Ни өчен "бай" Татарстан халкы "хәерче" Чуашстанга базарга йөри

Your browser doesn’t support HTML5

Чуашстан чигендә урнашкан Яшел Үзән районының татар авыллары күрше төбәктәге базарга йөрергә мәҗбүр. Сәбәбе — Татарстанда бәяләр югары, хезмәт хакы түбән һәм Казан белән элемтә юк. Азатлык хәбәрчесе Урмарга барып, базар тормышын күзәтте.
"Сарымсакның килосы 150 сум. Ә Татарстанда ул 250 сум тирәсе тора. Монда арзанрак", дип чагыштыра Татарстанның Яшел Үзән районыннан Чуашстанның Урмар базарына килгән бер ханым.

Татарстан халкының чуаш базарына йөрүе табигый хәл. Бу мондагы татар авылларының социаль хәле мөшкел булуы белән аңлатыла. Яшел Үзән районының бу яктагы авыллары инде 20 елга якын "Кызыл Шәрык" ширкәте карамагында. "Без бит гомер буе "Кызыл Шәрык" ширкәте белән көрәштек. Алар безгә тиеннәр түли. Шушы хәлгә безне алар төшерде. Ничек кибеткә барып сатып алыйк ди? Акча юк, шушында йөрибез инде. Бу рәхәттән түгел. Шуңа акчасыз халык монда агыла", диде Күгәй авылы җирлегеннән килгән бер ир-ат...