Bloomberg агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Япониядән соң дөньяда дуңгыз ите сатучы икенче иң зур ил булган. Җитештерү 26% арткан. Читтән алу 80% кимегән. Бу саннарны агентлык АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган.
Русиядә дуңгызчылыкның үсеше АКШ һәм Германиядә ит бәяләрен төшерергә мәҗбүр иткән, дип хәбәр итә күзәтүчеләр. Үсешнең бер сәбәбе Русия хөкүмәте ярдәме булса, икенчесе АКШ һәм Европа Берлегеннән инде бер елдан артык ит кертүне тыю карары.
Киләсе елда дуңгызчылык Русиядә тагын 5.7% үсеп елына 2.78 миллион тоннага җитәргә мөмкин, дип фаразлана. 1 гыйнвардан Украинадан да ашамлыклар кертү тыелды. Хөкүмәт кыска вакытта кайбер азык-төлекне ил эчендә җитештерүне оештырырга тырышса да, зыянын халык күрде. Русиядә ашамлыклар кыйбатланды, халык акчаны саклап тота башлады.
Татарстанда да дуңгыз фермалары күп, әмма 2015 ел азагында Калмаш авылы халкы дуңгыз фермасы төзелешенә каршы чыкты.