Закир Шаһбанның юбилейга багышланган беренче концерты 6 сентябрь көнне Казанның Филармония концертлар залында зур уңыш белән узган. Закирны котларга Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан иҗатташ дуслары, җәмәгать эшлеклеләре һәм күпсанлы кунаклар килгән.
Туган ягыннан читтә гомер кичерсә дә, Закир Себергә юлын беркайчан да суытмады. Екатеринбур, Төмән, Омски, Новосибирски, Томски һәм башка шәһәрләрдә үзенең тамашачылары белән даими очрашып яңа концерт програмнары тәкъдим итеп торды.
Быелгы юбилей турын ул Омски шәһәреннән башлады. Закирның концерт програмы 25 ел дәверендә җырланган кайбер җырлардан һәм соңгы елларда гына иҗат ителгән өр-яңаларыннан төзелгән иде. Концертта артистның иҗатташ дуслары – Татарстанның атказанган артисты Лилия Хәмитова, җырчы-музыкант Радик Динәхмәтов, танылган пианист, күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты Альберт Сәйфуллин, “Сәйдәш” бию театры солисткасы Алсу Закирова һәм концертны алып баручы, нәфис сүз остасы Нәргиз Камалов катнашты.
Концерт програмы затлы, зәвыклы итеп төзелгән. Сәхнәдә моңлы җырлар да, дәртле замана җырлары да яңгырады. Радик Динәхмәтов залга төшеп тамашачыларны да җырлатты, аларга үзенең мөнәҗәтләр язылган дискларын бүләк итте. Алсуның матур итеп татар биюләрен күрсәтүе бер генә кешене дә битараф калдырмады, залда аңа кушылып биючеләр дә булды. Яшь алып баручы Нәргиз Камалов тамашачыны көлдерде дә, уйландырды да.
Концерт барышында Закирны юбилее белән дә котладылар. Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле җырчысы Гөлнара Макаревич ансамбльдәге дуслары исеменнән Закирны юбилее белән тәбрикләп чәчәк бәйләме бүләк итте. Закирның күрмәүчеләр фабрикасында эшләгән вакыттагы яшьлек дуслары да, сәхнәгә күтәрелеп, үз куллары белән ясаган тыйнак бүләкләрен тапшырдылар.
400 кешегә исәпләнгән зал тулы булмады – берәүләр вакыт юклыгын, икенчеләр ниндидер башка эшләр барлыгын сәбәп итеп концертка килмәгән иделәр. Аңа карамастан, артистлар өч сәгатьлек тулы програмнарын күрсәттеләр, фонограмма кулланмыйча, үз тавышлары белән җырладылар, тамашачының мәхәббәтен яуладылар.
Концерттан соң барган әңгәмә барышында да җырчы Омски тамашачысына рәхмәтле булуын белдерде. Алдагы концертларда да шулай ук җылы каршылаучы зәвыклы тамашачы булса иде дигән теләген әйтте.
“Себер – бик киң бит ул. Татар артистлары бу якларда сирәк булалар. Шәһәрләр бер-берсеннән еракта урнашкан, аларда татарлар артык күп түгел. Тулы заллар җыю – зур проблем. Бер бармаган кешене өеннән җитәкләп концертка китереп булмый бит, һәркем үз теләге белән килә. Шуңа күрә бу якларда акча эшләү кыен. Без моны аңлыйбыз. Керемнең аз булуына да карамастан, милләтебезне бөтенләй татарлыктан качырырга теләмибез икән, без ерак шәһәрләргә дә барып җитәргә тиешбез.
Минем төп максатым – дәрәҗәмне төшермәү. Мин репертуарны төзи беләм – мәгънәле җырлар сайлыйм, араларында җиңелчә җырлар да кыстырам. Үзем ничек кирәк дип саныйм – шулай эшлим һәм нәтиҗәдә ул уңышлы булып чыга. Үткән елгы концертымны бик яраткан иделәр, быелгысын да ким булмаслык итеп эшләдем, янымда да гел үземә уңайлы кешеләр сайладым. Тамашачыларның яхшы кабул итүеннән халыкның аларны бик яратуын аңладым.
Халыкка затлы концертлар кирәк, аның милли горурлыгын уятасы иде. Кызганыч, без ассимиляция корбаннарына әйләнеп барабыз. Без татар дигән төшенчә һәр татар күңелендә яшәргә тиеш дип уйлыйм”, диде Закир Шаһбан.
Омскидан соң җырчының юбилей концерты Новосибирскида узды. Әмма, якташлары булуга карамастан, биредә дә тамашачы зал тутырып килмәгән иде. Оештыру эшләре, аренда, реклама чыгымнарының шактый булуын исәпкә алганда, артистларның керемнәренең ни күләмдә икәнлеген чамаларга була.
Новосибирскидан артистлар Кемерово өлкәсенә юл алды. Анда алар Анжеро-Судженски, Прокопьевски, Юрга, Кемерово, Новокузнецки шәһәрләрендә һәм Ижмор районының ике татар авылында чыгыш ясый.
Төркемнең Себер ягы шәһәрләрендәге гастрольләре 9 октябрьдә Томски шәһәрендә тәмамлана. “Аннан соң без Татарстанга кайтабыз. Бәлки юбилей концертын Татарстан тамашачысына да күрсәтербез”, диде Закир Шаһбан.
Закир Шаһбан чыгышы белән Новосибирски өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылыннан. Ул тумыштан дөнья яктысын күрүдән мәхрүм. Баласының музыкага омтылышын сизгән әнисе, 5 яшьлек улына гармун алып бирә, 7 яшендә күрмәүчеләр мәктәбенә укырга җибәрә. Әнисенең, баласын кызганмыйча, үзеннән еракка укырга җибәрүенең максатын Закир соңыннан гына аңлый. Чөнки башта аңа гаиләдән читтә, өенә кайтмыйча, чит җирдә үзе кебек күрмәүчеләр белән бер тулай торакта яшәве, алар белән аралашуы, уртак тел табуы бик авыр була.
Мәктәптә Закир күрмәүчеләр өчен махсус шрифтлар белән язылган китаплар укырга, язарга өйрәнә, нота грамотасы белән дә таныша. Ул акыллы, һәрнәрсә белән кызыксынучан, тырыш бала булып үсә. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Закир Омски шәһәренә килә, анда күрмәүчеләр фабрикасында эшли башлый. Биредә ул гаилә кора. Әмма бераздан тормыш кыенлыклары сәбәпле гаилә таркала.
25 яшендә язмыш җилләре Закирны Казанга алып китә. Ул анда профессиональ сәхнәгә беренче адымнарын ясый, үзе кебек музыка яратучы дуслар таба. Ул “Болгар”, “Заман” төркемнәре белән чыгыш ясый, үзенчәлекле матур тавышы белән халыкка таныла. Әлеге төркемнәр белән Закир Русиянең күп кенә төбәкләрендә концертлар белән була, тамашачының мәхәббәтен яулый. Халыкка күрсәткән хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Казанда Закирның шәхси тормышында да үзгәрешләр була. Ул яңадан гаилә кора, Гөлүсә исемле кызга өйләнә. Бүгенге көндә аларның кызлары Алисә үсеп килә.