Наил Нәбиуллин ике еллык шартлы җәзага хөкем ителде
Your browser doesn’t support HTML5
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз дип саный. "Мәхкәмә яклау ягының дәлилләрен тулысынча исәпкә алмады", диде ул һәм карарны шикаять итәчәген белдерде.