"Система" холдингы хезмәткәрләрен киметә

"Система"дан тартып алынган "Башнефть" корылмасы

Владимир Евтушенковның "Система" ягулык-энергетика ширкәте, финанс кыенлыклар кичерүе сәбәпле, 30 процентка кадәр хезмәткәрләрен киметергә мәҗбүр була.

"Башнефть" ширкәте тартып алынганнан соң, "Система"га үз эшчәнлеген киңрәк җәелдерү өчен финанслар җәлеп итү катлауланды.

Сак астына алынган Владимир Евтушенков

Владимир Евтушенков быел 16 сентябрьдә өй сагына алынганнан бирле холдингның акцияләре бәяләре дә сизелерлек кимеде. Шушы хәлдә эшне дәвам итә алу өчен оптимальләштерү, чыгымнарны киметү кирәк. Киметүләр җитештерү ширкәтләрендә эшләүчеләргә кагылмый, ә фәкать холдингтагы хезмәткәрләр санын киметү генә көтелә дип әйтелә. Әлеге көндә аларның гомум саны 350 тирәсе.

"Система" холдингына бәйле катлаулы хәлләр Башкортстан ягулык-энергетика тармагы тирәсендә кузгатылган тикшерүләр нәтиҗәсендә башланган иде. Бу тармакның төп табыш китерүче ширкәте булган "Башнефть"нең ялган юллар белән хосусыйлаштырылуы турында республикада инде дистә елга якын мәгълүм булса да, илнең Хисап пулаты ачкан хилафлыклар игълан ителсә дә, моңа кадәр әлеге темага кагылмадылар.

Урал Рәхимов

Соңгы унбиш ел чамасы вакытта Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне үз кулында тоткан, ә вазифасыннан тәмам киткәнче соңгы ике елда, рәсми рәвештә, "Башнефть" ширкәтенең генераль директоры вазифаларын башкарган Урал Рәхимов берничә ел инде Австриядә яши. Аның өстендә болытлар куеру да Владимир Евтушенковны җитди тикшерүгә керешкәч башланды.

Урал Рәхимов элекке елларда Русия миллиардерлары исемлегендә 39нчы урынны биләде. "Финансы" журналы 2010 елга Русиянең иң бай кешеләре исемлеген бәян иткән иде. Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның байлыгы ул чакта 2,5 миллиард доллар дип исәпләнгән. "Финансы" журналы язуынча, Урал Рәхимов ул байлыкларга Башкортстан ягулык-энергетика тармагын "хосусыйлаштыру" аркылы һәм бик тәэсирле кешеләрнең ярдәме белән ирешкән.

Игорь Изместьев 2007 елда Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә

Урал Рәхимовның элекке якын дусты һәм бизнес-хезмәттәше, Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев гомерлек төрмәгә ябылды. Аны бик авыр җинаятьләрдә, шул исәптән яллап кеше үтертүләрдә дә гаеплиләр. Ул исә сорау алуларда үзенең гаепләрен танымый. Шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә Изместьев әфәнде.

"Башнефть" ширкәтенең киләчәк язмышы әлегә кадәр ачыкланмаган. Аны дәүләткә кайтаруның Башкортстанга берәр файдасы булырмы? Бу сорауга икътисад белгечләре төрлечә җавап бирә. Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сүзләренчә, "Башнефть" мәскәүләр кулына күчә.

Ринат Гатауллин

"Анда кайсы олигарх мөлкәтенә кушып куячаклары турында да төрле имеш-мимешләр бара. Янәсе Сечин әфәнде җитәкләүче компания белән берләштерергә мөмкиннәр, дигән сүзләр дә йөри. Ләкин бу алай булмас кебек күренә. Ә инде "Башнефть"тән безнең республикага файда булырмы дигәндә, шуны әйтә алам – һәрхәлдә Евтушенков кулында чактагы зыян булмас, ә социаль мәсьәләләргә бәлки күбрәк тә файда булыр әле", - ди Ринат әфәнде.

Ә әлегә Владимир Евтушенков, Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе карары белән 2015 елның 16 мартына кадәр өй сагында калдырыла. Үзенә китерелгән матди зыянны ("Башнефть" акцияләреннән колак кагуны) ул Урал Рәхимовтан каплатырга ниятли.