Русия президенты Владимир Путинга туры эләмтә вакытында сорау юллаган Украинаның Торец шәһәреннән Чаллыга килгән Люльковичлар гаиләсенә Татарстан түрәләре җибәрелгән. Бу хакта "Бизнес Онлайн"га Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткән.
Тугыз кешедән торган гаилә хәзерге вакытта Чаллыда яши. Аталары музыка кораллары ясау белән шөгыльләнә. Алар керемнәрен раслый алмау сәбәпле, Русия ватандашлыгы ала алмыйбыз дип Путинга зарланды. Качакларга канунсыз эшләргә туры килә.
Путин мәсьәләне өйрәнеп, проблемны якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде.
"Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов - ред.) ишетеп тора, сезнең конкрет очракта нишләп булганын аның белән сөйләшербез. Сезнең очракта карар тиз кабул ителәчәк. Ә гомумән алганда ниләр эшләп булуын карарбыз", диде Русия президенты.
"Татарстан президенты кушуы белән гаилә янына Чаллы хакимиятенең җаваплы түрәләре җибәрелде. Очрашу нәтиҗәләренә нигезләнеп, мәсьәләне уңай хәл итү өчен вариантлар әзерләнәчәк", дигән Галимова.
"Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә"дә Украина белән бәйле тагын берничә сорау бирелде. Путин "Русия Донбассны оккупацияли" дигән сүзләрне ялган дип атады. Аның сүзләренчә, мөнәсәбәтләрне җайга салуда беренче адымны Украина президенты Владимир Зеленский ясарга тиеш. Путин Зеленскийны Донбасс фетнәчеләре лидерлары белән сөйләшүләр алып барырга теләмәвен тәнкыйтьләде.
Шул ук вакытта Путин Украина кешеләренә, беренче чиратта Донбасста яшәүчеләргә Русия ватандашлыгы бирү процессын "югары кимәлдә либераль итәргә" вәгъдә бирде.
Мәскәүдә әсирлектә тотылучы украин диңгезчеләрен азат итүгә килгәндә, бу мәсьәлә "комплекслы хәл ителергә тиеш" диде һәм Украинада тоткарланган Русия ватандашлары турында искә төшерде