Татарстанга Мәскәүдән һәм Петербурдан килүчеләргә мәҗбүри “үзизоляция” кертелә

Мәскәү һәм Петербурдан кайтканнар өйләрендә калырга тиеш. Алар белән торучыларга да урамга чыгарга рөхсәт ителми.

Татарстанга Мәскәү һәм Петербур шәһәрләреннән кайтучылар ике атналык “үзизоляциядә” калырга тиеш. Бу турыда карарны Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин имзалаган. Яңа тәртип 14 апрельдән кертелә.

Документта әйтелгәнчә, бу карар “санитар-эпидемиология хәлләр яхшырганчы” гамәлдә булачак.

Салкын тиюнең беренче билгеләрен сизүгә үк бу кешеләр хастаханәләргә бармаска, ә табибны өйләренә чакырырга тиеш. Шушы ук кагыйдәләр алар белән бергә торучыларга да кагыла.
Татарстанга чит илләрдән килүчеләр дә 14 көнгә изоляциядә калырга тиеш, алар табиб күзәтүе астына алына.

Моннан тыш, Татарстанда 14 апрельдән гыйбадәтханәләргә бару, дини йола һәм чараларда катнашу тыела.

13 апрель саннарына караганда, Мәскәүдә COVID-19 вирусы 11 513 кешедә расланган. 82 кеше үлгән. 15 апрельдән шәһәрдә йөрү өчен электрон рөхсәт системы кертелә. Рөхсәтсез урамда йөргән кешеләргә 4 мең сум күләмендә штрафлар каралган.

Петербурда 678 коронавируслы авыру рәсми теркәлгән. 4 кеше үлгән.

16 апрельдә Казанга Таиландтан 150 кеше кайтарылырга тиеш. Аларда үзизоляциядә булачак.