Әлеге мәчетне 16 ел элек иманлы һәм булдыклы милләттәшебез, Башкортстан адвокатлар коллегиясе рәисе, Русиянең мактаулы адвокаты Наил Мәхмүтов төзетә. Кечкенәдән үк әби-бабайларыннан мөселманлыкны сеңдергән милләттәшебез үз алдына куйган максатына ирешә һәм ел саен берничә тапкыр шушы Аллаһ йортында дини бәйрәмнәргә авылдашларын җыя.
Наил Мәхмүтов Шөңгәккүл авылында туып үсә. Әби-бабалары затлы, тырыш нәселдән була. Гаиләдә исламга тирән хөрмәт тәрбияләнә. Кечкенәдән кызыксынучан була Наил, халкыбыз тарихына багышланган бихисап китапларны укый. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Башта Уфада прокуратурада җаваплы вазифалар башкарса, соңгы 30 елда адвокатурада эшли. Башкортстан Адвокатлар коллегиясе рәисе ул.
Наил әфәнде үз милләте язмышы өчен борчылучы олы йөрәкле шәхес. Татар халкы элек-электән укымышлы булган һәм көчле дәүләт тоткан, хәзер исә ул үзе теләгәнчә яши алмый дип уфтана ул. Башкортстан шартларында да, гомумән, илдәге катлаулы хәлләрдә дә татар үзен саклап кала ала. Бу фәкать үзебезнең ныклыктан һәм бердәм булуыбыздан гына тора дип исәпли Наил әфәнде.
Наил Мәхмүтов үрнәкле гаилә башлыгы да. Дүрт улының хәстәрлекле әтисе ул. Җәмәгате Әлфия ханым гаилә учагына ямь бирүче. Балаларында чын татар исемнәре. Өлкәннәре Ильяс белән Алмаз әтиләре һөнәрен сайлаган. Өченче уллары Искәндәр татар гимназиясендә белем ала. Кечеләре Җәлилгә 4 яшь тулып килә. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә Шөңгәккүлдәге төп нигезләрендә бергә җыелып туганлык хисләрен яңарталар. Балалар һәммәсе дә ислам рухында тәрбия ала.
Дини бәйрәмнәрдә мәчеттә йөзләрчә авылдашы өчен хәйрия мәҗлесләре, мәүлит кичәләре, коръән ашлары оештыра Наил әфәнде. Узган ялда әрвахлар рухына багышлап чираттагы Коръән мәҗлесен әзерләде ул. Аңа Уфадан да Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә дин әһелләре килгән.
Шөңгәккүл мәчетенә күршедәге авыллардан да киләләр. Әлегә үз гыйбадәтханәләре булмаган авыллар өчен бер рухи-дини үзәк ул. Динебез исламны үзлегеннән өйрәнгән Гыйзетдин Сөләйманов та, дингә тартылучы Зөмәрә ханым Мәхмүтова да күрше авыллардан еш килә бирегә. Әлеге Коръән мәҗлесендә дә алар хәерләр өләште һәм вәгазьләр сөйләде.
Коръән мәҗлесе, гадәттәгечә, аятьләр уку белән башлана. Ә эчтәлекле вәгазь мәрхүмнәрне искә төшереп торырга, аларның рухын игелекле гамәлләр белән шатландырырга кирәклеген искәртә. Хәерләр өләшенгәннән соң мул сыйлы аш мәҗлесе башлана. Чараны оештыруга күп көч һәм чыгымнар салынган. Әмма Наил Мәхмүтов әйтүенчә, мондый изге эшләргә бернинди чыгымнар да жәл түгел. Милләтебезне моңа кадәр дә динебез ислам һәм мөселманлыгыбыз саклап калган, киләчәктә дә шулай булачак, ди ул.