Апрель аенда Татарстанда туучылар саны 15 процентка кимегән

Башкортстанда кимү 4 процент кына булган.

Татарстанда туучылар саны кимү дәвам итә. Апрель аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республикада туучылар саны 15 процентка азайган. Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Бу елның апрель аенда 2 801 бала туган. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 492 сабыйга азрак.

Елның беренче дүрт аенда исә, республикада бала табучылар 8,5 процентка кимегән.

Шул ук вакытта Татарстанда үлемнәр саны да 2,8 процентка азайган. Быелның дүрт аенда барлыгы 16 444 кешенең гомере өзелгән.

Башкортстанда хәл яхшырак. Апрель аенда, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, туучылар саны 4 процентка төшкән – 2959 бала туган. Елның гыйнвар-апрель айларында туучылар 6 процентка кимегән диелә. Идел буе төбәкләре арасында бу иң яхшы күрсәткеч санала. Башкортстанда үлемнәр саны да азайган – елның беренче дүрт аенда ул 8,5 процентка төшкән.

Русиядә туучылар саны 6,2 процентка кимегән – 420 меңнән артык бала дөньяга килгән. Гыйнвар-апрель айларында Русиядә халыкның табигый кимүе 311 мең кешедән артып киткән.

Элегрәк март аенда Татарстан һәм Башкортстанда туучылар саны нык кимүе әйтелгән иде. Аның нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 3 210 бала туган, бу узган елның шул ук аена караганда 574 балага азрак, диелде.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

Шул ук вакытта Татарстанда халык саны 4 миллионнан артып китте. Росстат моны узган ел Русиядә узган җанисәп мәгълүматларына нигезләнеп белдерде. Рәсмиләр бу үсешне миграция белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!