең илебезне сакларга әзербез.