Руслан Габбасов Литвада сәяси сыену алган

Руслан Габбасов

Аңа сәяси урын бирү мәсьәләсе чагыштырмача тиз - 4,5 ай каралган.

Башкортстан активисты Руслан Габбасов Литвада сәяси сыену алган, бу хакта ул үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итә.

Габбасов язуынча, карарны тиз - 4,5 ай эчендә кабул иткәннәр, гадәттә мондый карарларны карау өчен ярты елдан бер елга кадәр вакыт китә.

Руслан Габбасов Русиядән 2021 елның ноябрендә күчеп китте һәм Русия хакимиятләре экстремист дип тапкан "Башкорт" оешмасы активистларына каршы "корал кулланып хулиганлык әзерләү яки кылырга тырышу" һәм "канунсыз корал алу яки саклау" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылу сәбәпле, сыену урыны сорады.

БУ ТЕМАГА: "Башкорт милли сәяси үзәге" Башкортстан төзелешен яңарту проектын тәкъдим итте

— Мин Русиядән ноябрь башында киттем. Китүемә "Кырмыскалы эше" йогынты ясады, җинаять эше материалларында "Башкорт" оешмасының исеме дә телгә алынган. Әлеге эш нигезендә "Башкорт" оешмасының дүрт элеккеге әгъзасын кулга алып, төрмәгә утырттылар. Сорау алуларда сорауларның 50 проценттан артыгы "Башкорт" оешмасына кагылган иде. Янәсе әлеге оешма әле дә гамәлдә калуын һәм эшчәнлеген дәвам итә димәкче булалар. Сорау алуларда минем фамилиям дә телгә алынган, дип аңлаткан иде ул китү сәбәпләрен.

Габбасовны эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырттылар һәм ул, активистлар Рамилә Сәитова белән Лилия Чанышевага каршы ачылган җинаять эшләрен күз уңында тотып, төбәктәге вазгыятьне тыныч түгел, дип атады.

2021 елның апрелендә билгесез кешеләр аның машинасына зыян салды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!